Яңа фикерләр:

postheadericon Лут галәйһиссәлам. 1 нче кисәк

istoriya_luta
Иорданиядә, борынгы шәһәрләрдән саналган, «Сәдүм» дигән бер шәһәр бар. Ул «Үле диңгез» буенда урнашкан.
Моннан инде күп еллар элек, анда кешеләр дә яшәгән. Ләкин алар дәими рәвештә бозыклыкта яшәгәннәр. Аллаһ хәрам кылган нәрсәләрне үзләренә рөхсәт итеп, барча бозыклыкларны яхшыга саныйлар. Ә изгелекләрне начар гамәлләрдән саныйлалар. Алар көннәрен яңадан яңа бозыклыклар уйлап чыгарып үткәрәләр.

Хәтта, Аллаһ хәләл кылган хатыннарын ташлап, ир-атлар белән зина кыла башлыйлар. Һәм шуның белән, моңарчы җир йөзендә берәү дә кылмаган беренче зур фәхишәлек һәм гөнаһ эшлиләр.
Үзләренең бозык әхлаклары белән, Үзенә гыйбадәт кылыр өчен яраткан Раббыларын бөтенләй оныталар.
Аллаһ Тәгалә Лут галәйһиссәламне аларга туры юлны күрсәтүче итеп, пәйгамбәр итеп җибәрә.
Ул Ибраһим галәйһиссәламнең абыйсының малае иде. Ул аның белән Фәләстыйн җиренә күченеп шунда калган була.
Лут галәйһиссәлам бозыклыкка баткан кавемне, көферлекләрен ташлап һәм тәүбә кылып, бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакыра башлый.
Гөнаһлы эшләрен ташламасалар, аларны Аллаһ Тәгаләнең газабы табар дип куркыта. Ә инде тәүбә итсәләр һәм Аллаһка кайтсалар, Аңа гына гыйбадәт кылып бу дөньядан иман белән китсәләр, аларга ахирәттә Җәннәт булачагы белән сөендерә.
Әмма аларның йөрәкләрендә тәкәбберлек авыруы була. Шуңа күрә Лут галәйһиссәламгә бик азы гына иярә, бик азы иман китерә. Калганнары аны мыскыллап көләләр һәм:
– Без сиңа иман китермибез, чөнки син безнең кебек үк бер бәндәсең һәм әгәр дә син шул эшеңне туктатмасаң, без сине бу җирдән куып чыгарабыз, — диләр.
Лут галәйһиссәлам бу сүзләргә игътибар бирмичә дәгъватен дәвам итә.
Бу турыда Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай ди (мәгънәсе):
«Кардәшләренә Лут пәйгамбәр әйтте: «Әллә сез Аллаһтан курыкмыйсызмы, Аллаһка гыйбадәт кылу урынына һичнәрсәгә ярамаган нәрсәгә гыйбадәт кыласыз. Мин, әлбәттә, сезгә хак пәйгамбәрмен ки, миннән зарар күрүдән сез имин. Аллаһтан куркыгыз, Аңа каршы барудан сакланыгыз һәм минем әмеремә итагать итегез! Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен сездән бүләкләр сорамыйм, минем гамәлемнең савабы — галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ хозурында». (Шәгыйрьләр: 161 – 164)
Лут галәйһиссәлам аларга карата рәхимле була. Аларның шундый хәлдә булуларын кызганып яхшылык теләп кабаттан-кабат аларны тәүбәгә чакыра.
Ул фәхишәлек гамәлләрнең дингә дә, акылга да сыймаганлыгын аңлата.
Коръәндә бу хакта болай диелә (мәгънәсе):
«Дөньяда кешеләр арасыннан сез ирләргә якынлык кылып, Раббыгыз сезнең өчен бар иткән хатыннарны калдырасызмы? Сез хәләлдән хәрамга үтүче юньсез кавем!». (Шәгыйрьләр: 165 –166)
Мәгънәсе: «Лутны хәтерләгез, ул кавеменә әйтте: «Ничек инде сез белә торып, бик яман фәхеш эшне эшлисез? Ничек инде сез хатыннарны куеп, ирләргә якынлык кыласыз? Сез эшегезнең ахыры ничек булачагын уйламый торган җәһил кавем!». (Нәмел: 54 – 55)
Кәферләр Лут галәйһиссәламне һәм аңа иман китергән барча мөэминнәрне изгелеккә чакырганнары өчен, җирләреннән куып чыгармакчы булдылар.
Аллаһ Тәгаләдән бу бозык кавемне юкка чыгару турында боерык килде.
Башта фәрештәләр Ибраһим галәйһиссәлам янына килделәр.
Ул аларны кунак итеп ризык тәкъдим итте. Әмма фәрештәләр, нурдан яратылган нәфис мәхлуклар, ашамыйлар, эчмиләр, Аллаһка гөнаһ кылмыйча Аның кушканнарына гына буйсыналар, Аның сүзеннән һич чыкмыйлар. Алар Раббыларының теләге белән төрле сурәтләргә керергә мөмкиннәр.
Фәрештәләрнең Ибраһим галәйһиссәламгә килүе хакында Коръәндә болай диелә (мәгънәсе):
«Сиңа ирештеме Ибраһим пәйгамбәрнең хөрмәтле кунакларының хәбәре? Ул кунаклар Ибраһим хозурына кергәч, сәлам бирделәр, Ибраһим дә аларга сәлам бирде һәм күңеленнән: «Болар ят кунаклар, танымыймын», — диде. Ибраһим кунакларга кайда барганын белдермичә, хатыны янына аш хәзерләргә китте, бераз вакыт үткәч, симез бозау итен китерде. Ул итне кунакларның алларына якын куйды, кунаклар исә ашамадылар, чөнки алар фәрештә иделәр, ләкин Ибраһим белми иде. Ибраһим кунакларга: «Ашамыйсызмы?», — диде. Кунаклар ашамагач, Ибраһимнең күңеленә курку төште, ихтимал бу кешеләр начар ният белән килгәннәрдер, дип уйлады. Кунаклар үзләренең фәрештәләр икәнне белдереп, Ибраһимгә: «Курыкма», — диделәр һәм зур галәмәт буларак, бер ир бала белән Ибраһимгә сөенеч бирделәр. Кунакларның сүзен ишетеп, Ибраһимнең хатыны Сара, кунаклар алдына тавышланып чыкты вә йөзенә сугып әйтте: «Мин бала тапмый торган карчыкмын, миндә кайдан бала булсын?», — дип. Фәрештәләр әйттеләр: «Раббың — Аллаһ, без әйткәнчә әйтте, чынлыкта Ул — Аллаһ, һәр эшне хикмәт белән эшләүче вә һәрнәрсәне белүче». Ибраһим җибәрелгән илчеләрдән: «Әй илчеләр, сез нинди эш белән килдегез?», — дип сорады. Фәрештәләр: «Без, бозыклык кылучы кавемне һәлак итәр өчен җибәрелдек, алар өстенә балчыктан ясалган ташларны яудырмак өчен, ул ташлар Раббың хозурында чиктән чыгып азган кавемнәрне үтерү өчен хәзерләнгән», — диделәр. Без ул шәһәрдән, Лут кавеменнән мөэмин булган кешеләрне чыгардык. Лут пәйгамбәр кавеме шәһәрләрендә бер генә мөселман йортын таптык, ягъни Лут пәйгамбәр йорты гына мөселман йорты иде. Алар яшәгән шәһәрләрдә, аларның һәлак булганлыгын күрсәтүче галәмәтләр калдырдык, Аллаһның рәнҗетүче газабыннан куркучылар өчен». (Зарият: 24 – 37)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий