Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 30 нчы кисәк

Шәригать.
111037309_image_136613739173
Бану Исраил, ниһаять, кеше төсле яши башлыйлар.
Сахрада алар ирекле һәм азат булалар.
Инде хәзер бу кавемгә Аллаһның кануннары – шәригать кирәк була. Аның буенча карар кылып, аларның томыш юлларын яктыртыр өчен.
Кеше бары тик Аллаһ кануннары буенча яшәгәндә генә кеше төсле яши ала.
Дөнья караңгылыкка тиң. Анда Аллаһ тарафыннан бүләк ителгән яктырткыч кирәк.

Мондый яктырткыч пәйгамбәр кулында. Кешеләр хак юлны аның ярдәме белән табалар. Кем дә кем шул яктырткыч артыннан бармый икән, ул сукыр дөя сыман мәңге адашып йөриячәк.
Аллаһ өйрәткәннәрдән тыш уйланып табылган гыйлемнәр – балалар өчен булган хикәятләрдән артык булмаган нәрсәләр алар.
Сезнең иман китермәгәннәрнең мифларын, өйрәнүләрен һәм ырымнарын ишеткәнегез бармы?
Аларның гыйлемнәре наданлыкка, уйдырмаларга һәм шикләргә корылган.
“Аларның моның турында бернинди дә белемнәре юк. Алар бары тик уйдырмалар артыннан гына баралар, ләкин уйдырма хакыйкатьне үзгәртә алмый”. (Нәҗем сүрәсе, 28 нче аят)
Надан әдәплелек – ул артык исраф.
Сезнең пәйгамбәрләр артыннан иярмәүче кешеләрнең башка кеше хакларына җиңел караганнарын күргәнегез бармы? Үзләрен үзләре яратуга буйсынып, алар бөтен чикләрне дә узалар.
Хакимиятләре кешене изүгә, хакларын үтәмәүгә, золым китерүгә әйләнеп кала.
Сез Аллаһ Тәгаләдән курыкмый торган һәм шәригать буенча карар кабул итми торган хакимият башлыкларының сәбәпсез кан түгүләрен, малны тартып алуларын һәм әманәтне бозуларын белмисезме әллә?!
Күпме кеше төрмәләргә тыгыла. Кешеләр төркемнәргә бүленә. Хатыннары калдырылып, ирләре үтерелә.
Беренче һәм икенче бөтендөнья сугышында ничә кешенең үлгәнлеген ишеткәнегез бармы?!
Дөнья – ул караңгылык.
“Бер караңгылык өстенә икенче караңгылык! Әгәр дә ул үзенең кулын сузса, ул аны күрмәячәк. Кемгә Аллаһ нур бүләк итмәгән, аның нуры булмаячак”. (Бакара сүрәсе, 40 нчы аят)
Пәйгамбәрләр, гыйбадәт белән берлектә, кешеләр белән мөгаммәләтне өйрәткәннәр.
Аллаһның илчесе – дини һәм дөньяви нәрсәләрне өйрәтүче булып тора. Ул кешеләрне бөтен кагыйдәләргә дә өйрәтә: ничек итеп дөрес ашарга, эчәргә, утырырга, йокларга.
Әтисе үзенең яраткан балаларына үгет-нәсыйхәт ясаган кебек вәгазьли.
Пәйгамбәрләр белән чагыштырганда, кешеләр – сабыйлар сыман. Алар олыгайган вакытта пәйгамбәрләргә кечкенә чагында әтиләрендә мохтаҗ булган кебек мохтаҗ.
Ә пәйгамбәрләрнең тәрбиясеннән читтә калганнар кыргый агачка охшыйлар. Чөнки кыргый, караусыз булган агач кәкре үсә һәм энәләр белән каплана.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий