Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 33 нче кисәк.

Җәза.
cielo02

Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәламгә кавеменең Самийрийның сихере белән фетнәгә төшүе турында белгертә.
Муса галәйһиссәламнең бик нык күңеле төшә һәм ул ярсуланып кайта.
Ул үзенең кавеменә һәм кардәше Һәрунга карата ярсый.
Ул:
– Йә Һәрун! Аларның адашуга кергәннәрен күргәч, минем арттан килерггә нәрсә комачаулады сиңа?! Син минем сүземнән чыктыңмы әллә?! – ди. (ТаҺә сүрәсе, 92-93 нче аятләр)

Һәрун, гафу үтенеп:
– И минем әниемнең улы! Мине сакалымнан һәм башымнан тотма! Мин синең: “Син Исраил улларын аердың һәм минем үгетләремне үтәмәдең”, – дип әйтүеңнән курыктым, – ди. (ТаҺә сүрәсе, 94 нче аят)
– Дөреслектә, кешеләр мине көчсез дип исәпләделәр һәм мине үтерергә әзер булдылар.
Ул әйтте:
– Йә Рабби! Мине һәм минем кардәшемне гафу ит һәм безне Үзеңнең рәхмәтеңә керт, Син – рәхимлеләрнең дә Рәхимлесе! (Әграф сүрәсе, 150-151 нче аятләр)
Шуннан соң, Муса галәйһиссәлам Самийрийга таба юнәлде:
– Йә Самийрий! Син нәрсә кыласың?!
Самийрий, үзенең гаебен танып:
– Моңа минем нәфесем чакырды, – ди. (ТаҺә сүрәсе, 96 нчы аят)
Муса галәйһиссәлам:
– Кит! Бу дөньяда сиңа: “Мин сезгә кагылышлы түгел, ә сез миңа, – дияргә туры килер, – ди. (ТаҺә сүрәсе, 97 нче аят)
Шулай, Муса галәйһиссәлам аны ялгызлыкта калдырып, шул рәвешчә җәза бирә.
Хәзер Самийрий, гомеренең ахырына хәтле, кыргый кебек кешеләрдән еракта яшәячәк. Беркем дә аның белән дуслашмаячак, һәм ул да беркем белән дә дуслашмаячак.
Шуннан да авыррак җәза бармы икән?!
Әйе! Кешеләрне ширек белән пычраткан бәндәдән борылырга кирәк. Кешеләрне Аллаһтан ераклаштырмакчы булган кеше башкалардан ераклашырга тиеш.
Аллаһның җирендә торып, кешеләрне Аллаһка тиңдәшләр кылырга чакырган кеше өчен бөтен җир төрмәгә әверелергә тиеш.
Муса галәйһиссәлам Самийрий ясаган, ләгънәт кылынган бозауны яндырып, көлен диңгезгә очырырга боера.
Нәтиҗәдә, Бану Исраил үзләре гыйбадәт кылган нәрсәнең бары тик тузан гына булуын күрделәр.
Муса галәйһиссәлам Бану Исраилгә мөрәҗәгать итеп:
– И кавемем! Сез бозауга табына башлаганда үзегезгә үзегез гаделсез булдыгыз. Үзегезне Бар Итүче каршында тәүбә итегез һәм гаебе булмаганнар золымчыларны үтерсен. Сезне Бар Итүче каршында сезнең өчен шулай яхшырак булыр, – ди. (Бакара сүрәсе, 54 нче аят)
Бозауга гыйбадәт кылмаганнар, аңа гыйбадәт кылганнарны үтерделәр. Менә шулай Аллаһ Тәгалә аларның тәүбәләрен кабул итте.
Аллаһ Әйтә:
– Бозауга гыйбадәт кылганнарга Раббыларының ачуы, бу дөньяда түбәнчелек булыр. Ялган уйлаучыларны без шулай җәзалыйбыз. (Әграф сүрәсе, 152 нче аят)
Бозау колы булганнарның язмышы шундый! Һәм бөтен мөшрикләрнең дә Кыямәт көненә хәтле язмышы шул!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий