Яңа фикерләр:

postheadericon Шөгайб галәйһиссәлам. 1 нче кисәк

Oak_tree_by_attila0427-1024x640
Аллаһ Тәгалә Шөгайб галәйһиссәламне Мәдьян әһелләренә пәйгамбәр итеп җибәрә.
Мәдьянлылар гарәпләрдән булып, Шәм җирлеге тирәсендәге Мәган дигән урында яшиләр.

Хәзерге урыннар белән чагыштырганда, аларның яшәү җирлекләре төньяк Сәгуд Гарәбстанындагы Тәбүк шәһәренең төньяк-көнбатышына һәм Иорданиянең көньягына туры килә.
Шөгайб галәйһиссәлам үзенең нәселе белән Ибраһим галәйһиссәламгә тоташа.
Ул бик тә матур сөйләүчән була, шул сәбәпле аны пәйгамбәрләр хатыйбы дип тә исемлиләр.
Шөгайб галәйһиссәлам пәйгамбәр итеп җибәрелгән әлеге кавем, золым һәм бозыклык белән танылалар.
Алар үз араларында да золымлык тараталар. Юлбасарлык белән шөгыльләнеп, кешеләрнең малларын көч белән тартып алалар.
Сату эше белән шөгыльләнсәләр, үлчәүләрне бозып, алучыга тиешеннән азрак бирәләр, ә үзләре сатып алсалар, тиешлесеннән артыгын көчләп, куркытып алалар.
Белгән кешеләрне дә, белмәгәннәрен дә җәберләп, гаделсез рәвештә башкаларның өлешләрен ашау, хакларын хтәмәү алар өчен гадәти гамәлгә әйләнә.
Болардан да түбәнрәк гамәлләре — алар башлары белән бер дә уйлап тормыйча, шәйтанга алданып, “Әл-әйкә” исемле зур һәм куе бер агачка табыналар.
Алар хәтта шул агач ризыкландыра һәм дөньяда нәрсә сорасалар да, ул бирә дип, Аллаһ Тәгалә бар иткән шул агачны гына зурлыйлар һәм хөрмәтлиләр.
Шөгайб галәйһиссәлам беренче эш итеп үз кавемен иманга чакыра башлый.
Барча нәрсәне юктан бар кылган Аллаһ Тәгаләне исләренә төшерә.
Алар табына торган агач, мәхлукатларның берсе булып, бернинди файда да, зыян да итә алмаганлыгын һәм ул агачта кеше тормышына бәйле бер төрле сер дә юк икәнлеген аңлата.
Тәүбә итеп, бер Аллаһка кайтырга һәм кешеләрне рәнҗетмичә, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә чакыра.
Ләкин Шөгайб галәйһиссәламгә бик аз кеше иман китерә. Күбесе тәкәбберлектә булып, көферлектә кала бирәләр.
Алар аңа:
– Әгәр дә син безнең ата-бабаларыбыз табынган әйберләргә табынудан тыюыңны туктатмасаң, без сине һәм сиңа иман китереп ияргән барча кешеләрне үзебезнең җиребездән куып чыгара- чакбыз һәм каты газап кылачакбыз, — дип яныйлар.
Шөгайб галәйһиссәлам кавеменең рәнҗетүенә бик зур сабырлык күрсәтә.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий