Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 3 нче кисәк

Бану Исраил (яһүдиләр) Мисырда.
hqdefault

Мисырлылар, үзләренең вәгъдәләрен үтәп, Канъяннан килгәннәргә карата әле озак вакыт хөрмәт белән карыйлар.
Канъянлыларны алар Бану Исраил – мал һәм затлылык ияләре – дип йөртәләр.
Ләкин вакытлар үткән саен, кешеләр үзгәрәләр. Аларның әхлакләре бозыла, алар Аллаһка гыйбадәт кылырга чакыруны онытып, байлык белән мавыгалар.

Хәзер инде кешеләр Бану Исраилгә башкача мөнәсәбәттә булалар.
Чөнки Бану Исраил башкалардан килеп чыгышы белән генә аерылып торалар, ә бөтен башка нәрсәдә алар мисырлыларга охшыйлар.
Хәзер кешеләр аларның байларына хөсетлек, ә ярлыларына нәфрәт белән карыйлар. Мисырлылар аларга килмешәкләргә караган кебек карый башлыйлар.
Мисырлылар “Ягкубның нәселенең Мисырда бернинди хаклары да юк, Мисыр бары тик мисырлыларга гына” икәнлегенә шикләнмиләр иде.
Кайберләре хәтта Йосыф галәйһиссәламне дә танымый башлый.
“Йосыф – Канъяннан булган килмешәк. Аны Мисырның патшасы сатып ала. Дөреслектә, Канъян кешесе Мисыр белән хөкем итәргә хаксыз!” – дип фикер йөртә башлый.
Күбесе Йосыф галәйһиссәламнең рәхимлеге һәм юмартлыгы турында инде оныта.

Мисыр фиргавене.

Мисыр башлыклары булып, Бану Исраилне яратмаган фиргавеннәр киләләр.
Мисырның хөкемдары Бану Исраилнең пәйгамбәрләр нәселеннән булып, Йосыф падишаһның туганнарыннан икәнлеген кабул итми торган залим бер Ф-иргавен була.
Ул хәтта аларның хөрмәткә лаеклы кешеләр булуын да танымый.
Шулай итеп, Мисыр башына золымлык кыла торган кеше килә.
Фиргавен үзенең кабиләсе коптлар белән Бану Исраил арасындагы зур аерманы күрә.
Аныңча, коптлар – патшалар токымыннан һәм алар хакимият өчен яратылганнар. Ә Бану Исраил – коллар һәм хезмәт итәргә яратылганнар.
Фиргавен Бану Исраилләргә ишәкләр һәм хайваннарга караган кебек карый. Кешеләр аларның хезмәтеннән куллана һәм аларны үлмәсеннәр өчен генә ризыкландыра.
Фиргавен дан һәм шөһрәт яратучы була һәм үзен башкалардан өстенрәк дип исәпли.
Аллаһ Тәгаләгә ышанмаган бу золымчы:
– Мин – сезнең бөек раббыгыз, – ди торган булган.
Ул үзенең байлыгы, сарайлары һәм көч-куәте белән горурлана һәм:
– Бөтен Мисыр һәм аның астыннан агучы елгалар минеке түгелмени? Ни өчен сез күрмисез?! – ди.
Әгәр дә кем дә кем ул барында кемнедер мактый икән, ул ачуыннан кабарган.
Фиргавен башкаларны үзенә гыйбадәт кылырга мәҗбүр иткән.
Кешеләр аның каршында тезләнеп торганнар һәм аңа сәҗдә кылганнар.
Ләкин Бану Исраил үзләренең диннәренә хыянәт итмәгәннәр. Аллаһ Тәгаләгә һәм аның пәйгамбәрләренә тугрылыклы булып калганнар. Һәм Фиргавенгә гыйбадәт кылудан баш тартканнар.
Шуңа була Фиргавеннең Бану Исраилгә карата нәфрәте тагын да арта.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий