Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Күңелле уенчыклар”

уенч1 нче кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыль 

 

Максат: уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту, предметларны дөрес әйтергә йөрәтүне дәвам итү, аның кулланышын әйтеп бирүне ныгыту, төсләрне аера белү һәм дөрес әйтүне камилләштерү, гади җөмләләр төзүне формалаштыруны дәвам итү, сүз байлыгын үстерү.

Җиһазлар: курчак, капчык, уенчыклар (шалтыравык, шакмак, куян, туп, әтәч, машина, аю).

Сүзлек өстендә эш: кызыл, яшел, зәңгәр, сикерә, почмак.

Балалар белән алдан эшләнгән эш: уенчыклар белән уйнау, уен аша кулланышын билгеләү, әңгәмә үткәрү.

Шәхси эш: пассив балаларны шөгыльгә тарту, әңгәмә барышында активлаштыру.

Методик алымнар: ситуация, сорау – җавап, физминутка, өй төзү, йомгаклау.

Шөгыльнең структурасы:

1) Кереш өлеш – ситуация “Безгә бүген кунакка курчак килгән”.

2) Төп өлеш.

3) Физминутка “Күрсәт әле, үскәнем”

4) Өй төзү.

5) Йомгаклау.

 

Балаларны оештыру:

Шөгыль барышында балалар ярым түгәрәктә утыралар.

 

 

Шөгыль барышы.

1. Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунакка Алсу исемле курчак килгән. Әйдәгез әле аның белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, курчак.

Тәрбияче: Балалар, курчак нинди?

Балалар: Курчак матур.

Тәрбияче: Ул безгә буш кул белән килмәгән, ә “серле капчык” алып килгән. Хәзер без сезнең белән капчыктагы ниләр барын белербез.

 

2. Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу – шакмак.

Тәрбияче: Ул нинди төстә?

Балалар: Кызыл төстә.

Тәрбияче: Шакмак тәгәриме?

Балалар: Юк аның почмаклары бар.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу куян.

Тәрбияче: Куян нишли?

Балалар: Куян сикерә.

 

Тәрбияче: “Бу нәрсә?”

Балалар: Туп.

Тәрбияче: Туп нишли?

Балалар: Туп сикерә, туп тәгәри.

Тәрбияче: Бер бала туп турында шигырь сөйли.

 

“Туп”

Әмина елый үкереп

Тубым суга төште дип.

Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул елгада.

 

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу – әтәч.

Тәрбияче: Әтәч ничек кычкыра?

Балалар: Кикрикүк-кикрикүк.

Тәрбияче: Бер бала шигырь сөйли әтәч турында.

 

“Әтәч”

Иртән бик иртә тора

Канат кагып кычкыра

Кикрикүк, кикрикүк.

Тор иртәрәк : эшең күп.

 

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу – машина.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу – аю.

Тәрбияче: Аю ничек йөри?

(Балалар күрсәтергә тиешләр)

 

3. Физминутка “ Күрсәт әле, үскәнем”

Бергәләп басыйк әле,

Түгәрәк ясык әле.

Аюлар ничек йөри,

Бергәләп ясыйк әле.

 

4. Балалар, менә безгә күп кунаклар килгән (аю, куян, әтәч, курчак ). Без бүген аларга өй төзибез.

Бу нәрсә?

Балалар: Бу – шакмак.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу – өчпочмак.

Тәрбияче: Шакмак өстенә өчпочмак куябыз һәм без өй төзибез. (Һәр бала үз алдында эшли) Менә без сезнең белән аюга, әтәчкә, куянга өйләр төзедек.

 

5. Йомгаклау. Балалар, безгә бүген кем кунакка килде?

Балалар: Курчак килде.

Тәрбияче: Ул безгә нәрсә алып килде?

Балалар: “Серле капчык” һәм уенчыклар.

Тәрбияче: Нинди уенчыклар? (Куян, әтәч, туп, шакмак, машина, аю) һәм без сезнең белән өй төзедек.

Әйдәгез курчак белән саубуллашабыз.

Балалар: Сау бул, курчак.

 

 

 

Кулланылган әдәбият.

1. К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова “Уйный-уйный үсәбез” – Казан: Мәгариф, 2005.

2. Закирова К.В. “ Әхлак нигезе – матур гадәт”(Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп – әхлак тәрбияләү): Методик кулланма/ К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “76 нчы гомумүстерешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

САФИУЛЛИНА ГӨЛЧӘЧӘК ИЛДУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий