Яңа фикерләр:

postheadericon Проект: “Иң зур байлык – сәламәтлек”

1Уртанчы төркем балалары өчен

КҮЧЕРҮ – Проект “Иң зур байлык – сәламәтлек“

 

Проектта катнашучылар: уртанчы төркем балалары, әти – әниләр, физик тәрбия җитәкчесе.

Проектның төре: иҗади эзләнү юнәлешле.

Проектның дәвамлылыгы: дәвамлы (2 атна).

Проектның актуальлеге.

Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге – киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга? Без шушы сорауга җавап табарга тиешбез.

Чыннан да, дөньяда иң кирәкле нәрсә – саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек – ул кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Ә без, үз чиратыбызда, балаларны моңа өйрәтергә тиешбез.

Максат: балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү.

Бурычлар:

Тәрбияви: балаларга сәламәтлекне саклауда табигатьнең әhәмиятен аңлату, чыныгу чаралары белән таныштыру.

Үстерешле: балаларның үз фикерләрен дөрес итеп җиткерә белү күнекмәләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш булдыру.

Өйрәтү: балаларны гигиена кагыйдәләренә гадәтләнергә өйрәтү, чисталык – сәламәтлекнең нигезе икәнен төшендерү. Балаларның дару үләннәре турындагы белемнәрен тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышындагы әhәмиятен аңлату.

 

Проектның этаплары:

Әзерлек этабы:

  1. Проектның темасын сайлау.
  2. Проблема кую.
  3. Проект буенча материал җыю.
  4. Уртанчы төркем балалары өчен хәрәкәтле ял минутларының картотекасын ясау.
  5. Әти – әниләр өчен информацион папка ясау.
  6. Әти – әниләр “почмагын” тулыландыру.
  7. Дару үләннәре турында альбом булдыру.
  8. Әкият өчен битлекләр әзерләү.

Төп этап:

  1. Әңгәмә уздыру.
  2. Табышмаклар әйтешү.
  3. Әкият уку hәм аны сәхнәләштерү.
  4. Шигырь ятлау.
  5. Төрле уеннар уйнау.
  6. Эндәш ятлау.
  7. Татар телендә мультфильм карау.
  8. Рәсем ясау.

 

  1. Йомгаклау.

“Бер, ике, өч – бездә гайрәт, бездә көч!” дигән спорт hәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган күңел ачу кичәсе үткәрү.

 

Перспектив - тематик план.

  Эчтәлекнеңтәртибе Тәрбияче беләнбалаларның бердәмэшчәнлеге  Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге Әти - әниләр беләнбердәм эшчәнлек
1 Әңгәмә “Саулык-сәламәтлек – зур байлык.” Сәламәтлек турында сөйләшү. Проблемалы сораулар ярдәмендә балаларга сәламәтлекнең үз кулыбызда булуын аңлату. Балаларның тәрбиячене игътибар белән тыңлавы.
2 М.Хөсәеннең “Армыйм да мин, талмыйм да!” шигырен уку. Сораулар буенча шигырьне тикшерү hәм балаларга эчтәлеген төшендерү. Балаларда сәламәтлекне саклау, ныгыту кебек яхшы сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. Шигырьнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. Өйдә шигырьне берничә кат уку.

 

 

3 “Табышмак әйтәм – җавабын тап.” Табышмаклар ярдәмендә балаларның иҗади күзаллауларын, күзәтүчәнлекләрен, логик фикерләү сәләтен hәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерүне дәвам итү. Актив катнашу.
4 Туп белән уен “Кояш, hава hәм су – безнең якын дуслар”. Балаларның үз фикерләрен дөрес итеп җиткерә белү күнекмәләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш булдыру. Тәрбияче биргән сорауны игътибар белән тыңлау hәм дөрес итеп җавап бирү. Консультация: “Уйнау безгә көч бирә, батыр итеп үстерә.”
5 Үстерешле диалог. Балаларга сәламәтлекне саклауда табигатьнең әhәмиятен аңлату. Чыныгу чаралары белән таныштыру. Тулы hәм матур җөмләләр белән җавап бирү. “Чыныктыруның әhәмияте” дигән информацион папка ясау.
6 Эндәш ятлау.(“Туган телдә сөйләшәбез”, 50 бит) Матур әдәбият әсәрләрен сәнгатьле итеп сөйли белүләренә ирешү. Балаларның халык аваз иҗаты белән кызыксынуы. Әти – әниләр белән өйдә эндәшне кабатлау.
7 Фикер алышу. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.” әйтемен сез ничек аңлыйсыз? Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү. Балалар бер-берсен игътибар белән тыңлый hәм башкаларның җавапларын тулыландыру. Анкета сорауларына җаваплар алу.
8 Шигырь ятлау Ә.Ерикәй “Чисталык сөябез.” Балаларны гигиена кагыйдәләренә гадәтләнергә өйрәтү, чисталык – сәламәтлекнең нигезе икәнен төшендерү. Эзлекле hәм сәнгатьле итеп шигырьне сөйләү. Өйдә шигырьне кабатлау.
9 Дидактик уен “Нәрсә ярый, нәрсә ярамый.” Уеннар hәм тирә – юнь белән танышу барышында балаларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү. Кушылып уйнау.
10 Үстерешле уен “Безнең яшел докторлар.” Балаларның дару үләннәре турындагы белемнәрен тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышындагы әhәмиятен аңлату. Бирелгән мәгълүматны тыңлый белү hәм үзләштерү. “Туган ягыбызда үсүче дару үләннәре” исемле альбом ясау.
11 Татар телендә мультфильм карау. “Куян кызы” (А.Алиш) Балаларны тирә – юньдәгеләр кыен хәлдә калганын күрә белергә, ярдәмгә килергә өйрәтү. Игътибар белән карап утыру. Өйгә кайткач өйдәгеләргә сөйләп күрсәтү.
12 А.Алишның “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү. Балаларның әкият буенча тамаша уйнау осталыкларын, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әкият образларын дөрес итеп күрсәтү. Өйдә әти – әни hәм бала, берлектә әкият буенча рәсем ясап килү.
13 Спорт hәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган күңел ачу кичәсе. Балаларда ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык, уен кагыйдәләрен үтәү сыйфатлары тәрбияләү. Иптәшең алдында җаваплылык хисе тою.

 

“Бер, ике, өч –

Бездә гайрәт, бездә көч!”

(Спорт hәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган күңел ачу кичәсе)

 

Алып баручы. Кадерле балалар, без бүген сезнең белән шушы якты залга көч сынашырга, ягъни спорт бәйрәменә җыелдык. Шулай ук без бүген физик культура дигән предметны тирәнтен өйрәнербез, төрле сорауларга җаваплар табарбыз. Әби – бабаларыбызның “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән асыл сүзләренең мәгънәсенә төшенербез.

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, безгә

Ярышлар бүген бездә.

– Ә хәзер бераз гәүдәне языйк, күнегүләр ясыйк. (Музыкага туры китереп күнегүләр ясау.)

Алып баручы. Менә бераз ял иттек, балалар, “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип халык юкка гына әйтми бит, ә хәзер сез дә минем сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

 

1нче сорау: Физик культура hәм спорт кайчан hәм ничек килеп чыккан?

Җавап: Физик күнегүләр бик борынгы заманнан ук яшәп килә. Борынгы кешеләргә көндез дә, төнлә дә ерткычлар hөҗүменнән сакланырга, табигать көчләренә каршы торырга, ризык табарга туры килгән. Кайчакта аучылар үзләре дә ерткычларның табышына әйләнгән. Фәкать аеруча көчле, җитез, чыдам, димәк, сәламәт кешеләр генә исән калган. Азык тапкан чакта hәм ерткычлардан сакланганда, кешелар ташлар, таяклар ыргытканнар, ерткычлардан качканда, төрле киртәләргә үрмәләп менгәннәр яисә сикереп чыкканнар. Кешеләр акрынлап теге яки бу хәрәкәтнең мәгълүм ысулларга бәйле булуына төшенә башлаганнар. Мәсәлән, кизәнеп ыргытканда, таш яисә таяк ераккарак оча! Гәүдәне бераз алга таба игәндә, кеше тизрәк йөгерәчәк, йөгереп килгән уңайга ераккарак сикерәчәк h.б. Шулай итеп, акрынлап хәрәкәт культурасы элементлары туплана башлый hәм әлеге тәҗрибә киләчәктә физик культура hәм спортның мөhим өлешен тәшкил итә.

 

2нче сорау: Олимпия уеннарының башлангычы нидән гыйбарәт?

Җавап: Борынгы грек шәhәре Олимпиядә ярышлар оештырылган, аны Олимпия уеннары дип атаганнар. Дүрт елга бер мәртәбә уздырылган уеннарда көчлеләрдән – көчле грек атлетлары йөгерүдә, сикерүдә, сөңге, диск ыргытуда, көрәшүдә, йодрык сугышында, ике көпчәкле арбаларда узышуда ярышканнар. Катнашучылар арасында ялганчылар, караклар, алдакчыларга урын булмаган. Олимпия уеннары вакытында хәтта сугышлар туктатылган.

 

3нче сорау: Олимпия символы нәрсә аңлата?

Җавап: Хәзерге Олимпия символы – бергә үрелгән биш боҗрадан гыйбарәт. Алар биш континентның бердәмлеген hәм бөтендөнья спортчыларының Олимпия уеннарында бергә очрашуын гәүдәләндерә.

4нче сорау: Олимпия девизын әйтеп узмассызмы?

Җавап: Тизрәк, биегрәк, көчлерәк!

Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар, бик күп беләсез икән сез, җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә, ә хәзер көч сынашыйк.

 

Уңыш сезгә, балалар,

Елмаеп – көлеп торсын,

Шушы бәйге безнең арада

Дуслык нигезен корсын.

 

1нче ярыш - “Кыршау әйләндерү.” (Кыршау идәнгә төшкәнче әйләндерелә.)

2нче ярыш - “Капчык киеп йөгерү.” (Балалар билгеләнгән урыннан капчык киеп йөгерәләр.)

3нче ярыш - “Кем ераграк ыргыта?” (Уйнаучыларга һава тутырылган шарлар бирелә. Алар сигнал буенча шарларын ераграк ыргытырга тырышалар. Шары ераграк очкан бала җиңүче була.)

4нче ярыш - “Кем көчлерәк?” (Ике уйнаучы, җиргә утырып, таякны баш – башыннан тоталар. Сигнал бирелгәч, бер – берсен җирдән торгызырга тырышалар.)

5нче ярыш - “Кем кемне?” (Беренче сигнал бирелгәч, уйнаучылар парлашып, бер – берсенең кулларын тоталар. Икенче сигнал бирелгәч, берсен – берсе сызыкның икенче ягына тартып чыгарырга тырышалар.)

6нчы ярыш “Мәзәк волейбол.” (Балалар һава тутырылган шар белән волейбол уены уйныйлар.)

 

Алып баручы (бәйгедә катнашкан балаларга карап):

Сез ярышта – зирәкләр,

Тормышта – сәламәт бала,

Бик тиз фикер йөртәсәз,

Дусларга сез зур терәк.

 

Балалар: Физкультура һәм спорт,

Тәнгә файда, бик файда.

Безнең кебек көчлеләр юк

Һичбер кайда.

Юк беркайда.

 

Алып баручы: Саф, пакъ күңел һәм шат йөз белән

Бу бәйгегә катнаштык без.

Әйдә, дуслар, дуслык җиңсен –

Без шуны тик телибез.

 

(Кул чабалар.)

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ИЛАЛИЕВА ФӘНИЯ ВАГЫЙЗ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий