Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Утырып йөрибез, йөзәбез, очабыз”

woody_71013Икенче кечкенәләр төркемендә әйләнә-тирәлек турында күзаллаулар формалаштыру буенча оештырылган белем бирү өлкәсенең конспекты

 

Максат һәм бурычлар:

  1. Транспортның төп төрләре белән таныштыру: су, һава, җир транспорты.
  2. Сүзлекне активлаштыру: транспорт, машина йөртүче, самололет йөртүче, утырып бару, йөзү, очу.
  3. Транспортны кулланышы ягыннан (йөк ташучы, пассажирлар йөртүче) аера белергә өйрәтү.
  4. Транспортның төп өлешләрен чагыштыра белү күнекмәләре формалаштыру (кабина, арба, тәгәрмәч, руль һ.б.)
  5. Гомуми сөйләм күнекмәләрен, хәрәкәт һәм сөйләм координациясен камилләштерү.
  6. Күзәтүчәнлек, активлык, мөстәкыйльлек, олыларны хөрмәт итү кебек сыйфатларны үстерү.

 

Кирәкле җиһазлар һәм материаллар:

  1. “Транспорт” темасына караган предметлы рәсемнәр: автобус, троллейбус, трамвай, автомобиль, поезд, мотоцикл, грузовик, трактор, самолет, вертолет, теплоход, яхта, катер.
  2. Транспорт тавышлары: поезд, самолет, вертолет, автобус, теплоход.
  3. Су, һава, юл, Африка табигате сүрәтләнгән рәсемнәр.
  4. Елаган тавыш.
  5. Уенчык маймыл.
  6. Су салынган савыт һәм кәгазьдән ясалган кораб.
  7. Балалар санынча кәгазь самолетлар.
  8. Зәңгәр тукымадан ясалган елга һәм тау рәсеме.

 

 

Тәрбияче: – Балалар, карагызчы, бүген безгә кунаклар килгән. Әйдәгез әле алар белән матур итеп исәнләшик. Аларга елмаю бүләк итик. Әфәрин!

Ә хәзер бер-беребезне сәләмлик. Кулга – кул тотынышыйк:

-Хәерле иртә, дуслар, без сезгә бик шат! (Кулларны өскә күтәрү)

Без барыбыз да уяндык, кулга кул тотыныштык (Кулларны төшерү )

Әмир дә монда, Даша да монда, барыгыз да монда! (Аяк очларына басып, кулларны өскә күтәрү)

 

Тәрбияче:

- Барыбыз да әзер, хәзер уйнап алыйк!

 

Рифмовка:

Бер, ике, өч, дүрт, биш –

Транпорт төрләрен саныйк (бер урында атлыйбыз)

Юлда пассажирларны йөртә

Машина, автобус, поездуль борган хәрәкәт ясыйлар)

Самолет күктә оча (кулларны канат кебек җилпиләр)

Кораб диңгезне коча (куллар белән йөзгән хәрәкәтләр ясау)

 

– Балалар, транспорт җирдә, суда, күктә хәрәкәт итә ала (тактага җир, су, һава сүрәтләнгән рәсемнәр беркетәм)

– Ой, балалар, кем елый анда? (Елаган тавыш ишетелә) Карагызчы, бу бит маймыл баласы.

– Исәнме, маймыл, синең исемең ничек? Син нишләп елыйсың?

– Минем исемем Маша, ә сезнең исемегез ничек? (Балалар исемнәрен әйтәләр)

Мин адаштым, югалдым. Качышлы уйнаган идем, тартма эченә яшерендем һәм көтмәгәндә сезнең янда пәйда булдым.

– Синең өең кайда соң?

– Африкада.

– Балалар, Африка бик ерак, Алисага ярдәм итәбезме соң? Миндә Африкага бара торган юлның картасы бар. Карыйм әле: башта безгә зур елгага кадәр барырга кирәк. Нинди транспортка утырып барырбыз, балалар?

– Машинага.

– Әйе, балалар. Җиңел һәм йөк ташучы машиналар була. Машинаның төп өлешләре: кабина, тәрәзәләре, тәгәрмәчләре, ишекләре һ.б. (Рәсемнәрен күрсәтәм)

– Без җиңел машинада барырбыз. (Балалар урындыкларга утыралар)

 

Тәрбияче:

– Кузгалып киткәнче машинаны кабызырга , моторын җылытырга кирәк. Әйдәгез машинаны кабызабыз. (Йомылган иреннәргә өрәбез)

 

Логоритмика «Без – шоферлар»

Машинада барабыз (руль әйләндергән хәрәкәтләр ясыйбыз)

Педальгә без басабыз (аякларны сузабыз)

Газны күчерәбез (рычагны күчергән хәрәкәт ясыйбыз)

Еракка карыйбыз (кулны маңгайга куеп еракка карыйбыз)

«Дворниклар» тәрәзә юа (кулларны терсәктән бөгеп уңга, сулга төшерәбез)

Уңга, сулга. Чип-чиста!

Җил чәчләрне тузгыта (баш өстендә бармакларны селкетәбез)

Без – менә дигән шоферлар! (кулларның баш бармакларын өскә күтәреп күрсәтәбез)

 

Тәрбияче:

– Балалар, без бөтенебез дә машинага сыймыйбыз икән бит. Нинди транспорт кирәк булыр безгә?

– Автобус.

– Автобусны кем йөртә?

– Автобус йөртүче.

– Арсений  автобус йөртүче булыр, балалар. Ә без – пассажирлар. Күңелсез булмасын өчен мин сезгә хәзер шәһәр транспорты турында табышмаклар әйтәм, сез җавапларын табыгыз (автобус тавышы астында)

 

1) Аның бар дүрт көпчәге

Ташый ул бик күп кешене. (Автобус)

 

2) Мин бик акыллы үзем,

Бензин да “ашамыйм” мин.

Тик бер бәлә –

Ут бетсә, тик торам мин. (Троллейбус)

 

3) Юк, мин поезд түгел,

Ләкин аңа охшаган.

Чөнки йөрибез без

Тимер юллардан.  (Трамвай)

 

(Тәрбияче һәр дөрес җавапның рәсемен такатага беркетеп бара)

– Машина, автобус, троллейбус, трамвай – җир транспорты.

 

Тәрбияче:

– Балалар, без бара торгач, елгага килеп җиттек. Алга таба автобус бара алмый, ни өчен, беләсезме? Нәрсә белән барырга кирәк безә? Балаларның җаваплары.

(Су салынган савытка кәгазь кораб салып аңа өрәбез)

– Әйе, балалар, безгә су транспорты кирәк булыр. Әйдәгез әле шушы рәсемнәр арасыннан су транспортларын табып алыйк (Балалар теплоход, катер, яхта рәсемнәрен табып ясалма”елга”га җибәрәләр)

– Әйдәгез, теплоходта барабыз.

 

Хәрәкәтле уен “Теплоход”

Яшел причалдан кузгалып киттек (бер адым алга, куллар янда)

Артка таба чигендек (бер адым артка)

Яңадан алга киттек (бер адым алга, кулларны алга сузып теплоход тавышы астында вак-вак атлап түгәрәк буенча йөрибез)

 

Тәрбияче:

– Елганы йөзеп чыктык. Каршыбызда биек-биек таулар калкып чыкты (кулларны тоташтырып өскә күтәрәбез). Нәрсә эшләргә соң? Самолет турында табышмак әйтәм)

– Кош түгел оча. (Самолет)

 

 Уен “Самолетлар”

Уен барышы: урындыкларда кәгазь самолетлар. Тәрбияче һәр балага берәр самолет алырга куша һәм болай дип әйтә:

 

Моторны кабызабыз: д-д-д-д-д! Очып киттек! (Балалар самолет тавышы астында самолет тоткан кулларын югары күтәреп түгәрәк буенча йөриләр)

Таулар өстеннән очабыз: л-л-л-л-л!

Җиргә төшәбез. (Чүгәләп утыралар)

 

 

Балалар тау рәсеме беркетелгән мольберт тирәли әйләнеп үтәләр. Бубен тавышына туктыйлар. Алар каршысында «Африка» макеты.

Маймыл Алиса:

– Ура, балалар! Бу минем өем! Рәхмәт сезгә! Сау булыгыз!

Тәрбияче:

– Балалар, юлыбыз озын булды. Әйдәгез ял итеп алабыз.

 

«Нәрсә артык?» дидактик уены. (Тактага рәсемнәр тезәм)

Теплоход, катер, яхта, поезд.

Машина, троллейбус, автобус, самолет.

Самолет, вертолет, трамвай.

 

Тәрбияче:

– Ә хәзер безгә бакчабызга кайтырга вакыт. Кайсы транспорт иң тиз йөрүче, шуңа утырып кайтабыз?

– Самолет.

– Әйдәгез тагын самолетка утырыйк та бакчабызга кайтык. (Аяк очларында кулларын ян-якка җәеп, әле бер якка, әле икенче якка гәүдәне авыштырып йөрү)

– Менә кайтып та җиттек. Минем сезгә тагын бер биремем бар әле. Тыңлагыз һәм белегез.

 

«Тавышыннан таны!»

(Автобус, поезд, теплоход, самолет, вертолет тавышы)

 

Тәрбияче:

– Балалар, безнең бүгенге сәяхәтебездә сезгә нәрсәләр ошады?

– Маймылны без ничек итеп өенә кайтарып куйдык?

– Җирдә, күктә, суда кешеләрне утыртып йөртә. Нәрсә ул? (Транспорт)

– Балалар, Маша сезгә күчтәнәчләр биреп калдырды. Рәхим итеп алыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

60 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГЫЙМАДИЕВА ЧУЛПАН РӘИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий