Яңа фикерләр:

postheadericon Нух галәйһиссәлам. 6 нчы кисәк

Сиңа ярлылар иярәчәк.
7b9e871be9c8

Нух галәйһиссәлам кавеме үзләренең потларыннан баш тартып, бер Аллаһка ышансыннар өчен армый-талмый тырыша. Ләкин аның дәгъвәтенә кавеменең бик аз кешеләре иярә.
Аңа иярүчеләр – ризыкларын үз тырышлыклары белән гадел рәвештә табучылар иде.
Тәкәбберлек һәм байлык Нух галәйһиссәламнең дәгъвәтен каплый. Үзләренең байлыкларына мөккиббән китү, аның өчен тәкәбберләнү байларны хакыйкый юлдан яздыра.

Алар:
– Без – җәмгыятьнең иң өстен кешеләре, ә болар – иң аскы, – диләр.
Нух галәйһиссәлам аларны бер Аллаһка гына ышанырга чакырганда, алар:
– Сиңа иярүчеләр шушы түбән кешеләр булганда, без сиңа иярәбезме инде?! – диләр. Һәм Нух галәйһиссәламнән шул мескен халыкны үзенең яныннан кууын таләп итәләр.
Нух галәйһиссәлам аларның бу тәкъдименнән баш тарта. Ул:
– Мин – туры юлда булучыларны куучы түгелмен. Һәм минем капкаларым – падишаһ капкалары түгел. Мин бары тик ачык рәвештә кисәтүче генә.
Нух галәйһиссәлам үзе яныннан ярлыларны куса, аңа Аллаһ Тәгаләнең ачуы төшеп, беркем дә ярдәм итә алмаячагын белә иде.
Ул аларга:
– Мин бу ярлыларны кусам, кем миңа Аллаһның газабыннан котылырга ярдәм итәр? – ди.

Байларның фикерләре.

Бай кешеләр әйтәләр:
– Нухның чакыруы дөрес түгел! Беләсезме ни өчен? Чөнки бөтен яхшылыклар башында без торабыз! Иң яхшы ашамлыклар һәм иң яхшы киемнәр – бездә генә. Кешеләр безгә гыйбадәт кылырга тиешләр. Без яхшылыкның беркайчан да безне алдый алмаячагын беләбез һәм бу шәһәрдә беркем дә безне уздыра алмас. Әгәр дә дин шундый яхшы икән, без аны бу ярлылардан беренчерәк кабул итәр идек.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий