Яңа фикерләр:

postheadericon Лут галәйһиссәлам. 2 нче кисәк

sodom-and-gomorrah
Ибраһим галәйһиссәлам:
– Ул кавем бәлки тәүбә итәр вә аларның араларында Лут галәйһиссәлам бар», — дип, фәрештәләргә бераз кичектерергә сорагач, фәрештәләр:
– Без анда кем барлыгын беләбез», — диделәр.

Аллаһ бу күренеш хакында болай диде (мәгънәсе):
«Җибәрелгән фәрештәләр Ибраһимгә шатлык хәбәре белән килгәч, ул фәрештәләр әйттеләр: «Без бу Лут шәһәренең халкын һәлак итүчебез, тәхкыйк ул шәһәрнең халкы имансыз залим булдылар». Ибраһим әйтте: «Бит ул шәһәрдә Лут пәйгамбәр бар». Фәрештәләр әйттеләр: «Без ул шәһәрдә кемнәр барлыгын яхшы беләбез, әлбәттә, без Лутны һәм аңа ияргән мөэминнәрне коткарачакбыз, бары тик хатынын коткармабыз, чөнки ул газапта калучылар арасыннан булды». (Гәнкәбүт: 31 – 32)
Мәгънәсе: «Әй Ибраһим! Лут кавеме хакында бәхәсләшүдән читләш, тәхкыйк, Раббыңнан аларга газап белән әмер килде, шиксез аларга газап килүче, инде ул килүче газап алардан һич тә кире китмәс». (Һуд: 76)
Шуннан соң фәрештәләр бик тә чибәр ир-ат сурәтенә кереп Сәдүм шәһәренә киләләр һәм Лут галәйһиссәламнең йортында тукталалар. Лут галәйһиссәлам үзенең йорт әһелен кисәтеп, килгән кунаклар хакында беркемгә дә сөйләмәскә куша. Ләкин, иман китермәгән ха- тыны чыгып кешеләргә хәбәр итә һәм Җәһәннәм әһелләреннән була.
Бу хакта Аллаһ тәгалә болай ди (мәгънәсе):
«Аллаһ хакны инкяр итүче кәферләргә Нух пәйгамбәрнең һәм Лут пәйгамбәрнең хатынын мисал итеп зекер итте. Бу ике хатын Безнең ике изге колларыбызның кул астында иделәр, бу ике хатын үзләренең ирләре булган пәйгамбәрләргә хыянәт иттеләр, ирләренә зарар итәргә теләделәр. Бу ике хатынның ирләре булган бу ике пәйгамбәр, Аллаһ газабыннан һичнәрсәне кире җибәрә алмадылар, ягъни пәйгамбәр булсалар да, хыянәтче хатыннарын Аллаһ газабыннан коткара алмадылар. Вә ул хатыннарга утка керүчеләр белән бергә утка керегез, дип әйтелде». (Тәхрим: 10)
Күп вакыт узмады, Лут галәйһиссәламнең ишеген шакыйлар һәм кавеме Лут галәйһиссәламнән кунакларын таләп итәләр.
Ул кавеме белән төрлечә сөйләшеп карый.
Аларга:
– Аллаһтан куркыгыз, мине кунакларым алдында мине хурлыкка калдырмагыз, сезнең арагызда акыллы ир юкмы әллә? — дип кисәтә.
Берничек тә аларны туктата алмагач, кәферләрдән сакланыр өчен, ул көч-куәт булуын тели.
Кунаклар аңа:
– Әй Лут, хакыйкатьтә, без Раббыбызның илчеләре, һич тә курыкма! Һәм бу эшне безгә калдыр, без Аллаһның әмерен үтәрбез. Син иман китергән кешеләрне ал да, Аллаһның газабы төшкәнче бу җирдән чыгып кит, — диләр.
Төн узып киткәч, башка иман китергән мөэминнәр белән Лут галәйһиссәлам ул бозык-залим кешеләр җирлегеннән чыгып китә.
Иртән җир тетри башлый. Шәһәрнең асты өскә килә.
Аллаһ Үзенең чиксез кодрәте белән таш яудырып, ул золымлык һәм бозыклык чыганагы булган урынны җир белән тигезли.
Бу хакта Аллаһ тәгалә Коръәндә болай ди (мәгънәсе):
«Илче фәрештәләребез Лут хозурына килгәч, Лут фәрештәләр хакында кайгыра калды, чөнки фәрештәләр бик чибәр егетләр кыяфәтендә килделәр. Лут аларның фәрештә икәнлекләрен белмәде, хәтта алар хакында күкрәге кысылды, күңеле сынды һәм әйтте: «Бу көн авыр көн, ни булыр инде?». Лутның явыз хатыны: «Лутка бик чибәр кунак егетләре килде, барып файдаланыгыз», — дип залимнәр арасына хәбәр таратты. Әлеге азган халык Лут өенә йөгерешеп килделәр, моннан элек тә алар яман эшләрне кылдылар. Аларның яман эшләре шул: яшь егетләрне кызлар итеп кулланырлар иде. Лутның кунаклары янына йөгерешеп килүләре дә шуның өчен иде. Лут аларга әйтте: «Әй кавемем, менә минем сезгә кызларым, никахлап алыгыз да, якынлык кылыгыз, алар сезне гөнаһтан пакьләр. Аллаһтан куркыгыз, хәләл бар чагында хәрамнан сакланыгыз, мине кунакларым алдында рисвай итмәгез! Әллә сезнең арагызда бу яман эшнең кабахәтлеген белүче бер ир дә юкмы? Әгәр арагызда акыллы ир булса, сезне бу эштән тыяр иде». Әйттеләр: «Әй Лут, үзең беләсең, синең кызларыңда безнең хаҗәтебез юк, дәхи безнең нәрсә теләгәнебезне дә беләсең ки, без синең кунакларыңны телибез». Лут әйтте: «Әгәр минем сезгә куәтем җитсә иде, яки бер куәтле җәмәгатькә мөрәҗәгать итәргә көчем булса иде, әлбәттә, мин сезне ни эшләтергә белер идем». Фәрештәләр әйттеләр: «Әй Лут, без Раббыңның илчеләребез, кавемең сиңа һич зарар кыла алмас, син кичнең бер вакытында өй җәмәгатеңне алып чыгып кит, сездән һичберегез аерылып калмасын, мәгәр залимнәр ягына авышкан хатыныңны алып чыкма, тәхкыйк кәферләргә килә торган газап хатыныңа да ирешер. Дөреслектә, бу кәферләрнең газап кылынырга вәгъдәләре таң вакытыдыр, әллә таң якын түгелме?». Аларга газап белән әмеребез килгәч, шәһәрләрен астын өскә әйләндердек һәм алар өстенә таш яудырдык, ул ташлар кыздырылган булды. Раббың хозурында «газап ташы» дип галәмәтләнмеш. Ул ташлар башка залимнәргә дә ерак түгел». (Һуд: 77 – 83)
Шулай итеп, Аллаһ тәгалә Аңа иман китермичә кәфер булганнарны газап кылып юкка чыгарды, ә инде иман китереп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелганнарны саклап алып калды.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий