Яңа фикерләр:

postheadericon Нух галәйһиссәлам. 2 нче кисәк

Шәйтанның мәкерлеге.
img_be1804c78233cc5f4c6f9cba315c649c

Кешеләрне туры юлдан яздырыр өчен Шәйтан мәкерле план уйлап таба.
Кешеләр арасында Бер Аллаһка гына көндезләрен һәм төннәрен табына торган, Аны ярата торган Аллаһ Тәгаләдән куркучы, изгеләр була.
Аллаһ Тәгалә дә Үзенең изге колларын ярата һәм аларның догаларын кабул итә.
Бу кешеләрне бөтенесе дә яраткан һәм хөрмәт иткән.

Боларны бик яхшы белгән Шәйтан, шушы изгеләрнең үлеменнән соң, кешеләрнең аларга карата мәхәббәтеннән кулланмакчы була. Шәйтан кешеләргә якынлаша һәм аларның исләренә төшерә башлый:
– Эх, нинди бөек кешеләр иде бит алар!
Кешеләр моның белән ризалашалар:
– Субхан Аллаһ! Әйе, алар чын мәгънәсендә кешеләр һәм әүлияләр иделәр шул! Аллаһ Тәгалә аларның догаларын кабул итә иде һәм аларга нәрсә сорасалар, шуны бирә иде!

Изгеләрнең сурәте.

Шәйтан кешеләрдән сорый:
– Сез изгеләрне югалтканнан сагышланасызмы?
– Әлбәттә, без бик кайгырабыз, – диделәр кешеләр.
– Сез аларны бик нык сагынасыздыр әле!
– Һичшиксез!
– Ә сезнең аларны көн саен күрәсегез киләме?
– Бу бит мөмкин түгел! Алар бит исән түгел!
– Ә сез аларның сурәтләрен ясагыз һәм өегездә элеп куегыз. Шунда сез аларны көн саен күрә алачаксыз!
Шәйтанның мондый тәкъдиме кешеләрнең күңелләренә хуш килә. Алар изгеләрнең сурәтләрен ясыйлар һәм өйләрендә элеп куялар.
Һәрвакыт, карашлары сурәткә төшкәндә, алар изгеләрне исләренә төшерәләр.

Сурәтләрдән – сыннарга.

Соңрак, сурәтләр урынына, кешеләр аларның сыннарын ясый башлыйлар. Аларны үзләренең өйләренә һәм мәчетләргә куя башлыйлар.
Ләкин әлегә аларга беркем дә гыйбадәт кылмый.
Кешеләр әлеге сыннарның гади таштан ясалганлыкларын, бернинди файда да, зарар да китерә алмаганлыкларын онытмыйлар.
Алар сыннарны бары тик бөек кешеләрнең сыннары булганы өчен генә саклап тоталар.
Әкренләп әлеге таш сыннарның саны арта.
Хәзер инде һәр изге кешенең үлеменнән соң сын ясала һәм аның исеме белән атала.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий