Яңа фикерләр:

postheadericon Салих галәйһиссәлам. 3 нче кисәк

Байларның буталчык өндәүләре.
f7411d6390f9

Байлар кешеләрнең кайберләренең Салих галәйһиссәламгә иярүләрен күргәч, үзләренең абруйларын, дәрәҗәләрен югалтырга куркалар. Алар кешеләрне Салих галәйһиссәламгә каршы өнди башлыйлар.

Алар:
– Бу бит бары тик сезгә охшаган бер кеше генә. Ул сез ашаганны ашап, сез эчкәнне эчә. Әгәр дә сез үзегезгә охшаган кешегә буйсынсагыз, һичшиксез югалтуда булачаксыз! Ул сезгә үлеп, сөякләргә һәм тузанга әверелгәнегездән соң торгылуны вәгъдә итәме?!! Мөмкин түгел! Сезгә вәгъдә ителгән мөмкин түгел! Сезнең бу дөньядагы тормышыгыздан кала бер нәрсә дә юк. Без үләбез һәм яшибез һәм торгызылмаячакбыз. Ул – бары тик Аллаһка яла ягучы гына. Без аңа ышанмыйбыз! (Муэминун сүрәсе, 33-38 нче аятләр)

Без ялгыштык.

Кешеләр Салих галәйһиссәламне кире кагалар, аңа ышанмыйлар.
Салих галәйһиссәлам аларга дәгъвәт кылып, потларга табынудан кисәткәндә, алар аңа:
– И Салих! Син яхшы, акыллы идең, без сине бөек һәм бай кеше булырсың дип уйлаган идек. Без сине теге яки әнә теге кеше кебек булырсың дип исәпләгән идек. Ләкин без көткән нәрсәләр булмады. Синең яшьтәшләрең бөек кешеләр булып үстеләр. Ә син, Салих, ярлылык юлын сайладың. Без синең хакта ялгышканбыз, инде хәзер безнең өметләребез өзелде. Синең мескен әтиең! Ул синнән бернинди дә яхшылык күрмәде, аның бөтен тырышлыклары да бушка булып чыкты!
Салих галәйһиссәлам боларның бөтенесен дә тыңлап, үзенең кавеме өчен борчылды, күңелсезләнде.
Салих галәйһиссәлам үзенең кавемдәшләре яныннан үткәндә, алар:
– Аллаһ Салихның әтисенә мәрхәмәтле булсын! Ул улын югалтты! – дип әйтәләр иде.

Салих галәйһиссәламнең үгет-нәсыйхәте.

Салих галәйһиссәлам хикмәт һәм акыл белән үзенең халкын вәгазьләүдән туктамады. Ул:
– И кардәшләрем минем! Сез әллә монда мәңге яшәрсез дип исәплисезме?! Әллә сез мәңге бу зиннәтле сарайларда күңел ачырсыз дип уйлыйсызмы?! Әллә сез бу елгаларда һәм сарайларда мәңге калырсыз дип исәплисезме?! Сез мәңге күпсанлы уңыш һәм агачлардагы җимешләр белән тукланырсыз дип уйлыйсызмы?! Сез тауларда өйләр төземәкчеме? Юк! Беркайчан да сезнең хыялларыгыз тормышка ашмас! Сезнең өметләрегез акланмас!
И кардәшләрем! Сезнең ата-бабаларыгыз кайда киттеләр?! Алар да бай сарайлар төзиләр иде. Аларның да бакчалары һәм елгалары бар иде. Аларның да кырлары һәм финик бакчалары бар иде. Алар да ташлардан сарайлар коралар иде.
Ләкин бөтен шул байлыклар аларга ярдәм итмәде. Байлыклары аларны үлемнән коткардымы? Үлем фәрештәсе аларның җаннарын мәңгелек тормышка алып китмәде мени?! Сез дә нәкъ шулай ук үләчәксез. Аннары Аллаһ сезне терелтәчәк һәм сезгә бирелгән бөтен нигъмәтләр өчен сораячак.

Мин сездән бүләкләр сорамыйм.

– И кардәшләрем минем! Ни өчен сез миннән качсыз, күренмәскә тырышасыз? Сез нәрсәдән куркасыз? Миңа сезнең байлыкларыгыз кирәкми. Мин бернинди дә бүләкләүләргә өметләнмим. Мин сезгә дәгъвәт кылам һәм Раббымнан хәбәр җиткерәм. “Мин сездән бернинди дә бүләк сорамыйм, чөнки мине галәмнәрнең Раббысы гына бүләкләячәк”. (Шуара сүрәсе, 109 нчы аят)
И кардәшләр! Ни өчен сез мине тыңламыйсыз? Мин сезгә ышанычлы дәгъвәтче. Ни өчен сез башкаларга зыян салып, малларын тартып ала торган кешеләрне тыңлыйсыз? Алар җирдә гөнаһлар һәм бозыклык кылалар. Алар беркайчан да төзәлмәячәк!
Кабилә аптырап кала, һәм алар аңа бу нәрсәдә карышыр сүз тапмыйлар.
– Син – бары тик сихерләнгәннәрнең берсе генә. Син бары тик безнең кебек үк кеше генә. Әгәр дә син дөресен сөйләүчеләрдән булсаң, безгә могҗиза күрсәт. (Шуара сүрәсе, 153 нче аят)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий