Яңа фикерләр:

postheadericon Нух галәйһиссәлам. 1 нче кисәк

Адәм галәйһиссәламнән соң.
eso1210a
Аллаһ Тәгалә Адәм галәйһиссәламнең балаларын арттыра. Алар арасында малайлар да, кызлар да күп була. Алар төрле җирләрдә яши башлыйлар һәм күбәяләр.
Әгәр Адәм галәйһиссәлам кайтып, аларны күрсә, ул аларны танымас иде. Әгәр дә аңа: “Бу – синең нәселең”, дисәләр, ул бик аптырар иде һәм:
– Субхән Аллаһ! Болар бар да минем балаларыммы?!! Болар бар да минем варисларыммы?!!

Адәм галәйһиссәламнең варисларының бик күп авыллары була. Алар анда күп өйләр төзиләр, җир эшкәртеп, ашлык утырталар һәм шунда яшиләр.
Кешеләр бары тик аталары Адәм галәйһиссәламнең динен генә тоталар һәм бары тик Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылалар һәм Аңарга бернинди дә тиңдәшлек кылмыйлар.
Кешеләр бердәм халык булалар, аларның аталары Адәм галәйһиссәлам, Раббылары – Аллаһ Тәгалә иде.

Шәйтанның хөсетлеге.

Ничек инде Шәйтан моңа тыныч кына карап тора алсын ди?!! Кешеләр Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылалармы? Кайчанга хәтле әле алар бердәм халык булып фетнәләрсез, талашларсыз яшәрләр?!!
Әлбәттә, алай булмаячак!!!
Әлбәттә, алай булмаячак!!!
Нәрсә, Адәмнең балалары Җәннәткә эләгеп, Иблиснең балалары Җәһәннәмгә эләксеннәрме?!!
Иблис бит Адәм галәйһиссәламгә сәҗдә кылмады һәм Җәннәттән куылды.
Нәкъ менә шуңа күрә шәйтан Адәм галәйһиссәламнең балаларына үч итә дә инде. Ул кешеләрне туры юлдан тайпылдырмакчы, адаштырмакчы һәм Җәһәннәмгә үзе белән кертмәкче. Анда үзе генә янмыйча, Адәм галәйһиссәламнең дә балалары януын тели ул!

Шәйтанның уйлары.

Шәйтан кешеләрне потларга табынырга чакырмакчы булды.
Чөнки әгәр дә кеше потларга табына икән, алар Җәһәннәмдә яначак һәм беркайчан да Җәннәткә кермәячәкләр. Чөнки Аллаһ Тәгалә ширекне, ягъни Үзенә тиңдәшләр кылуны гафу итми.
Әгәр дә Ул теләсә, бөтен гөнаһларны да гафу итә, ләкин ширекне Ул гафу итми.
Шәйтан моны бик яхшы белә һәм кешеләрне ширеккә чакыра башлый.
Ләкин ничек итеп ул Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылган кешеләрне туры юлдан яздырсын ди?
Әгәр дә ул кешеләр янына килеп, Аллаһка гыйбадәт кылуны ташлап, потларга табынырга чакырса, кешеләрнең аңа ташлар белән атып куачакларында бернинди дә шик юк. Алар:
– Аллаһ безне сакласын! Без беркайчан да Аллаһка гыйбадәт кылуны ташлап, потларга табынмаячакбыз!!! Синең ташлар белән атылган, ләгънәт кылынган Шәйтан булуыңда бернинди шикләр дә юк!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий