Яңа фикерләр:

postheadericon Йосыф галәйһиссәлам. 10 нчы кисәк

Ягкубта.
1280265734_rrrrrryer
Абыйлар ничек итеп әтиләре янына кайтып, аның йөзенә ничек карарга икәнлеген белмәделәр.
Алар әтиләренә булган хәлне ничек итеп сөйләргә икәнлеген уйладылар.
Әле күптән түгел алар әтиләрен Йосыф турындагы вакыйга белән кайгыга салганнар иде, инде менә хәзер Биньямин турындагы вакыйга белән кайгыга салачаклар.

Абыйларның өлкәнрәкләре кайтырга баш тартты һәм кечкенәрәкләренә:
– Әти янына кайтыгыз, һәм әйтегез: “Әтиебез! Синең улың урлашты! Без яшерен нәрсәләр турында шәһәдәт китермибез, белгән нәрсәне генә сөйлибез”, – диегез, – диде.
Ягкуб, ишеткәннәрдән соң, моның Аллаһ Тәгаләдән бер сынау икәнлеген аңлап ала. Кичә Йосыф белән сынаган иде, инде бүген Биньямин белән сыный.
Әлбәттә, Аллаһ ике кайгыны берләштермәс! Әлбәттә, Аллаһ аны ике углы – Йосыф һәм Биньямин белән бәхетсез итмәс! Әлбәттә, бу хәлләрдә Аллаһ Тәгаләнең хикмәте бар.
Һичшиксез, Аллаһ Үзенең колларын сыный. Ә аннары аларны сөендерә, бәрәкәт бирә.
Менә инде хәзер олы улы да Каньанга кайтырга баш тартып, Мисрда калган. Нәрсә, хәзер өченче улы өчен дә борчылыргамы инде? Моңарчы бит ул ике бәхетсезлектән борчылган иде. Әлбәттә, бу хәл булмас!
Шушында Ягкуб тынычлана һәм әйтә:
– Бәлки, Аллаһ миңа бөтенесен берьюлы кайтарыр. Дөреслектә, Ул – Белүче, Хикмәтле.

Сернең ачылуы.

Ләкин Ягкуб – кеше була. Һәм аның күкрәгендә кеше йөрәге була, таш түгел. Анда бер тамчы да катылык булмый.
Йосыф галәйһиссәламне исенә төшереп, аның йөрәк ярасы тагын да ачыла. Һәм ул:
– Аһ, Йосыф!.. – ди.
Уллары аңа, гаеп итеп:
– Хәзер гел Йосыфны исеңә төшерерсең мени? – диләр.
Ягкуб галәйһиссәлам әйтә:
– Минем бөтен моң-сагышларым, зарларым да Аллаһка гына багышлана һәм мин Аллаһтан сез белмәгәнне беләчәкмен, – ди.
Ягкуб галәйһиссәлам өметсезлекнең – гөнаһ икәнен белә иде. Ягкубның Аллаһ Тәгаләдә өметләре зур иде. Ул – улларына:
– И улларым! Барыгыз, Йосыфны һәм аның энекәшен эзләп табыгыз һәм Аллаһның рәхимлегенә өметегезне югалтмагыз, чөнки Аллаһның рәхимлегенә кәфер булган кешеләр генә өметләрен өзәләр.
Һәм кардәшләр инде өченче тапкыр Мисрга юнәләләр.
Кардәшләр Йосыф галәйһиссәлам янына килеп, ярлы булуларыннан зарландылар һәм аннан аларга карата рәхимлелек күрсәтүен үтенделәр.
Шул вакытта Йосыф галәйһиссәлам үзенең хисләрен яшерә алмыйча:
– Йә минем атамның уллары! Ничек ул пәйгамбәрнең угыллары бер патшадан икенче патшага зарлары белән киләләр?
Кайчанга кадәр аларның гамәлләре яшерен булыр? Кайчанга кадәр мин аларның сагышларын күрермен? Кайчанга кадәр мин үземнең әтиемне күрмәмен?
Йосыф галәйһиссәлам үзен кулда тота алмыйча аларга:
– Сез Йосыф һәм аның энесе белән нинди гамәл кылганыгызны аңладыгызмы?
Кардәшләр бу сернең бары тик алар һәм Йосыф кына белгәнлеген беләләр иде.
Алар үз каршыларында Йосыф галәйһиссәлам икәнлеген аңлап алдылар.
Субхән Аллаһ! Йосыф исән мени?! Ул коеда үлмәде мени? Йосыф – Миср патшасы мени?!! Ул Мисрның бөтен байлыклары белән идарә итә мени?!! Ул – аларга ризык бирүче мени?!!
Әлбәттә, инде бернинди шикләр дә калмады: бу кеше – Йосыф ибн Ягкуб!
Алар, таң калып:
– Син – Йосыф мени?!! – диделәр. Ул:
– Мин Йосыф, ә бу – минем энем. Аллаһ безне нигъмәтләде. Дөреслектә, Аллаһтан куркып һәм сабыр булып яхшылык кылучыларның гамәлләрен Аллаһ югалтмый.
Алар:
– Без Аллаһ белән ант итәбез, Аллаһ сине бездән өстенрәк итте, ә без исә – гөнаһ кылучылар булдык, – диделәр.
Йосыф галәйһиссәлам аларга:
– Бүген мин үткәннәрне исегезгә төшереп тормам. Сезне Аллаһ гафу итсен, дөреслектә, Аллаһ – рәхимлеләрнең дә Рәхимлесе.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий