Муса галәйһиссәлам. 6 нчы кисәк
Табылган бала сарайның сөенече һәм гаиләнең юанычы була.
Сарайда бөтенесе дә баланы яраталар һәм аның белән уйныйлар. Чөнки патшабикә аны бик ярата. Ничек инде шулай булгач, хезмәткәрләр дә Бану Исраил кавеменнән булган бу баланы яратмасын һәм уйнамасыннар ди?
Баланы еш кына кулда йөрткәннәр һәм үпкәннәр. Чөнки бала бик нык матур булган.
Патшабикә баланы ашатырга дип сөт анасын чакыра. Ләкин бала елап, имүдән баш тарта.
Патшабикә башка сөт анасын чакыра. Ләкин бала һаман имми.
Өченче, дүртенче, бишенче тапкыр яңадан яңа сөт аналарын алып киләләр. Ләкин бала, елап, берсенең дә күкрәген авызына алмый.
Гаҗәп! Нишләп соң бала имми? Ни өчен ул елый?
Мусаны имезергә теләгән хатыннар патшабикәне сөендереп, аннан бүләкләр һәм киемнәр алырга теләгәннәр. Ләкин Аллаһ Тәгалә аларның сөтләрен Муса өчен харам итә.
Баланың ашамавы турындагы сүз бөтен сарайга тарала һәм гаилә проблемасына әверелә:
– Сезнең елгадан табылган баланы күргәнегез бармы?
– Күрдем, ул бигрәк матур бала икән. Ләкин ул башка балаларга бер дә охшамаган. Ул бер генә дә сөт анасыннан имми икән!
– Баланы имезергә дип кулга алгач, ул елый һәм имми. Мескен бала! Ничек исән калыр инде ул! Үләр инде!
Дөрестән дә, берничә көн үтсә дә, ул бер генә дә хатынны кабул итмәгән.
Әнисенең кочагында.
Әнисе Мусаның апасына:
– Кызым, бар үзеңнең энекәшеңне эзләп кара, бәлки, ул исәндер. Аллаһ Тәгалә аны исән-сау килеш кайтарырга вәгъдә бирде.
Мусаның апасы үзенең энекәшен эзләргә чыга.
Әйләнә тирәдәгеләр патшаның сараендагы матур бала турында сөйләшәләр иде.
Кыз патшалыктагы хатыннарның сүзләрен тыңлап тора башлады:
– Патшабикә чакырган сөт анасы Асваннанмы?
– Әйе, ләкин бала аны да имми.
– Йә Аллаһ! Ни өчен ул бала беркемне дә кабул итми?! Ялгышмасам, ул патшабикә чакырганнардан алтынчысы, шулаймы?
– Әйе, аның турында ул бик чиста хатын дип сөйлиләр. Ул бөтен аның балаларының да караучысы булган.
Шул вакыт, Муса галәйһиссәламнең апасы, аларның сүзләрен тыңлап, аларга матур гына сүз ката:
– Мин шәһәрдә бер хатынны беләм. Бала аның сөтен һичшиксез имәргә тиеш.
– Юк, мин моңа ышанмыйм, – ди аңа патшалык хезмәткәре булган хатын. – Без алты хатын алып килдек, ләкин бала берсенең дә сөтен иммәде.
Сарайда эшләүче икенче хатын:
– Әйдәгез, җиденчесен дә алып кайтып карыйк, без бернәрсә дә югалтмыйбыз бит, – ди.
Бу сүзләр патшабикәгә дә барып җитә. Ул кәнизәкне чакырып алып:
– Бар, үзең белән шул хатынны алып кил! – ди.
Муса галәйһиссәламнең әнисе сарайга килә. Хезмәтче хатыннар Муса галәйһиссәламне алып киләләр.
Бала, хатынның кочагына ашкынып, аның сөтен имә башлый. Әйтерсең, алар алдан сөйләшеп куйганнар.
Ничек инде ул аның сөтен иммәсен ди?! Ул хатын – аны яратучы әнисе бит! Муса өч көн дәверендә ач иде бит!
Патшабикә гаҗәпкә кала. Бөтен сарай хезмәткәрләре дә гаҗәпкә кала.
Фиргавен шикләнә:
– Ни өчен бала ул хатынга ашкына? Нәрсә, ул аның анасымени?!
Муса галәйһиссәламнең әнисе:
– Минем падишаһым! Мин – хуш исле, тәмле сөтле хатын. Моңарчы бер генә баланың да әле миннән читләшкәне юк, – дип әйтте.
Фиргавен сүзсез калды.
Муса галәйһиссәламнең әнисенә ризыкка акча бүлделәр. Муса галәйһиссәламнең әнисе, баласын кочагына алып, өенә кайтты.
“Шулай итеп, Без аны аның әнисенә, аның күзләре тынычланып, борчылмасын һәм Аллаһның вәгъдәсе хак икәнлеген белсен өчен кайтардык. Ләкин аларның күбесе моны белми”. (Касас сүрәсе, 13 нче аят)
Комментарии: |