Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 37 нче кисәк

Бану Исраил Муса галәйһиссәламнән соң.
nadvigayuschayasya_burya_v_pustyne_1920x1200

Үзенең диннән китүе аркасында җәзаланып, Бану Исраил сахрада адашып йөргән вакытта Муса галәйһиссәлам үлә.
Аллаһ аларны мескен халык итә. Аларга Аллаһның ачуы төшә.
Галәмнәрне бар итүче Аллаһ аларга моңарчы беркемгә дә бирелмәгән нигъмәтләр бирә. Ул аларны хакимлек итүчеләр итә һәм алардан пәйгамбәрләр чыгара.

Фиргавен Бану Исраилгә каты газаплар китергән. Ул ирләрне үтереп, бары тик хатыннарны гына калдырган. Ә Аллаһ аларны Фиргавен һәм аның гаиләсенең золымлыгыннан коткара.
Ул аларга диңгез аша юл ача. Ул Фиргавенне һәм аңа ияргәннәрне аларның күз алдында батыра.
Ул аларны болытлар белән кояштан саклый. Ул аларга күктән кош ите һәм баллы ризык җибәрә.
Ул аларга иң чиста су булган чишмәләрне ача.
Ул аларга аларның ризыкларында бәрәкәт бирә.
Шушыларның бөтенесенә алар диннән китү һәм Аллаһның сүзеннән чыгу белән җавап бирәләр.
Бану Исраил хәтта бөтенесеннән дә көчлерәк алар өчен борчылган Муса галәйһиссәламнең дә ачуын чыгаралар.
Ә Муса галәйһиссәлам алар турында хәтта ата-аналарыннан да артыграк кайгырткан.
Муса галәйһиссәлам күкрәк баласын ашатучы әнидән дә, яки ятим улын мәхәббәт белән әйләндереп алган анадан да кайгыртучанрак иде.
Бану Исраил аны яманлаганда, рәнҗеткәндә, ул алар өчен дога кылган. Алар аны мыскыл иткәндә, ул алар өчен борчылып елаган.
Алар аңа нинди генә рәнҗү китерсәләр дә, ул аларны кайгырткан.
Ул аларны Фиргавен коллыгыннан, төрмә сыман Мисырдан, бәхетсез кол томыштан коткарган.
Ә алар Аллаһ каршында өстен булган Муса галәйһиссәламне мыскыл иткәннәр, түбәнсеткәннәр, тыңламаганнар.
Шундый кавем түбәнсенүгә, җәфа-газапларга, мәңгелек адашуга һәм оттыруга лаеклы түгел мени?!!
Дөреслектә, үзләренең кылган гамәлләре өчен алар әле тагын да катырак җәзага лаеклы.
“Аллаһ аларга гаделсез булмады, алар үзләре үзләренә гаделсезлекләр кылдылар”. (Әли Гыймран сүрәсе, 117 нче аят)

(Абдул Хәсән Али Хәсән ән-Нәдәвинең “Пәйгамбәрләр тарихы”ннан)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий