Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Чәчәкле аланда”

fc00acfdd36-7 яшьлек балалар өчен (Экологик тәрбия) 

 

Максат:

– Урман, болын чәчәкләре, аларның килеп чыгышы, файдасы белән таныштыру.

– Балаларның гөлләр, чәчәкләр турында булган белемнәрен барлау.

– Табигатькә, үсемлекләргә карата мәхәббәт, сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау: чәчәкләр, гөлләр рәсемнәре, укучылар ясаган чәчәкләр, гөлләр күргәзмәсе, чәчәкләр, гөлләр турында шагыйрьләр иҗаты әсәрләре.

 

Музыкаль әкият — Р.Батулланың “Албасты” әкияте буенча. Зал урман аланы рәвешендә бизәлгән. Талгын гына музыка уйный, кошлар сайравы ишетелә, күбәләк, бал кортлары булып киенгән балалар биеп йөри. Сәхнәгә Урман кызы (бала) чыга. Ул чәчәкләрне иркәли, сыйпый. Буш калган урыннарга чәчәкләр утырта.

 

Урман кызы: – Мин бөтен җиргә чәчәкләр утыртып чыктым. Ә-ә, менә бу төшкә чәчәк җитмәгән икән. Каяле-каяле, мин монда да чәчәк үстерим.

Автор: - Урман кызы чәчәкләрне сыйпый-сыйпый чыгып китә. Акырган, улаган тавышлар ишетелә. Күбәләк, бал кортлары кача. Улый-улый Албасты (бала) килеп чыга. Ул бөтерелә, чәчәкләрне таптый. Аларны йолкып, алып ата. Сәхнәгә йөгереп Урман кызы чыга.

Албасты: -Һаман шул чәчәкләр, һаман чәчәк исеннән тын кысыла.

 Урман кызы: – Албасты,тимә чәчәкләргә, тимә!

Албасты: – Мин сиңа ничә тапкыр әйттем, үстермә чәчәкләр дидем. Мин чәчәкләр яратмыйм дидем! Төсләрен дә, исләрен дә яратмыйм!

Автор: - Албасты урман кызы янына килә башлый. Кыз куркып чигенә. Аның күз алдында чәчәкләрне изеп, таптый –таптый көлеп, чыгып китә. Кыз елый. Урман шау-гөр килә. Төрле яктан җәнлекләр, аю, болан, куяннар җыела. Алар аптырап карап торалар, егылган чәчәкләрне күтәрәләр.

Урман кызы: - Ничә гасырлар инде чәчәкләр үстерәм, мин җир шарын чәчәк белән күмәр идем. Албасты килә дә, чәчәкләрне таптап китә. Әнә тагын килә, качыгыз, җәнлекләр, качыгыз, күбәләкләр. Албасты килә!

Автор: Күбәләк, бал кортлары кача. Албасты керә.

Албасты: – Ха, ха, ха, ха…. Тагын үстердеңме? Шашкан кыз.Тагын үстердеңме бу чәчәкләрне? Ничә гасырлар әйтеп киләм, барыбер мин аларны таптап бетерәчәкмен! Менә синең чәчәкләреңә, менә синең чәчәкләреңә! Ха, ха, ха….

 Урман кызы: – Син ямьсез, син усал, син Албасты!

Албасты: - Әйе, мин Албасты шул. Шуңа күрә дә мин синең чәчәкләреңне басып сытам, таптыйм. Ха, ха, ха…

Автор: - Баягы кебек тагын чәчәкләрне таптап чыгып китә. Кыз янә елый башлый. Сакланып кына җәнлекләр, бал кортлары, күбәләкләр кыз янына җыелалар. Алар чәчәкләрне рәтләп утырталар.

Урман кызы: - Гомер буе шулай булыр микәнни, гомер буе….(авыр сулап куя) Мин ардым инде. Мин кабат чәчәкләр утыртмаячакмын.

Күбәләк: - Әбәү, чәчәксез урман буламени?

Бал корты: - Чәчәкләр булмагач бал кортлары бал кайдан җыйсыннар?

Урман кызы: - Күрәсез бит, Албасты чәчәкләр үстерергә ирек бирми. Албасты булганда чәчәкләр үстереп булмый.

Бал корты: - Беләсезме, беләсезме…Албастыны тотып тукмарга кирәк. Без күбәү бит!

Бергә: – Кыйнарга кирәк! (2 тапкыр.)

Күбәләк: - Мин куармын!

Аю: - Мин таптармын!

Бал корты: - Ә мин, ә мин…мин чагармын!

Бергә (бал кортлары): – Без, без чагарбыз! Без-з-з-з…..

Урман кызы: - Сез бит Албасты күргәч качасыз. Курыкмассызмы соң?

Бергә: - Юк. Курыкмабыз!

Урман кызы: - Албасты килә, яшеренегез. Килеп җиткәч берюлы килеп чыгарсыз.

Албасты: - Ах, ардым, ардым инде! Картаелды бугай. (Арган тавыш белән). Бу киреп беткән кызның чәчәкләрен таптый-таптый билем сызлый башлады. Бу юлы мәңге үсмәслек итеп, таптап китәм дә вәссәлам….

Автор: - Албасты чәчәкләрне таптарга җыенганда гына аны бар җәнлекләр, бөҗәкләр урап алалар.

Күбәләк: - Мә, ал үз өлешеңне.

Аю: - Мә бер мөгез, мә ике мөгез, мә өч мөгез…

Албасты: - Ай билем, тота алмый аякларым, үләм үтерәләр, каравыл….

 Бал кортлары бергә: - Без чагарбыз……

Албасты: - Ай сыртым!

Куян: - Кабат килмәссеңме?

Албасты : - Юк, килмәм!

Куян: - Җәнлекләргә тимәссеңме?

Албасты: - Валлаһи, тимәм! Үләм, үтерәләр….

Урман кызы: – Ә хәзер кит безнең аланнан.

 

Тәрбияче керә.

Тәрбияче: - Туктагыз әле, дуслар, нигә сез Албастыны урманнан куасыз?

Аю: - Ә ул, ул чәчәкләрне сындыра, аларны таптый.

Тәрбияче: - Кумагыз сез аны, дуслар. Аның ялгышлыгы, ул безнең тормышыбызда чәчәкләрнең әһәмиятен белми. Мин сезгә чәчәкләр турында бераз сөйләп китим әле.

Яшәр өчен кояш, ирек һәм кечкенә генә чәчәк кирәк дигән бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсен. Әйе, борын-борыннан ук чәчәкләр тормышыбызның аерылмас юлдашы. Чәчәкләрне белмәгән, күрмәгән, аларга карап сокланмаган бер генә кеше дә юктыр. Чәчәкләр кешегә ләззәт, яшәү дәрте бирә, кәефне күтәрә. Алар сәламәт, яшь һәм матур булырга ярдәм итә. Чәчәкләр тормышка матурлык биреп кенә калмыйлар, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итәләр. Алар илһам чыганагы да. Чәчәкләргә сокланып шагыйрьләр шигырьләр иҗат итәләр, композиторлар җырлар язалар. Болар өстенә әле күп кенә чәчәкләр төрле авырулардан файда. Ләкин, дусларым, табигатьнең гүзәл бизәкләрен урынлы куллана белмәүчеләр дә бар. Аларны кирәксә, кирәкмәсә өзәләр, зур-зур букетлар ясыйлар. Ә  шиңгәч чыгарып ташлыйлар. Шушылар нәтиҗәсендә күп кенә чәчәкләр юкка чыккан, күбесе “Кызыл китапка” кертелгән. Чәчәкләрне саклауда без дә өлеш кертергә тиеш. Ничек өлеш кертә алабыз соң? (Балалар җавабы) Безнең иң зур өлеш кертүебез – чәчәкләрне саклау. Балалар, ә сез беләсезме, табигатьтә ирекле үсүче чәчәкләр белән гөлләр, бакча чәчәкләре арасында нинди бәйләнеш бар? Безнең бакчаларыбызда, тәрәз төпләребездә үсеп утыручы гөлләр кайчандыр кыргый чәчәкләр булганнар. Шул болын чәчәкләрен үзгәртә-үзгәртә, төрле сортлар белән куша-куша бакчаларны бизәүче, тәрәз төпләрен ямьләндерүче гөлләр, чәчәкләр барлыкка килгән.

Тәрбияче: – Албасты, чәчәкләрнең әһәмиятен төшендеңме инде? Эшләгән эшләреңә чын күңелдән үкенәсеңме?

 Албасты: – Әйе, мин беркайчан да чәчәкләргә тимәм, табигатькә зыян салмам. Зыян салучыларны күрсәм, аларны шелтәләрмен.

 Тәрбияче: - Ә хәзер әйдәгез әле, Албастыны да үз арабызга алып, уен-ярыш оештырыйк. Мин сезнең, чәчәкләрне ничек танып белүегезне сынап карыйм.

 

Биремнәр:

1) Чәчәкләрне рәсеменнән танып бел. ( Ромашка, роза, кыңгырау, тюльпан)

2) Пазл уены. Кисәкләрдән чәчәк төзе. (Көнбагыш)

3) Чәчәкне кем алданрак буяп бетерә? (Төнбоек)

4) Тиешле чәчәкне алып күрсәт. (Ромашка, фиалка, умырзая)

5) Бу чәчәкме, гөлме? (Аермасын искәртү. Ромашка, яран, фиалка, тюльпан)

Уен-ярышка анализ.

 

 Тәрбияче: – Табигатьне саклау – hәркемнең изге бурычы. Елга-күлләрне, урманнарны, кырларны чүп- чардан тазарту, агачларны, бөтен төр файдалы үсемлекләрне, бигрәк тә чәчәкләрне, гөлләрне кадерләп үстерү – игелекле эшләр.

 

Кичә “Гөлләрем гөлкәйләрем” җыры белән тәмамлана.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

348нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

БИКМУЛЛИНА ГӨЛНАЗ РӘШИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий