Яңа фикерләр:

postheadericon Салих галәйһиссәлам. 4 нче кисәк

Аллаһның дөясе.
259877_607797
Салих галәйһиссәлам аларга:
– Сезгә нинди могҗиза кирәк? – ди.
Алар:
– Менә бу таудан буаз булган дөяне алып чык, әгәр дә син дөресен сөйләүчеләрдән булсаң! – дип җавап бирәләр.
Кешеләр дөянең таштан булмавын һәм җирдән үсмәвен, ә туганлыгын беләләр. Алар Салих галәйһиссәламне түбәнсеттек, дип шикләнмичә уйлыйлар.

Ләкин ихлас мөэмин булган Салих галәйһиссәлам Аллаһның кодрәтле икәнлеген белә.
Салих галәйһиссәлам Аллаһка кешеләр теләгән дөя чыксын дип дога кыла.
Таудан буаз булган дөя чыга һәм баласын таба.
Кешеләр нык гаҗәпләнү белән гаҗәпләнәләр.
Ләкин хәтта шуннан соң да, бер кешедән кала, берәү дә иман китерми.

Чират.

Салих галәйһиссәлам әйтә:
– Бу – Аллаһның дөясе һәм Аның могҗизасы! Сез таләп иттегез, һәм Ул сезгә Үзенең кодрәтен күрсәтте. “Аңа зыян китермәгез, югыйсә, сезгә рәнҗеткеч газаплар килер”. (Әграф сүрәсе, 73 нче аят)
Дөреслектә, бу дөя үзе Аллаһның кайсы җирендә теләсә, шунда көтүлектә булыр һәм су эчәр. Аның ризыгы һәм суы сезнең җилкәләрегездә түгел. Ә ризык һәм су җитәрлек.
Дөя бик зур була һәм башка хайваннардан аерылып тора.
Кешеләр аннан куркалар һәм аңа күренмәскә тырышалар.
Су эчәргә дип сулыкка килгән саен, башка хайваннар аннан курка торган булганнар.
Моны күреп, Салих галәйһиссәлам әйтә:
– Бер көнне сулыкка дөя килер, икенче көнне – сезнең хайваннарыгыз.
Шулай итеп, бер көнне дөя килеп су эчә, икенче көне – кавемнең көтүе.

Сәмуднең ризасызлыгы.

Ләкин Сәмуд үз-үзенә мөкиббән китә, тәкәбберләнә.
Алар:
– Ни өчен әле ул безнең йорт хайваннарыбыз көн саен су эчәргә бармаска тиеш? – дип мырланалар һәм дөягә дорфалык күрсәтә башлыйлар.
Салих галәйһиссәлам Аллаһның могҗизасы булган дөягә карата йомшак булыга кирәклеген аларга күпе генә әйтсә дә, кавем аны тыңламый.
– Кем бу дөяне суя ала? – дип сорыйлар алар.
– Мин, – дип әйтә араларыннан берсе.
– Һәм мин, – ди икенчесе.
Ике бәхетсез дөянең чыгышын көтә башлыйлар.
Аның күренүе була, берсе аңа уктан ата, икенчесе суя.

Җәза.

Дөяне үтерү турында ишеткәч, Салих галәйһиссәлам бик нык рәнҗи һәм борчыла.
Кешеләргә мөрәҗәгать итеп ул:
– Үзегезнең йортларыгызда тагын өч көн ләззәтләнегез. – ди. – Бу вәгъдә – ялган түгел! (Һуд сүрәсе, 65 нче аят)
Кавем арасында фетнә таратучы тугыз кеше була. Алар яшерен рәвештә килеп, Салих галәйһиссәламне һәм аның гаиләсен үтермәкче булалар.
– Бездән сорасалар, – диләр алар бер-берсенә, – без гомумән бер нәрсә дә белмибез, диярбез.
Ләкин Аллаһ Тәгалә Салих галәйһиссәламне һәм аның гаиләсен саклап кала.
Ниһаять, вәгъдә ителгән өч көн үтеп китә. Җәза көне килеп җитә.
Кешеләр иртәне һәрвакыттагыча каршы алалар. Кинәт, җир тетрәве башлана һәм каты кычкыру тавышы яңгырый. Бу тавыштан кешеләрнең йөрәкләре ярыла.
Җир тетрәве аркасында, шәһәр харәбәләргә әверелә.
Салих галәйһиссәлам һәм аңа иярүчеләр шәһәрне ташлап китәләр. Бу шәһәрдә нишләсеннәр инде алар тагын?
Салих галәйһиссәлам кавеменең үле гәүдәләрен үреп:
– И халкым минем! Мин сезгә Раббым җибәргәнне җиткердем һәм сезгә ихластан яхшылык кына теләдем. Ләкин сез үзегезгә яхшылык теләүчеләрне яратмыйсыз! (Әграф сүрәсе, 79 нчы аят)
Кайчандыр чәчәк аткан шәһәрдән инде хәзер бары тик сарайларның җимерекләре һәм ташланган коелар гына кала. Ул урында бер исән җан булмыйча, шәһәрнең харәбәләре генә кала.
Бервакыт, пәйгамбәребез Мөхәммәд, салляЛлаһу галәйһи уәссәлләм, Шәм җирләренә барган вакытта, Сәмудләр яшәгән урынга якынлашып, сәхәбәләренә:
– Сезнең белән дә шулай булмасын өчен, үзләренә үзләре зыян салган кешеләрнең җирләренә елап керегез! – ди.
“Дөреслектә, Сәмудләр үзләренең Раббыларына иман китермәделәр. Сәмудләр юк булсын!” (Һуд сүрәсе, 68 нче аят)

(Абдул Хәсән Али Хәсән ән-Нәдәвинең “Пәйгамбәрләр тарихы”ннан)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий