Яңа фикерләр:

postheadericon Исхак галәйһиссәлам

65487_182343075111489_128654030480394_689128_6631174_n
Ибраһим галәйһиссәлам һәм аның хатыны Сараның башта балалары булмый.
Билгеле булганча, хатын-кыз зур яшькә җиткәч, ул бала таба алмый.
Сара менә шундый бала таба алмый торган олы яшьтә булганда, Аллаһ Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламне, хатыны Сараның Исхак исемле ир бала табачагы белән шатландыра. Ә Исхакның Ягъкуп исемле малае булачагын белгертә.
Гәҗәеп! Бу хәл бик тә гәҗәеп!

Ләкин бу безнең акылларыбыз кысаларына гына сыеп бетә торан нәрсә түгел.
Без иләһи көч каршында көчсез. Безнең белән була торган вакыйгалар бөтенесе дә Аллаһ ихтыяры белән була.
Аллаһ бер нәрсәгә бул дисә, ул әйбер була. Һәм бары тик Аллаһ Тәгалә генә безгә нәрсәнең хәерлегә, нәрсәнең зыянга икәнлеген белә. Безгә зыян кебек күренгән нәрсәләр дөреслектә, безнең өчен файда булырга һәм шулай ук безнең өчен файда кебек күренгән нәрсәләр дөреслектә, безгә зыян салырга мөмкин.
Шуңа да без Аллаһ Тәгаләгә буйсынып, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тиешбез.
Фәрештәләр килеп Ибраһим галәйһиссәламне шул хәбәрне җиткерәләр. Тик Ибраһим галәйһиссәлам дә, хатыны Сара да, инде олы яшьтә булалар. Шуңа күрә дә, моңа бик нык аптырап калалар.
Аллаһ Тәгалә бу хакта Коръәндә болай ди (мәгънәсе): «Безнең илче фәрештәләребез, бала белән сөендерер өчен, Ибраһим галәйһиссәламгә килеп сәлам бирделәр. Ибраһим: «Сезгә дә сәлам булсын», — диде. Озакка сузмыйча, Ибраһим симез бозау итен пешереп кунаклар алдына алып килде. Кунаклар кулларын иткә сузмагач, Ибраһим аларны яратмыйча, хәтта алардан шикләнеп куркуга төште. Фәрештәләр әйттеләр: «Син бездән курыкма, дөреслектә, без Лут кавемен һәлак итәр өчен җибәрелгән фәрештәләрбез».
Ибраһим галәйһиссәламнең хатыны да шунда аяк өстендә иде, хатыны Ибраһимның куркуыннан көлде. Сөенеч хәбәр бирдек, ул хатынга Исхак исемле бала тудырмагы белән вә Исхактан Ягъкуб исемле бала булыр, дип. Ул хатын әйтте: «Вәй, нинди гаҗәп! Карт карчык булганым хәлдә бала тудырырмынмы? Ошбу минем ирем дә карт инде, без карт кешеләрдән бала булуы бер гаҗәп эш». Фәрештәләр әйттеләр: «Аллаһ Тәгаләнең кодрәтенә гаҗәпләнәсезме? Әй пәйгамбәрлекләре ачык булган йорт әһелләре! Сезгә Аллаһның рәхмәте вә бәрәкәте булачак. Ул — Аллаһ, эшләгән эшләрендә макталырга тиешле булган бик олуг бер зат». (Һүд: 69 – 73)
Мәгънәсе: «Минем хак мөэмин бәндәләремә хәбәр бир, дөреслектә, Үземә итагать итүче бәндәләремне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт итүчемен. Минем җәзам – Миңа итагать итмәүчеләргә бик каты газап. Бәндәләремә Ибраһимнең кунакларыннан хәбәр бир!». Кунаклар Ибраһим янына кергәч, сәлам бирделәр, алар фәрештәләр иде, Ибраһим: «Мин сездән куркамын», — диде. Фәрештәләр әйттеләр: «Син бездән курыкма, без сиңа шатлыклы хәбәр китердек, сездән бер галим бала туачак». Ибраһим гәләйһиссәлам әйтте: «Гаҗәп, сез миңа карт көнемдә бала белән сөенеч бирәсезме? Нинди гаҗәп нәрсә белән хәбәр бирәсез!». Фәрештәләр әйттеләр: «Без сиңа булачак хак хәбәр белән сөенеч бирәбез, син өмет өзүчеләрдән булма!». Ибраһим әйтте: «Әлбәттә, мөэмин бәндә Раббысының рәхмәтеннән өмет өзмәс, бары тик адашкан кешеләр генә өмет өзәрләр». (Хиҗер: 49 – 56)
Шулай, Исхак галәйһиссәлам туа һәм әти-әнисе тарафыннан тәрбияләнә.
Үскәч, әтисе кебек үк, кешеләрне Аллаһка иман китерергә чакыра башлый.
Әгәр дә иман китереп, Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылсалар, Аңа берәүне дә тиңләмәсәләр, аларны бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхет көткәне белән шатландырды ул. Ә инде көферлекләрендә калып, Аллаһка буйсынмасалар, ул вакытта аларны мәңгелек Җәһәннәм газабы көткәнлеге белән куркытты.
Исхак галәйһиссәлам өйләнгәч, аның Ягъкуб исемле малае туа. Шушы бала белән, Аллаһ Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламне шатландырган хәбәр тормышка аша.
Коръәндә бу хакта болай диелә (мәгънәсе): «Ул Ибраһимгә, барча галәм сәлам әйтер. Яхшы эшләрне кылучыга, Без шулай изгелек итәбез. Ибраһим, Безнең хак мөэмин колларыбыздан. Дөреслектә, Исхакны бирәчәгебез белән шатлыклы хәбәр бирдек, ул Исхак изгеләрдән һәм пәйгамбәрләрдән булды. Ибраһимгә һәм Исхакка эшләрендә һәм нәселләрендә бәрәкәт бирдек һәм аларның нәселеннән килгән кешеләрнең кайберләре изгеләр һәм кайберләре көферлек һәм бозыклык белән үзләренә ачык золым итүчеләрдән». (Саффәт: 109 – 113)
Исхак галәйһиссәлам ошбу дөньядан киткәнчегә кадәр кешеләрне туры-хак, иман юлына чакыра.
Ул вафат булгач, аның дәгъвәт юлын, малае Ягъкуб галәйһиссәлам дәвам итә.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий