Яңа фикерләр:

postheadericon Һуд галәйһиссәлам. 3 нче кисәк

Һуд пәйгамбәр.
reWalls_com-30677

Аллаһ Тәгалә Әд кавеменә Үзенең илчесен җибәрергә теләгән.
Дөреслектә, Аллаһ Үзенең мәхлукларына көферлек теләми һәм бозыклык, азгынлыкны яратмый.
Әд кавеме ризык, эшлексезлек, уен-көлке һәм йортлар төзүдән кала бер нәрсә турында да уйламый.

Дин турында уйламаганга күрә, аларның аңнары бозыла. Алар дөньяви нәрсәләрдә акыллы булып, дини нәрсәләрдә акылсыз булалар.
Алар ташларга табыналар һәм ни кылганнары турында уйламыйлар.
Аллаһ Тәгалә аларны туры юлга чакыручы пәйгамбәрне җибәрергә тели. Аллаһ Тәгалә пәйгамбәренең алар кавеменнән булуын һәм алар аны тануларын һәм сөйләгәннәрен аңлауларын теләгән.
Ул пәйгамбәр – Һуд галәйһиссәлам була. Ул Әд кавеменең затлы гаиләсендә туып, акыллы һәм сәләтле булып үсә.

Һуд галәйһиссәламнең дәгъвәте.

Һуд галәйһиссәлам үзенең халкы каршына чыга һәм:
– И минем кавемем! – ди. – Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, чөнки Аннан башка иләһләр юк сезгә! Ничек сез үзегезне бар иткән Аллаһка гыйбадәтне калдырып, ташларга гыйбадәт кыла аласыз? И халык! Сез кичә генә шул ташлардан потлар ясадыгыз, ә инде бүген ничек итеп шуларга гыйбадәт кыласыз?! Дөреслектә, Аллаһ сезне бар итте, ризыкландырды, балаларыгызда, уңышта һәм хайваннарыгызда бәрәкәт бирде. Ул сезне Нух кавеменнән соң җирдә хуҗа итте һәм тәнегезгә көч бирде. Боларга түләү – бер Аллаһка гына гыйбадәт кылу һәм Аңа тиңдәшләр бирмәү булырга тиеш иде. Дөреслектә, әгәр дә сез эткә сөяк бирсәгез, ул сезгә җавап итеп, сездән китми, һәм сезнең арттан күләгә кебек йөри. Сезнең үзенең хуҗасын ташлаган этне күргәнегез бармы? Сезнең берәр кайчан ташларга гыйбадәт кылган хайванны күргәнегез бармы? Сезнең берәр кайчан иләһләргә табынган хайванны күргәнегез бармы? Кешеләр хайваннан әшәкерәк микәнни? Әллә хайваннан яхшыракмы?

Кавемнең җавабы.

Кавем мәҗлесләргә һәм файдасыз күңел ачуларга чумган була. Алар үзләренең томышларыннан риза булалар һәм үз-үзләренә артык ышанган булалар.
Һуд галәйһиссәламнең сүзләре бары тик аларның ачуларын гына китергән. Һәм алар бер-берсенә:
– Һуд нәрсә мыгырдый ул? Аңа нәрсә кирәк? Без аны аңлый алмыйбыз. Ул – ахмакмы әллә акылдан язганмы?
Һуд галәйһиссәламнең алдагы дәгъвәтеннән соң, кавемнең затлы кешеләре:
– Без синең ахмак икәнлегеңне күреп торабыз һәм сине ялганчыларның берсе дип исәплибез, – диләр. (Әграф сүрәсе, 66 нчы аят)
Ул әйтә:
– И минем кавемем! Мин – ахмак түгел, ә галәмнәрнең Раббысының пәйгамбәре! – ди. – Мин сезгә Сезнең Раббыгыздан Аның хөкемнәрен ирештерәмен вә мин сезне яхшылыкка өндәп үгет-нәсыйхәт кылучы, сүземдә ышанычлы пәйгамбәрмен. (Әграф сүрәсе, 66)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий