Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Үткәннәргә сәяхәт”

Безымянный5-6 яшьлек балалар өчен

 

Бурычлар:

Өйрәтү бурычлары: балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү.

Үстерү бурычлары: музей педагогикасын кулланып, балаларны истәлекле, тарихи әйберләр белән таныштыру; әби-бабай белгән йолаларны онытмыйча яшь буынга җиткерү; халкыбызның күңел җәүхәрләренең нәрсә икәнен балаларга аңлату; татар халкының милли киемнәре, сәнгать үрнәкләре, халык аваз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

Тәрбия бурычлары: туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһаз һәм материаллар:

Күрсәтмә материал: сандык, сандык эчендә күлмәк, читек, чулпы, түбәтәй, калфак, чәк-чәк.

Тарату материалы: калфак формалары, милли бизәкләр.

Балалар белән әзерлек эшләре: шигырьләр, мәкальләр, татар халык уенын өйрәнү, милли бизәкләр кисү.

Тәрбияче әзерлеге: калфак формалары әзерләү, презентация ясау, татар көйләре табу.

 

 

Шөгыль барышы:

Хәерле көн, балалар. Сезнең кәефләрегез ничек? Минеке дә бик яхшы. Әйдәгез әле барыбызның да кәефә яхшы, йөзендә елмаю булсын өчен, мин сезгә үземнең елмаюны таратам. Ә сез бер-берегезгә бирерсез.

-Булдымы, барыгызның да йөзендә елмаю барлыкка килдеме. Бик яхшы, мин шат. Урындыкларга утырабыз.

-Балалар, әйтегез әле, без сезнең белән нинди Республикада яшибез?

-Татарстан Республикасында яшибез.

-Ә безнең Татарстан Республикасында татарлар гына яшиме?

-Юк, безнең Республикада күп төрле милләт кешеләре, бик тату, дус яшиләр.

-Балалар, һәрбер милләтнең үз теле, гореф – гадәтләре, үзләренә генә хас матур җырлары, киемнәре бар. Без башка халык турында кайдан белә алабыз?

-Китаплар укып, рәсемнәр карап һәм музейларга йөреп белә алабыз.

-Экранга карагыз әле, мин сезгә башка балалар бакчасында урнашкан музейларны күрсәтеп китәсем килә, нинди темага багышланган микән алар, игътибар белән карагыз.

 

Презентация карау

-Балалар, әйтегез әле, сез нинди музейлар күрдегез? (Чәчәкләргә, сәдәфләргә, рус халык өе күренеше, рус матрешкалары, татар халык өе куренеше)

-Безгә ни өчен музейлар кирәк, кем белә? (Балалар җавабын тыңлау)

-Әйе, бик дөрес, музейлар булмаса без үткәннәребез турында белә алмас идек.

-Кемнең әти-әниләре белән музейга барганы бар? Анда сез ниләр күрдегез?

(Балалар сөйләүе.)

 

-Ә безнең төркемдә музей бармы? Ул нинди темага багышланган?

-Безнең төркемдә татар халкының өй куренеше музее бар.

(Ишек шакыла һәм әби керә.)

-Исәнмесез, балакайларым.

-Исәнме, әби.

-Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?

-Рәхмәт, әби, бик яхшы, сезне күрүебезгә бик шат без.

-Балалар, минем кече оныгым сезнең балалар бакчасына йөри. Ул сезнең төркемдә музей барлыгын сөйли дә, сөйли. Менә шул үзем исән чакта киләчәк буын үз халкының гореф – гадәтләрен онытмасын дип, үземнең хәзинәләр тутырган сандыгымны алып килдем әле.

 

(Юлиана шигырь сөйли)

Хәтерләүдән курыкма син,

Үткәнеңне онытма син.

Бел син ерак бабаларның,

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди моңнар, нинди көйләр,

Безгә калдырып киткәнен.

 

-Нинди матур серле сандык бу, чынлап та, сандыкта хәзинәләр бар микән?

(Вера шигырь укый)

Әбиемнең матур сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул.

Гомер буе җыйган хәзинәме, әллә инде күңел бизәгеме

Нинди серләр саклый икән ул?

 

-Сандыгым тулы хәзинә, әйдәгез әле бергә карап китик. (Әби сандыкны ача )

-Менә сезгә 1 нче хәзинәм, ул минем яшь чагында кигән күлмәгем. Элекке заманда мондый матур күлмәкне үзең тегеп, матурлап чигеп кия торган идек без, хәзерге замандагы шикелле магазиннарда булмый торган иде, әниләр, әбиләр кичләрен утырып теккәннәр. Сезгә ошыймы минем күлмәгем?

 

-2нче хәзинәм, ул минем бизәнү әйберләре. Күп гасырлар элек тә, хәзерге заманда да хатын – кыз бик матур киемнәр бизәнү әйберләре тагып йөрергә яраткан.

-Балалар, сез беләсезме бу нәрсә?

-Чулпы. Әйдәгез бергәләп кабатлыйк әле, исегездә ныграк калсын.

-Исебездә ныграк калсын өчен Диләрә безгә шигырь сөйләп китәр.

 

Чың –чың итеп чыңлыйлар

Толымнарда чулпылар.

Иңбашына хәтле төшкән

Матур көмеш алкалар.

 

-Булдырдың, Диләрә, утыр.

 

-3 нче хәзинәм, я, әйтегез әле, бу нәрсә?

-Түбәтәй.

-Кемнәр кия торган баш киеме?

-Әтиләр, абыйлар, бабайлар һәм малайлар.

-Әби, безнең балалар түбәтәй уенын беләләр, уйнап күрсәтсеннәр әле үзеңә.

 

(Түбәтәй уены уйнала)

Түбәтәеңне кигәнсең, бик ераклардан килгәнсең

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм дигәнсең.

Түб, түб, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.  (3-4 тапкыр уйнатыла.)

 

-Булдырдыгыз, балакайларым, без яшь чакларда да бу уенны уйный идек бик күңелле була иде, рәхмәт онытмаганыгыз өчен.

 

-Хәзер инде 4 нче хәзинәмне карап китик. Кем белә, бу нәрсә?

-Читек, әйдәгез әле тагын бер кат кабатлыйк. Читек.

-Читекләрдән кемнәр йөргән? Альберт сөйләп кит әле, кемәр читектән йөргән микән.

 

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

 

-Булды, балакаем, шундый татар телен белгән балалар булса, безнең телебез югалмас дип уйлыйм, рәхмәт.

-Сезгә бүләк итәсе килгә хәзинәләрем бетте, миңа өйгә кайтырга кирәк, балалар. Бирелгән хәзинәләрне саклагыз, буыннан – буынга калдырыгыз, шулай матур итеп музейлар ясагыз, өйгә кайткач әни, әбиләрегезгә сөйләгез, бәлки аларның да сезнең бакчага бүләк итәрдәй хәзинәләре бардыр.

-Туктале, әби, ашыкма, сез безгә бик күп бүләкләр белән килгәнсез. Әйдәгез, балалар, без дә әбинең бәләкәй оныгына бүләк итеп татар калфагы ясап җибәрик, сез ризамы?

 

-Өстәлләр янына килегез, анда сезнең һәрберегезгә калфак куелган, сезгә шул калфакларны матурларга татар орнаментлары беркетергә кирәк булыр. Иң матурын әбинең оныгына бүләк итәрбез. Эшне башладык.

-Менә әби кайтып оныгыңны шатландыр, сәхнәләрдә җырлаганда безнең калфакны киеп җырлар.

-Ай, балалар онытып китеп барам бит, сезгә чәк-чәк пешергән идем, менә авыз итеп карагыз, татарның яратып ашый торган ризыгы бу. Сау булыгыз, балалар, мин тагын киләрмен әле.

-Балалар, әйдәгез әби алып килгән бүләкләрне үзебезнең музейга урнаштырыйк. Иртәгә кече төркем балаларын чакырып, аларга күрсәтербез, әби сөйләгәнне сөйләрбез.

(Балаларны чәк-чәк белән сыйлау.)

 

 

Татарстан Республикасы

Зәй муниципаль районы

 “Кояшкай” гомумүстерешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

МИНҺАҖЕВА ГӨЛНУР НАРИМАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий