Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 12 нче кисәк

Мисырга.
iCAIK1A0X

Килешкән вакытны эшләп бетереп, Муса галәйһиссәлам үзенең гаиләсе белән Мисырга китә.
Алар карт белән саубуллашалар. Юлга озатканда, карт аларга:
– Аллаһ сезгә бәрәкәт бирсен, улым! Юлыгыз куркынычсыз булсын, кызым!
Шулай итеп, караңгы һәм салкын төнне Муса галәйһиссәлам үзенең гаиләсе белән юлга чыга.
Сахрада хәтта кечкенә генә очкын да булмый.
Җылынырга һәм юлны яктыртырга ут тапмасалар, алар нишләрләр микән?

Юлны дәвам итеп, Муса галәйһиссәлам ут эзли башлый. Кинәт кенә ул ут күреп ала һәм үзенең гаиләсенә:
– Монда калыгыз. Мин ут күрдем. Бәлки мин утны монда алып килермен, яисә ут янында юл табармын.
Муса галәйһиссәлам утка таба юнәлә.
Ул ут янына якынлашканда, тавыш ишетә:
– Йә Муса! Дөреслектә, Мин – синең Раббың. Сал аяк киемеңне, син Тува дигән изге үзәндә.
Муса галәйһиссәламнең кулында таяк була. Ул һәрвакыт аның белән куллана.
Аллаһ Тәгалә аңа:
– Нәрсә синең уң кулыңда, йә Муса? – ди.
Ул:
– Бу минем таягым, – дип җавап бирә. Аннары Аллаһ Тәгалә белән сөйләшүне сузар өчен таягының файдалары турында җентекләп сөйли башлый:
– Бу – минем таягым. Мин аңа таянамын һәм үземнең сарыкларыма яфраклар төшерәмен, яки аларны шуның белән куамын. Мин аның белән тагын башкача да кулланам.
Аллаһ әйтә:
– Йә Муса! Ташла аны!
Ул аны ташлый, ә таяк тиз йөрүчән еланга әверелә.
Аллаһ әйтә:
– Аны ал һәм курыкма. Без аны элеккеге халәтенә кайтарырбыз. Үзеңнең кулыңны ян ягыңа кыс, һәм ул авыру билгеләре булмыйча, ак булып чыгар. Менә сиңа тагын бер могҗиза.
Шунда Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәламгә үзенең бурычларына керешергә куша. Дөреслектә, Муса галәйһиссәлам бары тик шуның өчен генә бар ителгән була.
Фиргавен җирдә хакимлеккә ия булып, бөтен чикләрне уза. Ул җирдә бозыклык тарату белән шөгылләнә.
Аның кавеме Аллаһ Тәгаләгә ышанмый. Алар да Аллаһ Тәгаләнең җирендә бозыклык кылалар.
Ә Аллаһ Тәгалә Үзенең колларына кәферлекне теләми. Бөтен нәрсәне Бар Итүче бозыклык кылучыларны җәзасыз калдырмый.
Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәламгә Фиргавен һәм аның кавеменә барырга әмер бирә.
Ләкин ничек инде Муса галәйһиссәлам алар белән очрашуга барсын?! Тиран белән күзгә күз очрашуга!? Муса галәйһиссәлам коптны үтермәде мени? Шәһәрне нәкъ шул очрашудан куркып калдырып китмәде мени?
Фиргавеннең җәлладлары һәм бөтен сарай кешеләре аны бик яхшы беләләр бит!
Муса галәйһиссәлам:
– Йә Рабби! Мин бит аларның берсен үтердем һәм алар да мине үтерерләр дип куркам! – ди.
Шулай ук Муса галәйһиссәлам үзенең сөйләмендә дә кимчелекләр барлыгын әйтә.
Аллаһ Тәгалә боларны бөтенесен бик яхшы белә. Ләкин, бөтенесенә дә карамастан, Алллаһ Тәгалә аның баруын тели.
“Менә Аллаһ әйтә:
– Гаделсез булган Фиргавен халкына бар. Алар курыкмаслар микән.
Ул әйтә:
– Йә Рабби! Мин алар мине ялганчыга санарлар, минем күкрәгем тараер һәм телем әйләнмәс дип куркамын, – ди. – Һәрун артыннан җибәр. Мин алар каршында гөнаһым өчен җаваплы, шуңа күрә алар мине үтерерләр дип куркам.
Аллаһ әйтә:
– Юк! Минем могҗизаларым белән икегез барыгыз. Без сезнең белән булырбыз һәм тыңларбыз. Фиргавенгә икегез килегез һәм: “Без галәмнәрнең Раббысы тарафыннан җибәрелгән. Шунлыктан, Бану Исраил улларын безнең белән җибәр”, диегез. (Шуара сүрәсе, 10 – 17 нче аятләр)
Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәламгә һәм Һәрунга Фиргавен белән әдәпле, ихтирамлы сөйләшергә куша.
Аллаһ Тәгалә Фиргавен кебек дошманнар белән дә әдәп белән сөйләшүне тели.
“Аның белән йомшак сөйләшегез, бәлки ул үгет-нәсихәтне тыңлар яисә куркыр”. (ТаХа сүрәсе, 44 нче аят)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий