Нух галәйһиссәлам. 4 нче кисәк
Пәйгамбәрләр кешеләрме, әллә фәрештәләрме?
Аллаһ Тәгалә пәйгамбәрләрнең фәрештәләрдән булмыйча, нәкъ менә кешеләрдән булуларын теләгән. Кешеләр алар белән сөйләшеп, алар турында белсеннәр өчен.
Әгәр дә пәйгамбәрләр фәрештә булсалар, кешеләр:
– Алар кем дә, без кем? – диярләр иде. – Алар фәрештәләр булса, без бит гади кешеләр генә. Без ашыйбыз, эчәбез. Безнең хатыннарыбыз һәм балаларыбыз бар. Ничек инде без Аллаһка гыйбадәт кыла алабыз?! – диярләр иде.
Ләкин әгәр дә пәйгамбәр кеше икән, ул:
– Мин дә ашыйм да, эчәм дә. Минем дә хатыным һәм балаларым бар. Ни өчен соң сез Аллаһка гыйбадәт кылмыйсыз?! – ди ала.
Әгәр дә пәйгамбәр фәрештә булса, кешеләр:
– Әлбәттә, синең беркайчан да ашыйсың да, эчәсең дә килми! Беркайчан да авырмыйсың да, үлмисең дә! Аллаһка гыйбадәт кыласың һәм даими рәвештә зикердә. Ә без, кешеләрнең, ашыйсыбыз һәм эчәсебез килә. Без авырыйбыз да, үләбез. Ничек инде безгә Аллаһка гыйбадәт кылырга һәм Аны даими зикер итәргә?!! – диярләр иде.
Ләкин әгәр дә Аллаһның илчесе кеше икән, ул:
– Мин дә сезнең кебек үк кеше. Минем дә, сезнең кебек үк ашыйсым-эчәсем килә, кайчагында авырыйм, үләчәкмен, Аллаһка гыйбадәт кылам һәм зикерләр әйтәм. Ни өчен соң сез Аңа гыйбадәт кылмыйсыз һәм Аны зикер итмисез?!! – ди ала.
Шул вакытта кешеләр бернинди дә аклану таба алмаячаклар һәм моңа каршы бер нәрсә дә әйтә алмаячаклар.
Нух пәйгамбәр.
Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламне аның халкына җибәрергә тели.
Бу кавемдә затлы, хөрмәтле, бай кешеләр була.
Ләкин Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламне сайлап ала.
Аллаһ Тәгалә биремен үтәргә кемнең көченнән килгәнлеген белә.
Нух галәйһиссәлам Аллаһка гыйбадәт кылучы, акыллы, киң күңелле була.
Аллаһ байларны сайламый.
Аның сайлап алган кешесе – киң күңелле Нух галәйһиссәлам була. Ул беркайчан да үзенеке булмаган нәрсәне минлекләмәгән.
Коръәндә болай диелә:
“Без Нухны аның кавеменә җибәрдек: үзеңнең халкыңны, җәфалы газаплар килгәнче кисәт”. (71 нче сүрә, 1 аят)
Нух галәйһиссәлам үзенең кавеме каршына чыкты һәм:
– И халкым минем! Дөреслектә, мин сезнең өчен кисәтүче һәм аңлатучы дәгъвәтче, – диде. (71 нче сүрә, 2 нче аят)
Комментарии: |