Яңа фикерләр:

postheadericon Нух галәйһиссәлам. 3 нче кисәк

Сыннар потларга әверелә.
85

Еллар үтә. Яшьләр олыгая. Ләкин алар хәтерендә, аталарының әлеге сыннарны хөрмәтләп тотулары, кулларына алулары, иреннәренә куюлары, алар каршында гыйбадәт кылулары кала.
Хәзер инде балалар ата-аналарын уздырып җибәрә.

Алар сыннарга гыйбадәт кыла башлыйлар, алардан хаҗәтләрен сорыйлар, аларга багышлап корбан чалалар.
Шул рәвешчә, таш сыннар потларга әверелә.
Әлеге потлар күпсанлы булып, төрле исемнәр йөртәләр: Вадд, Сувоъ, Ягус, Яъук, Наср…

Аллаһның ачуы.

Аллаһ Тәгалә кешеләрне нык ачулана һәм аларны ләгънәт кыла. Кешеләр чынлыкта Аллаһ Тәгаләнең ачуына һәм ләгънәтенә лаеклы булалар.
Шуның өченме Ул аларны бар итте?! Шуның өченме Ул аларны ризыкландырды?
Аллаһ Тәгаләнең җирендә булып, Аллаһ Тәгаләгә көферлек кылыр өчен мени?!
Аллаһ ризыкландырган нигъмәтләр белән яшәп, Аның каршында ук ширек кылучы мөшрикләр булыр өчен мени?!
Бу – бик зур гаделсезлек!
Бу – бик зур гаделсезлек!
Аллаһ Тәгалә аларга ачуланып, яңгыр бирми башлый, ризыкларын киметә.
Уңыш кими, бала табу саны азая.
Ләкин кешеләр моның сәбәбен аңламыйлар һәм тәүбәгә килмиләр.

Пәйгамбәр.

Аллаһ Тәгалә кешеләргә үзләреннән үк туры юлга чакыручыларны җибәрергә тели.
Әлбәттә, Аллаһ Тәгалә һәр кеше белән аерым сөйләшми. Һәр кешегә аерым: “Син моны эшлә, тегене эшлә”, – дип әйтми.
Падишаһлар үзләренең эшчеләренең һәрберсенә боерык биреп йөрмиләр.
Падишаһлар да, бөтенебез кебек үк кешеләр алар. Һәр кеше падишаһларны күреп сөйләшә ала.
Ләкин Аллаһны кешеләр күрә алмыйлар, Аның сүзләрен дә ишетә алмыйлар. Бу беркемнең дә көченнән килми. Бары тик Аллаһ сайлаган кешеләр генә Аны ишетә ала.
Аллаһ Тәгалә кешеләргә шундыйлардан булган пәйгамбәрне, ул кешеләрне туры юлга чакырсын өчен, җибәрергә тели.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий