Муса галәйһиссәлам. 32 нче кисәк
Бану Исраил мөшрикләр белән күп вакыт Мисырда яшәгән була. Алар үз күзләре белән коптларның күптөрле нәрсәләргә гыйбадәт кылганлыкларын күрәләр. Шуңа күрә Исраил уллары тора бара ширектән, ягъни Аллаһка тиңдәшлек кылудан – Аллаһ Тәгалә беркайчан да гафу итми торган гөнаһтан борылмый башлыйлар.
Иске бинаның диварларыннан су үтеп кергән кебек, аларның йөрәкләренә ширек үтеп керә.
Җайлы вакыт чыгу белән, алар, кыядан су аккан кебек, ширек эшләргә йөгерәләр.
Йөрәкләре пычранган була, ә теләкләре гөнаһка юнәлә. Алар хаклык каршында торып, аны ташлыйлар. Ә адашуга алар колачларын җәеп йөгерәләр.
Бану Ираил, Фиргавеннән качып, Кызыл диңгез аша үткәннәр.
“Һәм алар үзләренең потларына тугры булган халык янына киләләр. Алар: “Йә Муса! Безгә дә аларныкы кебек үк иләһ ясап бир”, – диләр. (Әграф сүрәсе, 138 нче аят)
Муса галәйһиссәлам ачуланып:
– Дөреслектә, сез – надан кешеләр! – ди. (Әграф сүрәсе, 138 нче аят)
Ничек шулай! Нинди гаделсезлек бу?! Моңарчы беркемгә дә бирелмәгән нигъмәтләр бүләк итмәде мени сезгә Аллаһ? Сезне башкалардан өстен итмәде мени?!
Муса галәйһиссәлам:
– Мин сезне дөньяларда өстен иткән Аллаһтан башка иләһ эзлим месоң сезгә?! (Әграф сүрәсе, 140 нчы аят)
Муса галәйһиссәлам Тур тавына үзенең Раббысы белән аралашырга китә.
Ул киткәннән соң, Бану Исраил шәйтанның һәм ширекнең табылдыгы була.
Алар арасында Самирий исемле кеше була.
“Ул аларга тавыш чыгара торган бозау сынын ясый һәм: “Менә сезнең һәм Мусаның иләһе, ул аны онытып калдырган”, – ди”. (ТаҺә сүрәсе, 88 нче аят)
Бану Исраил кавемен шушы бозауга кызыга, аларда фетнә башлана.
Алар шул бозауга сукырларча табына башлыйлар.
“Алар аның җавапка бер сүз дә дәшмәгәнен һәм зыян салырга да, файда китерергә кодрәтле булмавын күрмәделәр мени? Аның алар белән сөйләшмәвен һәм туры юлга чакырмавын күрмәделәр мени?” (ТаҺә сүрәсе, 89 нче аят)
“Һәрун аларга моңарчы әйтте:
– И кавемем минем! Сезне моның белән фетнәгә кертәләр! Сезнең Раббыгыз – Рәхимле. Минем арттан барыгыз һәм мин кушканнарны үтәгез! – ди”. (ТаҺә сүрәсе, 90 нчы аят)
Ләкин Самирийның сихере нәтиҗәсендә, Бану Исраилнең йөрәкләре бозауга карата мәхәббәт белән буташтырылган иде. Һәм алар бу начарлыкны туктатмадылар.
Алар:
– Без моңа гыйбадәт кылудан Муса кайтканчы туктамаячакбыз! – диделәр. (ТаҺә сүрәсе, 91 нче аят)
Комментарии: |