Муса галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Берникадәр вакыттан соң, Ягкуб галәйһиссәлам бу дөньядан китә. Йосыф галәйһиссәлам һәм бөтен шәһәр халкы кайгыга бата. Мисырлылар үзләрен, Ягкуб галәйһиссәламне җирләгәннән соң, әтиләрен югалткан кебек хис итәләр.
Тагын берникадәр вакыттан соң, Йосыф галәйһиссәлам да вафат була.
Әйе, бу көн мисырлылар өчен иң авыр көн була.
Бөтен ил Йосыфның үлеме вакыйгасына матәм тота. Мисыр күз яшенә бата…
Кешеләр үзләренең булган кайгыларын оныталар, моңарчы алар бернинди кайгы күрмәгән төсле тоела…
Йосыф галәйһиссәламне дә җирлиләр. Кешеләр бер берсенең кайгысы белән уртаклашалар, чөнки аның бу тормыштан китүе бөтен кешегә дә кагыла.
Һәр кечкенә үзенең атасын югалткан кебек, ә һәр олкән – үзенең абыйсын.
Кешеләр Йосыф галәйһиссәламнең кардәшләренең һәм балаларының кайгысын уртаклашалар:
– И хөрмәтлеләр! Бүген сезнең кайгыгыз безнең кайгыдан көчлерәк түгел! Бүген без үзебезнең яратучы абыебызны, кайгыртучан хөкемдарыбызны, гадел патшабызны җирләдек.
Ул кешеләрне илһамландырып, илебездәге золымлылыкны юк итә иде.
Ул кечкенә һәм зәгыйфьләрне яклый иде.
Ул золымлык кичергәннәргә ярдәм итеп, ачларны ашата иде.
Ул безгә туры юлны күрсәтте. Безне Аллаһка чакырды. Аңа хәтле без Аллаһны да, Кыямәт көнен дә белми идек.
Ачлык елларында ул безгә ярдәм итте. Башка илләрдә кешеләр ачтан үлгәндә, без тук идек.
Без беркайчан да үзебезнең юмарт хөкемдарыбызны онытмаячакбыз!
Сез, хөрмәтлеләрнең аның кардәшләре һәм гаиләсе икәнлеген дә без һәрчак хәтерләячәкбез.
Сез Мисырга килгәч, хөкемдарыбыз Йосыф ничек бәхетле иде!
Аның сөенечен күреп, без дә сөендек.
Бу – сезнең дә шәһәрегез! Безнең үзара мөнәсәбәтләребез ул исән чагындагы кебек үк дәвам итәр!
Комментарии: |