Яңа фикерләр:

postheadericon Һуд галәйһиссәлам. 1 нче кисәк

Нух галәйһиссәламнән соң.
0d10c727ca85af21b840d3b3c6ff4a1b
Аллаһ Тәгалә Нух галәйһисәламнең нәселенә бәрәкәт бирә. Алар җир буенча таралалар.
Алар арасында “Әд” дип исемләнгән кавем була. Алар көчле кешеләр була. Аларның тәннәре тимергә охшаган була һәм алар бөтен кешеләрне җиңәләр. Алар белән берәү дә ярыша алмый. Алар беркемнән дә курыкмыйлар. Ә алардан бөтенесе дә курка. Аллаһ әлеге кавемгә бөтен нәрсәдә дә бәрәкәт бирә.

Әдитләрнең бөтен үзәнлекне тутырган бәрәннәр һәм дөяләр көтүе була. Әдитләрнең бөтен үзәнлекне тутырган ат көтүе була. Тагын Әдитләрнең өйләрен тутырган балалары була.
Әдитләрнең дөяләре һәм бәрәннәре көтүгә чыкканда, бик гаҗәеп күренеш килеп чыга. Әдитләрнең балалары иртән уйнарга чыкканда, бик матур күренеш килеп чыга.
Шулай ук Әдитләрнең җирләре яшеллек белән капланган була һәм искиткеч күп бакчалары һәм чишмәләре була.

Әдитләрнең кәферлеге.

Ләкин Әд кавеме Аллаһ Тәгаләгә нигъмәтләр өчен шөкер итмиләр. Алар үзләренең аталарыннан ишеткән су басуы турында да оныталар. Алар Аллаһ Тәгалә тарафыннан Нух галәйһиссәламнең кавеменә җибәрелгән газап турында оныталар.
Алар Нух галәйһиссәлам кавеме потларга табынган кебек үк потларга табына башлыйлар.
Алар үз куллары белән таштан потлар ясап, шуларга гыйбадәт кылалар. Алар ялган иләһләреннән үзләренең хаҗәтләрен сорыйлар, аларга сәҗдә кылалар һәм аларга корбан чалалар. Шулай, алар Нух галәйһиссәламнең кавеме эзеннән китәләр.
Аларның акыллары потларга табынудан сакланырга боермый. Аларның акыллары туры юлга өндәми. Алар дөньяви нәрсәләрдә акыллы булып, диндә акылсыз булалар.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий