Яңа фикерләр:

postheadericon Тәрбиячеләр өчен чыгыш: “Сюжетлы уеннар уйныйбыз”

big_6_20113516b1b9d62e_1263974327_12Уен эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт булып тора. Мәктәпкәчә яшь вакытындагы уеннар логикасыннан чыгып, уен эшчәнлегенең берничә формасын күрсәтеп була. Аларның һәрберсе узенә генә хас специфик уенчыклар һәм уен җиһазларын, атрибутиканы күздә тота.

 

1. Режиссёрлык уены – уенчыклар ярдәмендә сюжет уйлап табу, тиешле яссылыкны күз алдына китерү. Бу уен өчен образлы уенчыклар (персонажлар) һәм аларга туры килә торган предметлы тирәлек кирәк.

2. Рольле уен – персонажлар исеменнән сюжет уйлап табу һәм шул сюжет буенча уйнау. Роль өчен атрибутлар: костюм һәм аксессуарлар, сәхнә җиһазлары булдыру кирәк.

3. Кагыйдәле уеннар – махсус җиһазлар кулланып уйнала торган хәрәкәтле уеннар һәм өстәл уеннары (лото, домино, өстәлдәге футбол, хоккей).

 

Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә зур роль уйный.Үзара мөнәсәбәтләрдә ориентлашу, күзаллауны үстерү һәм аралашу өлкәсендә дә уен киң кулланыла.

Кызганычка каршы, балалар бакчасында , уен эшчәнлеге тиешле дәрәҗә – югары ноктага менеп җитми. Килеп туган ситуациядә моның сәбәпләрен төрле яктан эзләргә кирәк.

 

Беренчедән, мәктәпкәчә балачакның төрле этапларында уен нинди булырга тиеш?

 

Икенчедән, уенга карата мөнәсәбәтләрнең педагогик спецификасы – уенны оештыручы тәрбияче эшчэнлеге, уенның эчтәлеге һәм балаларның уйнау күнекмәләренең төрле дәрәҗәдә булуы.

Дәрес-шөгыльләрне үткәргәндә тәрбияченең кул астында конспектлар, методик эшкәртмәләр була. Алар ярдәмендә тәрбияче үткәреләчәк дәреснең барышын күз алдына китерә, төрле мәсьәләләр чишелешен максат итеп куя, үтәлешен контрольда тота.

 

Рәсем, конструкцияләү, әвәләү дәресләрендә бала алдан алынган махсус күнекмәләр һәм белемнәрне куллана. Шул ук вакытта ул үзе теләгән һәм аның гына дөньясына якын булган тема буенча ясый, әвәли – иҗат итә ала.

 

Ә уен белән ничек? Балаларны уйнарга өйрәтергә кирәк. Бу өйрәтү тәрбияче тарафыннан җитәкче, уен кагыйдәләрен әйтеп, күрсәтмә бирүче ролендә түгел, ә кушылып бергә уйнаучы, уенга кызыксыну һәм теләк уятучы ролендә булырга тиеш.

 

Элеккеге идеал рәвештә уйнала торган сюжетлы уеннар аерым кагыйдәләргә буйсына һәм коллектив характер йөртә. Уенда балаларның тирә-як белән танышу барышында алынган белемнәре һәм программа таләпләре чагылырга тиеш. Һәр бала, үз теләгенә карамастан, коллектив уенга кушылырга, охшаса-охшамаса да уен кагыйдәләренә буйсынырга тиеш. Тәрбияче команда бирде – балалар уйнарга тиеш.

 

Хәзерге вакытта баланың тормышы төрле информация – китаплар, телевидение, компьютер, башка кешеләр белән аралашу чаралары белән тулы. Ә балалар бакчасында педагогик процесс вакыты дәрес, дәрестән тыш шөгыльләргә бүленгән. Баланың буш вакытта үзе теләгән уеннар, аны кызыксындырган эшләр белән шөгыльләнергә хокукы һәм мөмкинлеге бар. Бу вакытта һәр бала үзенең индивидуаль аерымлыкларыннан чыгып, фантазиясен һәм мөмкинлекләрен эшкә җигеп иҗади шөгыльләнә ала.

 

Сюжетлы уен баладан теге яки бу эшнең реаль, кулга тотарлык продуктын таләп итми. Бала тормышта чын чүкеч белән кадак тотмаса да, бу уен вакытында (“Без –төзүчеләр”) уенчык чүкеч белән кадак та кага ала. Уен аша төрле ситуацияләрдә бала үзен ничек тотар, кайсы яктан күрсәтер икәнен ачык күреп була. Төрле предметлар, уен атрибутларын кулланып уйналган бу уеннарда балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша.

 

Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, ә шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш- гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.

Уенга карата педагогик тәэсир итүнең максаты – балаларда уйный белү күнекмәләрен формалаштыру, сюжетның эчтәлеген аңлату һәм аралашу культурасын булдыру.

 

Күпъеллык күзәтүләр һәм тәҗрибәләр күрсәткәнчә,1,5- 3 яшькә кадәрге балалар уенчык һәм әйбер – алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлашалар. Ә уендагы иптәшләре белән аралашу кыска вакытлы була. Ә 3-5 яшьтә – уендагы рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар, предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар. 5 -7 яшьтәге балалар уенда бара торган хәлләрне чиратлаштыралар (эпизодлар), 2 -3 баланың фикерен һәм уйлап табу сәләтен эшкә җигеп, сюжет төзиләр.

Кешелекнең күптөрле эшчәнлеге кебек үк, сюжетлы – рольле уеннар үзеннән –үзе килеп чыкмый. Уенга баланы, ул уенны уйный белүче кеше (тәрбияче, зуррак бала, әти- әни, күрше баласы һ.б.) өйрәтә. Урамда – ишегалдындагы зуррак балалар, күршеләр, дуслар, күпбуынлы яки күпбалалы гаиләләрдә – олы кешеләр өйрәтсә, балалар бакчасында – тәрбияче – гаиләдәге бердән-бер балага абый-апаны, җитеп бетмәгән өлкән буын кешеләрен дә алыштыра.

 

Димәк, сюжетлы уенны оештыруның 1 нче принцибы:

Тәрбияче балалар белән бергә уйнарга тиеш. Дәрес вакытында, режим

моментларында тәрбияче – укытучы позициясендә: өйрәтә, таләп итә, бәя тотарга тиеш. Балалар узләрен иркен һәм тигез дәрәҗәдә хис итәргә, тәрбияченең басымын һәм буйсынырга тиешле кеше икәнен сизеп түгел,ә кызыклы итеп уйнаучы уенчы буларак кабул итәргә тиешләр.

 

2нче принцип – мәктәпкәчә балачакның һәрбер этабында уенны шундый итеп төзергә кирәк ки, бала үзенә уенның яңа һәм катлаулырак якларын ача алсын. Уенның сюжетын аңлау – аның уңышлы барышын тәэмин итә; партнерын нәрсә эшләгәнен аңлау – аның белән аралашуда төп шарт булып тора.

 

3нче принцип – уенның шартларын аңлату һәм уйнаучылар белән шул шартларны бергәләп кабул итә белү. Кечкенә төркемнәргә бүленеп, бергә киңәшләшеп уйнау – балада иптәшләренә дә уенны аңлатма белү күнекмәләрен үстерә.

 

Тәрбияче уен вакытында үзе дә уйный белергә, балаларның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен кабул итә алырга тиеш. Уенда тәрбияче сүзе – закон буларак түгел, ә бер уенчының теләге буларак кабул ителергә тиеш. Уенда кыенлыклар барлыкка килгәндә, ситуациядән чыга белү, сюжетны тиз һәм профессиональ рәвештә үзгәртә белү сыйфаты да тәрбияче өчен бик мөһим сыйфат.

 

Беребез өчен дә сер түгел: башкаларны нәрсәгә булса да өйрәтү өчен өйрәтүче кеше ул әйберне үзе бик яхшы белергә тиеш. Шуның кебек үк тәрбияче, үзе уен грамотасын, культурасын белми торып, балаларны уйнарга өйрәтә алмый.

 

Тагын берничә мөһим шарт булып түбәндәгеләр тора:

1. Бакчадагы уен тирәлеге өчен материаль база булдыру;

2. Уенчыклар һәм уен зоналары белән тәэмин итү;

3. Балаларның мөстәкыйль уеннары өчен уңай шартлар тудыру.

Бу шартларны тормышка ашыру – балаларның тормышын кызыклы итү, уен атмосферасын уңай эмоцияләр белән сугару өчен бик кирәк.

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү  районы

ГБМБУ “КФУ каршындагы 2 нче татар гимназиясе”нең

мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәре балалар бакчасы

тәрбиячесе

МОСТАФИНА ГӨЛНУР НУРГАЯН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий