Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 4 нче кисәк

Сабыйларны үтерү.

0731358c0afab5e89793393e4b957f97
Коптлардан булган бер күрәзәче Фиргавен янына килә дә:
– Бану Исраилләрдән бер малай туачак һәм синең хакимлегең аның кулына күчәчәк, – ди.
Фиргавен ачуыннан шартлый. Һәм үзенең җәлладларына Бану Исраилнең һәрбер туган баласын үтерергә боера.
Фиргавен үзен абсолют хакимлек иясе итеп исәпләгән һәм кемгә яшәргә, ә кемгә үләргә икәнлеген дә ул карар итә, дип уйлаган.

Фиргавеннең җәлладлары бөтен Мисыр буенча яңа туган сабый балаларны эзләп таралган.
Бану Исраилнең сабый балаларын табу белән, алар аны бәрәнне суйган кебек суйганнар.
Бүреләргә беркем дә тимәгән, агулы еланнар һәм чаяннар куркынычсызлыкта булалар. Ләкин Ягкуб галәйһиссәлам гаиләсеннән булган сабыйларның Фиргавен җирендә яшәргә хаклары булмый. Меңләгән сабыйлар әти-әнисе күз каршында суела.
Ул вакытта бала туган көн әти-әниләр өчен иң авыр көн була. Ул көн ул гаилә өчен кайгы, күз яше һәм матәм көне була.
Көн саен меңләгән сабыйлар җәлладларның корбаннары булалар. Ул Корбан гаете көненә охшаган көн була.
“Фиргавен җирдә горурланды һәм анда яшәүче кешеләрне төркемнәргә бүлде. Ул улларын үтереп, хатыннарын исән калдырып зәгыйфьләндерде. Дөреслектә, ул – золым таратучыларның берсе иде”. (Касас сүрәсе, 4 нче аят)

Муса галәйһиссәламнең тууы.

Аллаһ Тәгалә Фиргавен курыккан нәрсәнең тормышка ашуын теләгән.
Фиргавеннең хакимиятен юкка чыгарачак бала туа.
Бану Исраилне Фиргавен кулыннан азат итәчәк бала туа.
Кешеләрне кешегә табынудан Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәткә кайтарачак бала туа.
Аллаһ Тәгалә кешеләрне караңгыдан яктылыкка алып чыгачак бала тууын теләгән.
Имран улы Муса Фиргавенгә һәм аның җәлладларына карамастан туган.
Фиргавеннең кешеләре әйләнә-тирәдә йөрүгә карамастан, бала әнисендә өч ай яши.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий