Шөгайб галәйһиссәлам. 3 нче кисәк
“Шөгайб әйтте:
– Сездән Аллаһның хөкемнәренә ышанучы һәм ышанмаучы булса, Аллаһ арабызда хөкем иткәнгәчә кадәр сез — ышанучылар, сабыр итеп түзегез. Ул хөкем итүчеләрнең иң хәерлесе.
Шөгайб кавеменнән ышанмаучы тәкәбберләре әйтте:
– Әй Шөгайб, үзеңне һәм сиңа ияреп иман китергәннәрне шәһәребездән чыгарырбыз, яки безнең динебезгә кайтарылырсыз, — дип.
Шөгайб әйтте:
– Без сезнең динегезне яратмасак та, ялган динегезгә безне көчләп кайтарырсызмы? Юк, кайтара алмассыз!
Шөгайб әйтте:
– Аллаһ, Үзенең рәхмәте белән безне сезнең ялган динегездән коткарганнан соң янәдән шул батыл дингә кайтыйкмы? Әгәр сезнең батыл динегезгә кире кайтсак, Аллаһка нәрсә дип җавап бирербез? Безнең ялган динегезгә кайтуыбыз һич тә дөрес булмас! Тәрбиячебез — Аллаһ теләсә генә, ләкин батыл дингә кайтуны Аллаһ, әлбәттә, теләми. Аллаһ Тәгалә һәрнәрсәне белеме белән чорнап алды, без Аллаһка тәвәккәл кылдык, сездән курыкмыйбыз.
– Әй Раббыбыз! Безнең белән кавемебез арасында булган хәлне хаклык белән хөкем ит! Син, әлбәттә, эшне ачыклаучыларның хәерлесе.
Шөгайб кавеменнән олуг кәферләре әйттеләр:
– Әгәр Шөгайбка иярсәгез, шул сәгатьтә үк һәлак булырсыз, – дип.
Ягъни, Ислам диненә керүдән үз кавемнәрен үлем җәзасы белән куркытып тыйдылар.
Ул кәферләрнең астыннан җир тетрәде һәм өйләреннән дә чыга алмыйча, бөгелеп төшеп һәлак булдылар.
Шөгайбны ялганчы диюче кәферләр шәһәрләрендә гүя тормаган да кебек булдылар, Шөгайбны ялганчы диюче кәферләр һәлак булучылар.
Шөгайб алардан борылды һәм әйтте:
– Әй кавемем! Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештердем һәм сезне үгет-нәсыйхәт кылдым, инде мин Аллаһка ышанмаган һәм миңа дошман булган кәферләрнең һәлак булулары өчен ничек кайгырыйм?». (Әгъраф: 87 – 93)
Һәм «Һуд» сүрәсендә Лут галәйһиссәлам кыйссасыннан соң, Аллаһ Тәгалә болай дип әйтә (мәгънәсе):
«Һәм Мәдйән халкына пәйгамбәр итеп кардәшләре Шөгайбны җибәрдек.
Ул әйтте:
– Әй кавемем, Аллаһка гыйбадәт кылыгыз! Ул Аллаһтан башка сезнең иләһегез юк. Бер нәрсәне үлчәп кешегә биргәндә киметеп үлчәмәгез! Дөреслектә, мин сезне бик байлыкта күрәмен һәм Кыямәт көненең чолгап алучы газабыннан сезнең өчен куркамын.
– Әй кавемем, үлчәүләрегезне гаделлек белән үлчәгез! Һәм үлчәүләрдә кешеләр әйберләрен киметмәгез һәм җир өстендә бозыклык кылып йөрмәгез! Әгәр хак мөэмин булсагыз, кәсепләрегездә һәм сәүдәләрегездә файда аз булса да, сезнең өчен хәерледер, әмма үлчәүне киметеп алган файда — хәерсез, хәрамдыр. Мин сезгә сакчы түгелмен, һәр эшегезне күзәтеп бетерә алмам, үз эшегезне үзегез карагыз!
Кәферләр әйттеләр:
– Әй Шөгайб! Аталарыбыз гыйбадәт кылган сыннарыбызны ташларга һәм үзебезнең малларыбызда үзебез теләгәнчә эш кылуны ташларга синең намазың кушамы?
Көлеп әйттеләр:
– Әлбәттә, син шәфкатьле һәм туры юлга күнүче бер кешесең.
Әйтте:
– Әй кавемем, уйлап карагыз, әгәр мин Раббымнан көчле дәлилләр белән килгән булсам һәм мине үзеннән яхшы ризык белән ризыкландырса һәм мин сезне нәрсәдән дә булса тыйсам, мин үзлегемнән чыгып эшләмим. Бары тик көчем җиткән хәтле эшегезне хак юлга салырга телим, сезне төзәтүдә миңа уңышка ирешмәк юк, инсаф белән Аңа кайтамын.
– Әй кавемем, миңа карышмагыз, миңа карышуыгыз Нух кавеменә, яки Һуд кавеменә, яки Салих кавеменә ирешкән газап кебек газап ирешүгә сәбәп булмасын! Бит Лут кавеменең һәлакәте сездән ерак түгел, сакланыгыз! Раббыгыздан ярлыкау сорагыз, аннары тәүбә итеп Аңа кайтыгыз! Дөреслектә, минем Раббым тәүбә итеп төзәлүчеләргә шәфкатьле һәм аларны сөюче.
Кавеме әйтте:
– Әй Шөгайб, син сөйләгән сүзләрнең күбрәген аңламыйбыз һәм арабызда сине бик зәгыйфь күрәбез, әгәр синең нәсел туганнарың (кабиләң) булмаса иде, без сине ташлар белән бәреп үтерер идек, һәм син безгә алай бик кадерле-газиз, көчең җитә торган кеше түгелсең”. (Һуд сүрәсе, 84 – 95)
Комментарии: |