Яңа фикерләр:

postheadericon Ягъкуп галәйһиссәлам

usuf_yakub
Ягъкупның әтисе — Исхак галәйһиссәлам дөньяга килгәнче үк, Аллаһ Тәгалә Ибраһим галәйһиссәлам белән Сараны туачак оныклары Ягъкуп белән шатландыра.
Бу хакта Коръәндә болай диелә (мәгънәсе):
«Ибраһим галәйһиссәламнең хатыны да шунда аяк өстендә иде, хатыны Ибраһимның куркуыннан көлде, сөенеч хәбәр бирдек, ул хатынга Исхак исемле бала тудырачагы белән һәм Исхактан Ягъкуп исемле бала булыр», — дип». (Һуд: 71)

Ягъкуп галәйһиссәлам зур үскәнчегә кадәр, әтисе — Исхак галәйһиссәламдә тәрбияләнә.
Соңыннан әтисе яныннан чыгып китеп, Фәләстыйндагы Хәрран дигән җиргә юнәлә.
Юлда аны йокы басып, төшендә фәрештәләрнең шул урында төшеп-менгәннәрен күрә.
Ул урын хәзерге вакытта, Фәләстыйндагы Әл- Әкъса мәчете икәнлеге белән билгеле була.
Ул урыннарны менә ничә еллар инде яһүдләр басып алып, үзләренеке диләр. Әлбәттә, аларның бу җирләрне үзләренеке дип атаулары уйдырмадан артык түгел, чөнки алар Әл-Әкъса мәчетен җимереп, үзләренең гыйбадәт кылу урыны дип атаган, Сөләймән һәйкәлен төземәкче булалар.
Ләкин яһүдләр күпме генә мәкерлек кылсалар да, Аллаһ Тәгалә җиңүне мөселманнарга бирәчәк. Чөнки яһүдләр тәкәбберләнделәр һәм көферлектә батып Аллаһның ләгънәтен алдылар.
Аллаһ Тәгалә бу дөньяны һәм бөтен кешелекне бары тик тәүһид өчен, ягъни Аңа тиңдәшләр кылмыйча Үзенә генә гыйбадәт кылсыннар өчен ярата. Һәм бөтен пәйгамбәрләрне дә ул кешеләргә шуның өчен җибәрә.
Ягъкуп галәйһиссәлам дә башка пәйгамбәрләр кебек, әтисе кебек үк кешеләрне изгелеккә чакырып, бозыклыктан, гөнаһлы эшләрдән ераклашырга өнди, Аллаһ Тәгаләдән куркып, гөнаһларны ташлап, бер Аңа гына гыйбадәт кылырга чакыра.
Ягъкуп галәйһиссәламнең, унбер баласы була.
Ягъкуп галәйһиссәламне Исраил дип йөртәләр һәм шуңа да аның нәселе «Банү Исраил» дип атала.
Банү Исраил Аллаһка иман китереп, Аңа итагать итеп, Ягъкуп галәйһиссәламне тыңлап яшиләр. Шулай итеп көннәр, еллар уза…
Әмма шәйтан үзенең эшен, вәсвәсәсен ташламый.
Аларның әхлаклары бозыла һәм алар бозыклыклар эшләп, җир өстендә золымлык тарата башлыйлар.
Аллаһның әмереннән ераклашып гөнаһлы эшләргә баталар. Хәтта, аларны хак юлга өндәүче, Аллаһның диненә чакыручы пәйгамбәрләрне дә үтерәләр һәм шуның белән Аллаһ Тәгаләнең ачуын алалар.
Аллаһ Раббуль-Гыйззә аларны маймыллар һәм дуңгызлар сурәтенә кертеп, Үзенең рәхмәтеннән сөрә.
Шулай итеп, яһүдләр Аллаһның ләгънәтенә дучар булалар.
Ул кавем арасыннан бәгъзеләре иман китереп, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелалар. Алары Раббыбызның рәхмәтенә ирештеләр.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий