Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 15 нче кисәк

Мәйданга.
Priophet-Musa-Slide03-1024x768

Вәгъдә кылынган көнне кешеләр үзләренең өйләреннән мәйданга җыелалар.
Балалар һәм олылар, егетләр һәм картлар, ирләр һәм хатыннар мәйдан ягына таба ашыгалар.
Өйләрендә бары тик авыру һәм зәгыйфьләр генә кала.
Фирагвеннең баш шәһәре Мәтария бары тик сихер һәм сихерчеләрнең исемнәре турында гына сөйли.

– Сез ишеттегезме, Асван шәһәренең иң баш сихерчесе килгән!
– Әйе, хәтта Люксор һәм Гиза шәһәрләренең мәшһүр сихерчеләре дә монда!
– Ничек уйлыйсыз, кем җиңәр микән?
– Әгәр дә Мисырның иң көчле сихерчеләре җыелган икән, кем алар белән җиңешә ала соң?
– Кайсы вакыттан әле Муса һәм аның энесе алар белән тиңләшерлек сихерчеләр булганнар соң?!
– Муса сарайда үсте, аннан соң җәзадан куркып, Мисырдан качып китте. Ул берничә ел Мәдьяндә яшәгән. Каян алар икесе сихергә өйрәнә алганнар ди?!
– Мисырда ул сихергә өйрәнмәде. Ә Мәдьяндә без сихергә өйрәтүче мәктәпләр барын ишетмәдек.
Бану Исраил кавеме мәйданда өмет катыш өметсезлек белән торалар иде.
Аларның куркулары өметләреннән күбрәк иде.
Аллаһ Үзе Имран улына карата рәхимле булсын!
Аллаһ Үзе Бану Исраил кавеменә ярдәм итсен!
Сихерчеләр мәйданга тәкәбберлек һәм горурлык белән чыгып бастылар. Аларның кулында таяк һәм баулар иде.
Алар, сөенеп:
– Бу – безнең сихер көне! – диләр. – Бүген патша безнең ниләр кылырга кодрәтле икәнебезне күрәчәк! Кешеләр дә көчебезгә шәһитләр булачак!
Килеп, сихерчеләр Фиргавенгә әйттеләр:
– Без җиңсәк, бүләкләр булачакмы?
Ул:
– Әйе, – дип җавап бирә. – Ул вакытта сез, һичшиксез, минем якынайтылганнарымнан булырсыз.
Патшаларның бүләге шул. Кешеләр шул бүләкләргә алданалар.
Батырлар шул бүләкләр белән тотылалар.
Сихерчеләр, Фиргавеннең вәгъдәсен ишетеп, чиксез сөенделәр.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий