Яңа фикерләр:

postheadericon Аралашу әдәбе проекты буенча әдәби викторина

image_57627_15-7 яшьлек балалар өчен

 

Тәмле сүзне кызганма,

Син, дустым, сөйләшкәндә,

Ягымлы һәм мөлаем бул,

Кешегә эндәшкәндә.

 

Уеннар:

 

1. “Мин башлыйм – син дәвам ит” (Мәкальләр)

Тыйнаклык кешене бизи.

Тәмле сүз – җан азыгы.

Ачу саклау – начар гадәт.

Якты чырай – такта чәй.

Татлы тел – тимер капканы ачар.

Кунак булсаң – тыйнак бул.

 

2. Сорауларга җавап:

А) Сез кунакка йөрергә яратасызмы?

Б) Кунак нинди булырга тиеш?

В) Кунакта кеше үзен ничек тотарга тиеш?

Г) Табын янында ризыкны ничек ашарга кирәк?

Д) Ашар алдыннан нинди матур сүз әйтәбез?

 

3. “Кулъяулык алыш”

Уен барышы. Балалар түгәрәккә басалар. Кулына кулъяулык алган бала кунакка әйтелә торган матур сүзләрне әйтә.

а) Ф.Бәдретдин “Рәхмәт” хикәясен уку.

б) Фикер алышу:

-Нәрсә ул тәмле сүз?

-Ни өчен тәмле сүз дип атыйлар?

-Сез нинди тәмле сүзләр беләсез?

-Тәмле сүзләрне кайда кулланасыз?

 

4. “Капма-каршы әйт!”

Яхшы-начар, тырыш-ялкау, дус-дошман, чиста-пычрак, тәртипле-тәртипсез, юмарт-саран һ.б.

 

5. “Дөрес сайлап ал!”

Буталып беткән әкият геройлары рәсемнәрен дөрес аерып куй. (“Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”, “Сертотмас үрдәк”, “Койрыклар”, “Өч кыз”)

 

Җырлы-биюле уен “Куш кулым”.

Урман буйларына менәм,

Урман буе ямьлегә.

Бир кулыңны, мин дә бирәм

Дус булырга мәңгегә.

 

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Син бит минем якын дустым,

Менә сиңа куш кулым.

 

Алма бакчасына кереп,

Алма ашыйсым килә.

Син алмасы, мин чәчәге

Булып яшисе килә.

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “109 нчы «Курай» балаларның танып белү – сөйләм юнәлеше буенча үсеше эшчәнлеген өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерелешле балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе

ХАННАНОВА ЛӘЙСӘН РӘСИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий