Яңа фикерләр:

postheadericon Әюп галәйһиссәлам. 1 нче кисәк

80972641_1290274239_CDEEE2EEE3EEE4EDE8E920F4EEED203037203037
Әюп галәйһиссәлам дә Шөгайб галәйһиссәлам кебек нәселе буенча Ибраһим галәйһиссәламгә тоташа.

Әт-Табари исемле галим, үзенең тарих китабында Әюп галәйһиссәламнең яшәгән урыны Дамаск шәһәренең көньягындагы Әль-Бәсәния исемле җирдә булган, дигән фикерне әйтә. Кайбер башка тарихчылар әйтүе буенча, Әюп галәйһиссәлам “Үле диңгез”нең көньяк өлешендә булган Әдүм исемле җирдә яшәгән. Аллаһу әгъләм.
Тарих һәм тәфсир белгечләре әйтүләренчә, Әюп галәйһиссәлам бик тә бай булып, балалары да күп кеше була.
Аллаһ Тәгалә биргән бу нигъмәтләргә шөкер итеп ул Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яши торган була.
Аллаһ Тәгалә Әюп галәйһиссәламне бик зур сынаулар белән сыный. Ә Әюп галәйһиссәлам исә Раббысыннан булган сынауларны сабырлык белән уздыра.
Шулай, Аллаһ Тәгалә Әюп галәйһиссәлам бик каты авыру белән сыный. Хәтта аның тәне бик каты һөчсезләнеп ябыга. Шуның өстенә, аңа бирелгән байлык-нигъмәтләр бөтенесе дә Раббысының теләге белән юкка чыга.
Кешеләр бу хәлне күреп аны мыскыл итәләр һәм бер-берсенә:
– Әюпнең Аллаһка гыйбадәт кылуы, хәзерге хәлендә файда бирерме икән? — дип көлешәләр.
Ләкин, алар иң зур авырлыклар пәйгамбәрләргә, аннары изгеләргә, аннары изгеләр кебекләргә килгәннәрен белмиләр.
Кеше үзенең иманы, дине микъдарына карата сынала.
Шуңа да пәйгамбәрләргә иң зур сынаулар, авырлыклар булган.
Әюп галәйһиссәлам бу авырлыкларга зур сабырлык күрсәтә.
Кешеләр барысы да аның яныннан ераклашалар, киселәләр, аны читләтеп узалар. Бары тик хатыны гына аның белән булып ярдәм итә һәм Аллаһка гыйбадәттә була.
Бу хәлне хәзерге тормышта да тасвирлый алабыз.
Әгәр бер кеше баеса, яки шәһәр башлыгы яисә президент кебек бик зур түрә булса, ул вакытта күп кенә кешеләр үзләренең бер тиенлек дөнья мәсьәләләрен хәл итәр өчен, аның янына якынрак булырга тырыша. Барысы да аны мактый, икейөзлеләнә, янында сыпырына, ялагайлана һәм башкалар. Ә инде көннәрдән бер көнне шул кеше фәкыйрьгә әйләнсә, байлыгын югалтса, ул вакытта, аның янында дөнья өчен булган кешеләр аңардан читләшә һәм ерагая башлыйлар. Чөнки бу кешедән аларга бер хаҗәт тә калмый һәм икенче бай һәм урынлы кешегә таба якыная башлыйлар.
Аллаһ Тәгалә кешегә байлык биреп, яки аны фәкыйрь кылып иманын сыный. Әмма зәгыйфь, сай фикер йөрткән кешеләр боларны аңламый һәм үз файдаларын гына уйлап, хәсрәтләнәләр.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий