Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Куян дусларын эзли”

10003847872-3 яшьлек балалар өчен

 

Максат: балаларның урман җәнлекләре турында белемнәрен ныгыту, табигать күренешләре белән кызыксынучанлыкларын үстерү, табигатьтәге матурлыкны күрә белү, сорауларга җавап алу, шигырьләр сөйләтү ярдәмендә сөйләм культурасы булдыру, уен алымнары аша әхлаклылык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: кулчатыр.

 

 

 

Балалар зурлар белән исәнләшәләр.

– Исәнмесез, хәерле көн!

– Балалар, мин елаган тавыш ишетәм. Нәрсә булган анда, барып карыйм әле.

Елап утырган куянны ала, кулында бәләкәй кәрзин.

– Нәрсә булды, куянкай? Ник елыйсын?

Куянны колагына китерә.

– Ә, балалар, куян үзенең дусларын югалткан икән, әйдәгез аңа булышыйк.

– Куян кайда яши?

– Урманда .

– Әйдәгез поездга утырып, урманга куянның дусларын эзләргә барыйк.

 

Балалар урындыкларын бер-бер артлы тезеп утыралар, көй астында җырлыйлар.

1. Тәгәрмәчләр тукылдый

Поезд ашыга,

Безне алып бара ул

Урман ягына.

 

2. Тукылдый да тукылдый

Алга барабыз.

Еракка бик еракка

Илтә паравоз.

 

– Менә килеп тә җиттек.

Бүлмәнең бер почмагында урман бизәлеше. Куянны урманга куя.

– Урманда нәрсәләр үсә?

– Агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр.

– Аларга үсәргә нәрсә кирәк?

– Яңгыр һәм җылы.

– Әнә болытлар да күренә.

Арткы планда болытлар күренә. Яңгыр яуган тавыш ишетелә (магнитофон).

– Яңгыр яуганда кулга нәрсә тотабыз?

– Кулчатыр.

– Килегез, килегез, яңгырдан качыгыз.

Балалар кулчатыр астына качалар.

– Менә кояш та чыкты.

Арткы планда кояш күренә.

 

Әйдәгез “Түгәрәк уенын” уйнап алыйк.

Көй яңгырый.

1. Бир кулыңны, бир кулыңны,

Булсын әле түгәрәк.

Әйе шул, әйе шул,

Булсын әле түгәрәк.

2. Күтәреп кулларыбызны

Чәп-чәп итеп кул чабыйк.

Әйе шул, әйе шул,

Чәп-чәп итеп кул чабыйк.

3. Ягез хәзер берләшеп

Тыпырдап биеп алыйк.

Әйе шул, әйе шул,

Тыпырдап биеп алыйк.

 

– Булдырдыгыз, әйдәгез ботка да пешереп алыйк.

 

Бармак уены.

Бытый – бытый ботка пешә,

Аңа бер тычкан төшә.

Аны алам дигәндә

Бер бармагы пешә.

Әбигә кашык,

Бабайга кашык,

Әтигә кашык,

Әнигә кашык,

Куянга кашык.

 

– Ә балаларга кайда кашык? Киттек эзләп.

Һәрбер баладан кашык эзлисе. Ахырдан бер бала артыннан кашык табыла (2 тапкыр уйнала).

– У- у- у.

Аю үкергән тавыш ишетелә.

– Нинди тавыш бу? Нәрсә бар анда?

– Аю.

– Аю кайда яши?

– Аю урманда яши.

– Ул нәрсә ярата?

– Аю бал ярата.

 

Тагын нәрсәдер кыштырдый (фыр- фыр- фыр).

– Бу нәрсә?

– Керпе.

– Керпе кайда яши?

– Керпе урманда яши.

– Ул нәрсә ярата?

– Гөмбә ярата.

– Куян узенең дусларына күчтәнәчләр дә алып килгән (Бал һәм гөмбә).

– Аюны нәрсә белән сыйлыйбыз?

– Бал белән.

– Ә керпене нәрсә белән сыйлыйбыз?

– Гөмбә белән.

 

Безнең Йосыф куян турында бер матур шигырь белә. Әйдә әле сөйләп күрсәт.

Тышта яңгыр ява коеп,

Утыра куян боегып.

Өйгә кермичә калган,

Бөтен җире чыланган.

 

Ә аю турында Тимур сөйли.

Аю идәнгә егылган,

Шунда бер аягы сынган.

Барыбер ташламыйм аюны,

Бик яратам шул мин аны.

 

– Булдырдыгыз, балалар! Афәрин!

– Ә сез, балалар, уенчыклар белән сак уйныйсызмы? Аларны ташлап калдырмыйсызмы?

 

Куян булып киенгән олы кеше керә. Зур кишер өстерәгән. Кишер эчендә балаларга күчтәнәч.

– Ай-яй-яй, соңга кала яздым. Кызым, син бит балаларга алган күчтәнәчеңне оныткансың. Тизрәк сезнең янга чаптым.

– Рәхмт сина, әнкә Куян.

– Әйдәгез балалар, урман белән, хайваннар белән саубуллашып бакчабызга кайтыйк. Аларны беркайчан да рәнҗетмик, урманны саклыйк. Сау булыгыз!

 

Балалар урындыкларга утыра. Көй яңгырый.

1. Тәгәрмәчләр тукылдый

Поезд ашыга,

Безне алып бара ул

Бакча ягына.

 

2. Тукылдый да тукылдый

Алга барабыз.

Еракка бик еракка

Илтә паравоз.

 

– Менә кайтып та җиттек. Кишер бик баллы икән.

Балаларны күчтәнәч белән сыйлау.

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

“Шәмәрдән 1 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

            КАМАЛЕЕВА ӘМИНӘ ХАҖИНУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий