Сценарий: “Күңелле шигырьләр иртәсе”
Залда өйнең эчке бизәлеше. Балалар урындыкларга кереп утыралар.
Алып баручы: Кадерле дусларыбыз. Без сезнең белән “Күңелле шигырьләр” иртәсенә җыелдык.
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң – анаң, әби – бабаң
Сине сөя торган тел.
Безнең әби-бабаларыбыз борынгыдан үз телләрендә сөйләшеп яшәгәннәр, гомер иткәннәр. Безнең көнгәчә телебезне саклап гореф-гадәтләребезне үтәп килгәннәр. Тел – күңел ачкычы. Без дә бүген үзебезнең телдә матур-матур шигырьләр сөйләрбез, кызыклы уеннар уйнарбыз.
(Салмак көй астында залга әби килеп керә. Кулында кызыл төенчек).
Әби: Улым, алтыным, әйдә тизрәк җыен, абыеңнарга коймаклар илтеп кайтыйк.
Малай Нияз: И әбекәй, әбекәем. Безгә бит кунаклар килде, без бәйрәм ясарга булдык.
Әби: И-и-и. Күрмичә дә торам икән. Исәнмесез, балакайларым.
Балакайлар: Исәнме, әбекәй.
Малай Нияз: Әбием, әйдә син дә безнең белән бәйрәм ит.
Әби: Рәхмәт, балам. Мин алайса йон эрли торырмын, сезне тыңлап утырырмын.
(Әби йон эрләргә утыра).
Азалия: “Туган телем” (Энҗе Мөэминова)
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем.
“Балам!” – диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием!” – дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Артур: “Өч матур сүз” (Нәкый Исәнбәт)
– Әйт миңа син өч матур сүз,
Уйлап әйт син, бәбкәем!
– Мин яраткан иң матур сүз,
Иң якын сүз: әнкәем!
Калмый аннан бер матур сүз,
Һәрвакыт син әйткәнең.
– Бергә әйткән ул матур сүз:
– Әткәем дә әнкәем!
Бар өченче бер матур сүз.
Ул матур сүз – илкәем.
Анда бу йорт, төп бабамнар,
Илкәем – үз җиркәем.
Нәфисә: “Ак кыш” (Роберт Миңнуллин)
Яратам мин ап-ак төсне
Бөтен дөнья ап-ак төсле
Куяннар да ак тун кигән,
Каеннар да ак туннан.
Бүреккә дә керфеккә дә,
Борынга да ак кунган.
Шундый якты, шундый нурлы,
Бөтен дөнья ак кына…
Ап- ак була белә шулай
Безнең туган як кына.
Алып баручы: Әйдәгез, бер уйнап алыйк: “Чума үрдәк, чума каз”.
Нияз: “Безнең бакчада” (Резеда Вәлиева)
Йөри безнең бакчага
Бик күп төрле балалар,
Төрле-төрле телләрдә
Сөйләшә белә алар.
“Дустым” сүзен дүрт телдә
Өйрәндем мин үзем дә,
Әйтә беләм дүрт телдә
“Исәнмесез” сүзен дә.
Өйрәндек без җырлар да
Төрле телдә җырларга
Төрле әниләр килә
Ул җырларны тыңларга.
Төрле костюмнар киеп
Йөрибез җырлап – биеп,
Атадык без бу бәйрәмне
Дуслык бәйрәме диеп.
Ильяс: “Кар бабай”.
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
Муса: “Туган илем” (Әхмәт Исхак)
Нинди матур минем Туган илем,
Җир шарында тиңдәш юк аңар!
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Шаулап ага озын елгалар.
Ал чәчәкләр үскән болыннарда
Уйнап-көлеп йөри балалар,
Сандугачлар белән бергә кушылып,
Ил шатлыгын җырлыйлар алар.
Әби: Булдырасыз, балалар.
Мин бер табышмак әйтәм,
Әткәм-әнкәмнән калган.
Әгәр җавабын тапсагыз,
Уеннар итәр дәвам.
“Кечкенә генә бер әби
Йөгерә – йөгерә йон җыяр”.
Балалар: Орчык!
Әби: Бик дөрес. Һәрбер эшнең җае бар, ботканың да мае бар, диләр. Әйдәгез түгәрәк ясап утырыгыз. Бу орчыкның ике ягы бар: бер яктан – җеп эрләү, икенче яктан – күңел ачу. Орчык башы кемгә карап туктаса, шул кеше берәр һөнәр күрсәтә.
Әйләндерәм орчыкны.
Ниязга карап туктады.
Нияз бер мәкаль әйтсен (бака булып сикерсен, кәҗә булып кычкырсын, әтәч булып кычкырсын, табышмакка җавап бирсен).
“Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай җайлырак”. (Куян)
Булдырдыгыз, балалар.
(Азалия, Зәринә, Муса, Әдилә бүлмә артына кәҗә бәтиләре һәм бүре булып киенергә керә).
Булат: “Сөйләшәләр безнеңчә” (Хакимҗан Халиков)
Җирдә нинди илләр юк,
Нинди генә телләр юк.
Һәркем сөйли үзенчә,
Сөйләшәләр безнеңчә,
Эреп китәм май кебек,
Йөзәм тулган ай кебек,
Яктырганнан яктыра.
Күңелдә таң аттыра
Балдан да татлы телем,
Нәфис һәм затлы телем.
Ш. Ильназ: “Куыш уйнаганда” (Әминә Бикчәнтәева)
Әй чабабыз, чабабыз,
Якын гына арабыз
Абый әйтә: Тотам, – ди
Чатыр – чытыр, чытырман,
Юк, – мин әйтәм, – тоттырмам!
Ә мин бирмәм сүземне,
Менә тоттым үзеңне!
Әй чабабыз, чабабыз,
Бер дә уйнап армыйбыз!
Очып кына икәү бергә
Айны менеп карарбыз!
Н. Ильназ: “Шуабыз” (Нәҗип Мадъяров)
Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлал тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар, буран дип тормыйбыз.
Шуабыз да шуабыз.
Диләрә: “Беренче рәхмәт” (Әхмәт Исхак)
Алсу хәзер зур кыз инде
– Аңа өч тулган.
Алсу бүген абыйсының
Яулыгын юган.
Шатлыктан нәни Алсуның
Күзләре яна
Рәхмәт әйткән моның өчен
Абыйсы аңа.
Мөмкин түгел шатланмаска
Бит шундый рәхәт.
Чын күңелдән эшләп алган
Беренче рәхмәт.
Дилэ: “Кыр кәҗәсе” (Роберт Миңнуллин)
Нишләтергә кәҗәбезне?
Аптыратты кәҗә безне.
Бер генә дә тыеп булмый
Бер дә ябып куеп булмый!
Ача – кача, ача – кача
Аптыратты кача – кача.
Ялан кырдан кайтып керми,
Куркыталмый аны берни!
Әби: И балакайларым, йон эрләп утырып кәҗәләремне оныта язганмын бит. Кая әле карап керим үзләрен. Кәҗәләрем – бәтиләрем, сез кайда? Әйдәгез, әйдә.
(Әби кәҗәләрне тотып алып керә, балалар түгәрәккә баса).
“Наза әби” уены”
Борын Наза әбидә
Өч кәҗә яшәгән ди
Бу кәҗәләр тормышта
Бер кайгы белмәгән ди.
(Кәҗәләр сикерәләр, сөзешәләр, тыпырдыйлар).
Әби урманга йөрткән
Ашаткан ди яшел үлән
Сулар алып эчергән
Чиста салкын чишмәдән.
(Әби кәҗәләрне ашата).
Яшәгән усал бүре
Кәҗәне дошман күреп.
Якын килеп китә ди
Тотарга ният кылып.
(Бүре узенә хас хәрәкәтләр ясап тугәрәк тышында йөри).
Әби моны белгән икән
Җыйган да болай дигән:
– Янымда булыгыз! – дип
Юл чыкмаска өйрәткән.
(Бүлмәгә елап Белмәмеш керә).
Белмәмеш: Мин бернәрсә дә өйрәнә алмыйм, булдыра алмыйм, мәктәпкә бармыйм.
Алып баручы: Борчылма, Белмәмеш, без сиңа булышырбыз, бездә кал, балалар белән уйнарсың, өйрәнерсең, шигырьләрен тыңларсын.
Самат: “Йомшак кар” (Әминә Бикчәнтәева)
Салкын саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре өстеңә куна
Үзләре матур һәм салкын була.
Камил: “Безгә тынычлык кирәк” (Әхмәт Ерикәй)
Шаулый урман, гөрли болын,
Яфрак яра тал тирәк,
Яшел бакча төзү өчен,
Безгә тынычлык кирәк.
Тормышны, җирне ярату-
Безнең беренче теләк,
Зур заводлар салу өчен,
Безгә тынычлык кирәк.
Зәринә: “Сүз тыңлаучан булыгыз” (Резеда Вәлиева)
Курчакларым, килегез,
Яңа йортны күрегез.
Менә бусы – ишеге,
Рәхим итеп керегез!
Шаулашмагыз, елашмагыз,
Тату гына торыгыз.
Сез бит инде дәү курчаклар,
Сүз тыңлаучан булыгыз.
Әмир: “Туп, туп , тубыбыз” (Әминә Бикчәнтәева)
Туп, туп, тубыбыз,
Син безнең матурыбыз,
Тишмәбез дә ярмабыз да,
Оста тота кулыбыз.
Туп, туп, тубыбыз,
Без акыллы булабыз
Ялгыш кына җиргә төшсәң,
Буялсаң без юарбыз.
Салават: “Тиен” (Әнәс Кари)
Урманда бар зур койрыклы
Җитез тиен,
Агач башларында яши
Кышын – җәен.
Агачлардан агачларга
Сикереп үтә,
Чикләвекләр ашап шунда
Гомер итә.
Зәринә: “Минем гөлем”.
Тәңкә карларны себереп
Тышта буран котыра,
Тәрәзә төбендә гөлем
Ал чәчәктә утыра.
Янып торган чәчәкләре
Бүлмәбезне балкыта,
Тышта январь, ә чәчәкләр
Җәй исләре аңкыта.
Илнур: “Гөлләр” (Лена Шагыйрьҗан)
Үстерде гөлләр Гөлнара,
Шундый матурлар алар.
Урамнан үтүчеләр
Бары да сокланалар.
Гөлнара үстергән гөлләр
Күмелделәр чәчәккә.
Ул аларны бүләк итеп
Алып килде бакчага.
Белмәмеш: Искә төште, искә төште.
Мин бит бер уен беләм.
Уеннар бит, балалар,
Витамин кебек алар.
Күңелләрне үстерә,
Йөрәкләргә көч бирә.
Әйдәгез “Зәңгәр чәчәк” уенын уйнап алыйк.
Булат: Бар кечкенә пескәем,
Бик акыллы дускаем.
Ап-ак йонлач күлмәге
Бизи безнең бүлмәне.
Әмир: Без бәхетле, шат балалар,
Без кайгыны белмибез.
Эх, ямьле соң,
Күңелле соң.
Безнең Туган илебез!
Зилә: Әтиләр, Әниләр,
Бабайлар, әбиләр,
Бакчага килегез!
Килегез, карагыз –
Нәрсәгә өйрәнә
Бакчада балагыз,
Кадерле балагыз,
Бәхетле балагыз.
Алия: Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип телең йотма –
Туган телне онытма!
Нияз: Минем бар бер эткәем
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә.
Сөмбел: Урамда буран,
Мин өйдә торам
Тәрәзә аша
Тик авыз ерам.
Кәмилә: Тышта яңгыр ява коеп
Утыра куян боегып
Өйгә кермичә калган
Бөтен җире чыланган.
Алып баручы: Ак куян, йомшак куян, син кайда? (Ак куян сикереп чыга).
“Ак куян”
Ак куянга ни булган
Әллә инде авырган
Урыннан да торалмый
Иптәшен дә табалмый.
Куян, куян, син сикер
Иптәшең табып китер.
Алып баручы: Булдырдылар. Белмәмеш сиңа бездә ошадымы? Безнең балалар нинди матур шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар.
Белмәмеш: Рәхмәт, балалар сез бик акыллы, булган икәнсез.Тырышкан табар –
ташка кадак кагар. Сез миңа бик булыштыгыз. Хәзер инде мәктәпкә ашыгыйм. Сау булыгыз.
Әби: Ә мин сезне, балакайларым, тәмле коймаклар белән сыйлыйм. Акыллы, тәртипле, тәмле телле булып үсегез, әти – әниегезгә игелекле балалар булыгыз.
Балалар: Рәхмәт, әбекәй, авырма, сызланма.
Татарстан Республикасы
Саба муниципаль районы
“Шәмәрдән 1 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
КАМАЛЕЕВА ӘМИНӘ ХАҖИНУР КЫЗЫ
Комментарии: |