Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 31 нче кисәк

Тәурат.
light-of-the-word
Аллаһ Бану Исраилнең моңарчы булган кавемнәр кебек, китаплары булмыйча, адашуларын теләми. Ул аларны сукыр дөяләр кебек адашкан кавемнәрнең язмышыннан коткарырга теләгән.
Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәламгә утыз көн ураза тотып чистарынырга, аннан соң Тур тавына килергә куша.
Аллаһ Тәгалә Тур тавында Муса галәйһиссәлам белән сөйләшеп, аңа китап җибәрергә тели.

Муса галәйһиссәлам үзе белән шәһитләр булсын өчен җитмеш кеше ала. Чөнки Бану Исраил җелеккә үтә торган тискәре халык була.
“Муса үзенең кардәше Һәрунга: “Минем халкым арасында минем урыныма кал, тугры бул һәм бозыклык таратучылар юлыннан барма”, – ди”. (Әграф сүрәсе, 142 нче аят)
Чөнки кешеләргә җитәкче кирәк.
Муса галәйһиссәлам Раббысы белән очрашуны бик теләгән. Шуңа күрә Тур тавына, сөйләшенгән җиргә бөтенесеннән дә иртәрәк килгән.
Аллаһ Тәгалә әйтә:
– Йә Муса! Ни өчен син үзеңнең халкыңны калдырырга ашыктың? – ди. Муса галәйһисәлам:
– Алар миннән ерак булмыйча, минем эземнән баралар. Мин, Рббым, Син риза булсын өчен, Сиңа ашыктым, – ди. (ТаҺә сүрәсе, 83-84 нче аят)
Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәламгә сөйләшенгән көннәрне кырык көн белән тутырырга куша.
Муса галәйһиссәлам Тур тавына килгәч, Аллаһ Тәгалә аңа сүзләр белән мөрәҗәгать итә. Аллаһ аны Үзенең якынайтылганы итә.
Муса галәйһиссәлам, талпынып, Аллаһның күренүен сорый:
– Раббым, миңа Үзеңне күрсәт! (Әграф сүрәсе, 143 нче аят)
Ләкин Муса галәйһиссәлам моңа чыдый алмый. Чөнки “карашлар Аны күрә алмый, ә Ул карашларны чолгап ала. Ул – Үткәрә Күрүче, һәр нәрсәдән Хәбәрдар”. (Әнгам сүрәсе, 103 нче аят)
Хәтта таулар да, Аңа карауны түгел, Аның сүзләренә дә чыдый алмас:
“Әгәр дә Без бу Коръәнне тауга җибәрсәк, син аның смиренно Аллаһтан куркудан ярылганын күрер идең. Без кешеләргә мондый хикәяләрне уйлансыннар өчен җибәрәбез”. (Хәшр сүрәсе, 21 нче аят)
“Ул (Аллаһ) әйтте: “Син Мине күрә алмассың, ләкин тауга кара. Әгәр дә ул үзенең урынында басып кала икән, Мине күрерсең”. Раббысы тауга Үзен күрсәткәч, Ул аны тузанга әверелдерә һәм Муса аңын югалтып егыла. Үз халәтенә килгәч, ул әйтә: “Сиңа дан булсын! Мин Синең каршыңда тәүбә итәм һәм мин – беренче мөселманнардан”.
Ул әйтә: “Йә Муса! Мин сине кешеләрдән пәйгамбәрлек һәм Үзем белән сөйләшү аша өстен иттем. Шуңа күрә Мин сиңа бүләк иткәннәрне ал һәм шөкер итүчеләрдән бул”. (Әграф сүрәсе, 143-144 нче аятләр)
Муса галәйһиссәлам Бану Исраилгә үгет-нәсыйхәт һәм әмерләр язылган сәхифәләрне ала. Аллаһ аларны бөтен җаваплылык белән алып, иң яхшы сүзләренә иярергә әмер бирә.
Муса галәйһиссәлам үзе белән килгән җитмеш кеше янына кайткач, Аллаһның бүләге турында сөйләгәч, алар, оялмыйча:
“Йә Муса! Без сиңа Аллаһны ачык рәвештә күрмичә, ышанмаячакбыз!” – диләр. (Бәкара сүрәсе, 55 нче аят)
Аллаһ Тәгалә аларның оятсызлыкларына ачулана. Һәм кинәт, аларны яшен сугып, көйдерә.
Ул бар иткән яшенгә кашы чыдап тора алмаганны, ничек алар Аны күрүгә чыдасыннар ди?!
Муса галәйһиссәлам, Раббысына мөрәҗәгать итеп: “Йә Рабби! Син теләсәң, аларны минем белән берлектә моңарчы һәлак итә ала идең. Безнең арадагы наданнар кылган гамәлләр өчен, безне һәлак итәрсең микәнни?!” (Әграф сүрәсе, 155 нче аят)
Аллаһ пәйгамбәрнең догасын кабул итә. Ул аларга гомерләрен кире айтара.
Бәлки, хәзер алар шөкер итүчеләрдән булырлар?!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий