Нух галәйһиссәлам. 5 нче кисәк
Нух галәйһиссәлам үзенең кавеменә:
– И халкым минем! Дөреслектә, мин сезнең өчен кисәтүче һәм аңлатучы дәгъвәтче, – диде.
Ләкин аның халкы арасында:
– Кайсы вакыттан әле ул пәйгамбәр булды? Әле кичә генә ул безнең беребез иде, ә инде бүген үзен Аллаһның пәйгамбәре диме? – диюче кешеләр табылды.
Нух галәйһиссәламнең дуслары аптырыйлар:
– Без яшь вакыттан бирле көннәребезне бергә үткәрәбез. Кайчан соң әле ул белүче булган? Көндезенме, әллә төнләме?
Бай һәм тәкәббер кешеләр әйтәләр:
– Нәрсә, Аллаһ аннан башка берәүне таба алмый мени? Бу ярлы кешедән башка лаеклылар да бар бит!
Усал кешеләр:
– Ул бит гади халыкның берсе! – диләр.
Тагын:
– Аллаһ теләсә, фәрештәләр җибәрер иде. Без мондый хәл турында аталарыбыздан ишетмәдек, – диләр. (23 нче сүрә, 24 нче аят)
Ә кайбер кешеләр:
– Шулай эшләп, башкалардан өстенрәк булырга тели ул! – дип әйттеләр.
Нух галәйһиссәлам һәм аның кавеме.
Кешеләр потларга табынуны дөрес һәм акыллы дип уйлыйлар. Ә ул юл белән бармаучыларны алар акылсызлар дип уйлап яратмыйлар.
Алар:
– Безнең аталарыбыз потларга табынучылар булганда, ни өчен без дә потларга табынырга тиеш түгел ди? – диләр.
Нух галәйһиссәлам потларга гыйбадәт кылуны адашу һәм акылсызлык дип уйлый. Һәм аталарның динен дә ялгышлык дип уйлый. Аталарның атасы Адәм галәйһиссәлам потлар каршында баш имәгән, аларга гыйбадәт кылмаган, ә Аллаһка табынган.
Үзләрен бар иткән Аллаһка гыйбадәт кылмыйча, ниндидер җансыз потларга табыну, әлбәттә, адашу һәм аңсызлык иде.
Нух галәйһиссәлам үзенең кавеме каршына чыга һәм көчле тавыш белән:
– И кавемем минем! Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, чөнки безнең Аннан башка гыйбадәткә лаеклы иләһләребез юк! Мин Бөек көнне сезгә газаплар килер дип куркамын! – ди. (7 нче сүрә, 59 нчы аят)
Аның халкының затлы кешеләре:
– Без синең ачык адашуда икәнлегеңне күрәбез, – диләр. (7 нче сүрә, 60 нчы аят)
Ул:
– И минем кавемем! Мин адашмадым. Киресенчә, мин – галәмнәрнең Раббысының пәйгамбәре, – ди. (7 сүрә, 61 нче аят)
Комментарии: |