Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 22 нче кисәк

Бану Исраилнең мескен халәте.
ghk-barking-dog-lgn

Мисыр халкы, үзләренең патшаларыннан үрнәк алып, Бану Исраил кавеменә карата начар мөгаммәләдә була башлыйлар.
Хәтта мисырлыларның балалары да аларны мыскыл иткән һәм этләре аларны урамда куган.
Бану Исраил көн саен яңадан яңа авырлыклар белән очрашканнар.
Муса галәйһиссәлам үзенең кавемен сабырлыкка чакыра һәм аларга юаныч сүзләр әйтә:
– Аллаһтан ярдәм сорагыз һәм сабыр булыгыз. Дөреслектә, җир – Аллаһ Тәгаләнеке. Ул аны мирас итеп кемгә теләсә, шуңа бирә һәм Аллаһтан куркучыларга гомеренең яхшы ахыры әзерләнгән. (Әграф сүрәсе, 128 нче аят)

Ләкин Бану Исраил сабырлык күрсәтми. Алар Муса галәйһиссәламгә:
– Синнән бернинди дә хәерлелек юк! Син безгә ярдәм итә алмадың! – диләр. (Әграф сүрәсе, 129 нчы аят)
Алар әйтәләр:
– Безне син килгәнче дә җәфалыйлар иде, син безгә килгәч тә җәфалыйлар. (Әграф сүрәсе, 129 нчы аят)
Бары тик Муса галәйһиссәлам генә өметсезләнми һәм бөтенесенә сабыр итә.
Муса галәйһиссәлам кавеменә:
– И халкым минем! Әгәр дә сез Аллаһка иман китергән булсагыз, Аңа тәвәккәлләгез! – ди.
Алар:
– Без бер Аллаһка гына тәвәккәллибез. Раббыбыз! Безне гаделсез халыкка фетнә итмә! Үзеңнең мәрхәмәтең белән безне кәферләрдән коткар! – диләр. (Йоныс сүрәсе, 84-86 нчы аятләр)
Фиргавен Бану Исраилгә Аллаһка гыйбадәт кылудан тыя. Һәм үзенең ачуын һәрбер сүзен тыңламаган кешегә юнәлтә.
Җирнең Аллаһныкы булуына карамастан, ул җирдә мәчетләрне төзүне тыя.
Җир Аллаһныкы булуга карамастан, җирдә Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылганнар турында ишетсә, ул ярсый.
Фиргавен нинди надан!!!
Җир бит Фиргавеннеке түгел, ул Аллаһныкы!
Кем соң Аллаһның җирендә кешеләргә Аллаһка гыйбадәт кылудан тыючыдан да начаррак булсын ди?!
Кем соң Аллаһның җирендә кешеләргә үзенә гыйбадәт кылырга мәҗбүриләүчедән дә начаррак булсын ди?!
Ләкин ничек кенә тырышса да, Фиргавен көчсез була. Ул кешеләргә өйләрендә кылырга теләгәнне тыя алмаган.
Муса галәйһиссәлам аша Аллаһ Бану Исраилгә модый әмер бирә:
– Мисырда үзегезнең халкыгызга яшәү урыны турында кайгыртыгыз. Үзегез яшәгән җирләрне Аллаһка гыйбадәт кылу урынына әверелдерегез һәм аларда намаз кылыгыз. Иман китерүчеләрне сөендер! (Йоныс сүрәсе, 87 нче аят)
Фиргавен дә, аның җәлладлары да кешеләрне Аллаһка гыйбадәт кылудан туктата алмый.
Ничек инде колны аның Раббысыннан аерып булсын ди?! Иманлы кешене гыйбадәттән тыярга кемнең көченнән килсен ди?!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий