Яңа фикерләр:

postheadericon Нух галәйһиссәлам. 8 нче кисәк

Нух галәйһиссәлам көймәсе.
noahs-ark-afloat

Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламнең догасын кабул итә һәм аның кавемен су астында калдырырга тели. Ул Нух галәйһиссәлам һәм аңа ияргәннәрне генә коткарырга тели.
Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламгә зур көймә төзергә куша. Һәм ул төзи башлый.
Бу хәлне күреп, аның кавеме аны мыскыллап көлә башлый.

Алар:
– Йә Нух! Нәрсә бу? Син кайсы вакыттан алып балтачы булдың әле? Без сиңа шул түбән кешеләр белән йөрмә, дип күпме әйттек! Ләкин син безне тыңламадың, һәм менә син инде үзең аларның берсе булдың, балтачы булдың! Синең гамәлләрең бигрәк сәер! Йә Нух, синең көймәң кайда йөзәр соң? Әйләнә-тирәдә ком бит! Әллә ул тауга менәрме? Диңгез бит моннан бик ерак! Аны җеннәр тартып барырмы, әллә үгезләрме? – диләр.
Нух галәйһиссәлам аларның мыскылларына сабыр була. Ул сабыр була белгән. Ул көймәсен төзи биргән.
Һәрвакыт аның янәшәсеннән берәр затлы кеше үткәндә, шул рәвешчә аннан көлә торган була, ә ул аларга:
– Сез бездән көлсәгез, без дә, сез көлгән кебек көләрбез. (11 сүрә, 38 нче аят)

Су басуы.

Аллаһ Тәгалә ант иткән көн килеп җитә.
Яңгыр башлана. Ул коя да коя. Ул көндезен һәм төнен, бер туктамыйча ява. Чиләктән койган кебек коя.
Су кешеләрне бар яклап та әйләндереп ала.
Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламгә һәм аңа иярүчеләргә көймәгә утырырга куша. Шулай ук көймәгә бөтен кош һәм хайваннарны парлап алып керергә кушыла.
Чөнки бөтен дөньяны су баса һәм моннан котылып калырга мөмкин булмый.
Нух галәйһиссәлам Аллаһ Тәгалә кушканча эшли.
Ул үзе белән көймәгә бөтен иман китергән кешеләрне, шулай ук хайван һәм кошларны парлап ала.
Һәм көймә дулкыннарда тауга охшап йөзә башлый. Җирдә калган кавем Аллаһ Тәгаләнең газабыннан котылырга теләп, тау башларына менә башлыйлар.
Ләкин Аллаһ Тәгаләдән качып булмый. Бөтен кешеләр дә Аллаһ Тәгаләгә кайтарылачаклар.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий