Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Икмәк – яшәү терәге”

0_96f1f_8c2f24fe_XL5-6 яшьлек балалар өчен бәйләнешле сөйләм телен үстерү өлкәсенә шөгыль-конспект

 

Максат һәм бурычлар:

1. Икмәккә сак караш тәрбияләү.

2. Табышмаклар ярдәмендә күззаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү.

3. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

 Ысуллар һәм алымнар: уен, әңгәмә, интерактив тактада эшләү, аудиоязма тыңлау.

Җиһазлау һәм материаллар: интерактив такта, поднос белән түгәрәк ипи, әвәләү өчен тозлы камыр, һәр балага такта, салфетка, магнитофон.

 

 Эшчәнлек барышы:

 

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез, саумысыз!

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар!

Балалар: Имин үтсен көнегез!

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безнең бакчабызга күпме кунаклар килгән. Әйдәгез әле кунаклар белән матур итеп елмаеп исәнләшик һәм аларга үзебезнең әйбәт кәефебезне җибәрик. (Кулларын учлары белән куеп өрәләр)

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, татар халкы гомер-гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән, чөнки икмәк – ил тоткасы ул. Ипи һәммәбезгә дә кирәк. Иписез табынның яме дә тәме дә юк. Икмәктән башка тормыш юк. Без һәркөнне ипи ашыйбыз, ә ул безнең табынга килгәнче нинди юллар үтә икән? Әйдәгез эшебезне тактада күрсәтик әле. (Тактада рәсемнәр чыга, балалар сорауларга җавап бирәләр)

Балалар: Тракторлар җир сукалыйлар, тырмалыйлар, орлык чәчәләр. Комбайннар ура, суга, тегермәндә он ясыйлар, оннан икмәк пешерәләр.

Тәрбияче: Афәрин, балалар! Менә ул, без яратып ашый торган ИКМӘК!

(Подностагы ипине күрсәтә)

Балалар, сез икмәк турында нәрсәләр беләсез соң? Нинди соң ул, без яратып ашый торган икмәк?

Балалар: Икмәк тәмле була.

 Икмәк йомшак була.

Икмәк түгәрәк була.

Икмәк хуш исле була.

Тәрбияче: Әйе, балалар, ипи түгәрәк, тәмле, йомшак, хуш исле була. Икмәкне без тагын ничек кадерләп атыйбыз соң?

Балалар: Ипи, икмәк, ипекәй!

Тәрбияче: Ә сез икмәк турында нинди мәкальләр беләсез?

Икмәк турында мәкальләр әйтелә:

  1. Икмәк – тормыш нигезе.
  2. Икмәк ил тоткасы.
  3. Пешкән икмәкнең исе – һәр чәчәктән хуш исле.
  4. Һәр иген бөртегендә кеше хезмәте.
  5. Ил табыны – икмәктән башлана.
  6. Ипидән зур нәрсә юк.
  7. Икмәкне әрәм-шәрәм итү зур гөнаһ.

 

Тәрбияче: Әфәрин, балалар. Әйдәгез эшебезне дәвам итик. Балалар, ашлыклар мул булып өлгерсен өчен нәрсә кирәк? Әйе, балалар, яңгыр кирәк. Яңгырлар яугач, ашлыклар мул булып өлгерә.

Тәрбияче: Балалар, оннан тагын нинди татар милли ашлар пешерәләр? Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез дөрес җавап бирсәгез, милли ризыгыбыз тактада чыгар.

 

«Табышмак әйтәм – җавап көтәм!” уенын уйнап алыйк әле.

 

Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар.

Бәрәңге, ит, тоз салып,

Почмаклар ясаганнар. (Өчпочмак)

 

Утырсам да мин менә

Тыйнак кына, тик кенә.

Эчем тулы ит кенә,

Май белән, дөге белән. (Бәлеш)

 

Чыж иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың.

Ул нәрсә? (Коймак)

 

Камыр эчендә бәрәңге

Йә, уйлап кара әле. (Кыстыбый)

 

Иттән генә торам мин

Майга чумып чыгам мин. (Пәрәмәч)

 

Тәрбияче: Әфәрин, балалар, булдырдыгыз. Менә тактада сез әйткән табышмакларның җавабы. Өчпочмак, бәлеш, коймак, кыстыбый, пәрәмәч. Әйдәгез әле, “Нәрсә юк” уенын уйнап алабыз.

 

(Уен интерактив тактада уйнала).

Ширма берничә секундка ачыла һәм ябыла. Балалар нинди камыр ашы юк икәнен әйтергә тиеш булалар.

 

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Без сезнең белән ипи турында, милли татар ризыклары турында сөйләштек. Сез бик күп белгәнегезне күрсәттегез. Ә минем сезгә тагын бер биремем бар. Табышмакка җавап бирә белерсез микән?

 

Вак-вак кына итеп кисеп,

Өяләр аны таудай!

Чак-чак кына алып, өзеп

Аша, дустым, син шулай. Бу нинди ризык икән, балалар?

 

Балалар: Чәк-чәк!

Тәрбияче: Афәрин, балалар! Әйдәгез өстәл артына рәхим итегез. Без сезнең белән чәк-чәк ясарбыз.

(Балалар белән чәк-чәк ясала. Магнитофоннан “Чайкала иген кырлары” дигән җыр куела.)

 

Тәрбияче: Балалар, сезгә бүгенге эшчәнлегебез ошадымы?

Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Рәхмәт сезгә!

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

60 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

САМАТОВА ФӘНИЯ ФӘНДИЯР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий