Яңа фикерләр:

postheadericon Бәйге: “Мин – Казанлы!”

казань 46-7 яшьлек балалар өчен

 

Ни өчен без Казан турында өйрәнәбез? Казан турында сөйләшәбез?

– Чөнки без Казанда яшибез.

– Казан – безнең туган шәһәребез.

– Казан – Татарстанның башкаласы.

 

Әйе. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Аның зифа каенлы урманнарын, көмеш сулы күлләрен, балык белән тулы киң елгаларын бик яратабыз. Үзебезнең телебезне белергә, яратырга, аның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә телибез.

Бүген без балаларның белемнәрен тикшерербез.

 

Ә хәзер «Мин – Казанлы!» исемле бәйгебезне башлыйбыз. Бүген бездә «Ак барс» һәм «Алтын ай» командалары көч сынаша. Казан турында төрле сорауларга җавап бирсәгез, төрле биремнәрне үтәсәгез, белемнәрегезне күрсәтсәгез, уңышлы чишсәгез – димәк, сез Казанлы исеменә лаеклы.

 

«И, туган тел!» – музыкаль өзек яңгырый. (Бергә җырлау)

 

«Ак барс» – командасы:

«Ак барслар» җиңәр, оттырмас

Сезгә куып тоттырмас!

 

«Алтын ай» командасы:

«Алтын айлар» бик зирәк

Зирәк һәр җирдә кирәк.

 

«Тел чарлау сәхифәсе»

 

  1. Безнең республикабыз ничек атала? (Татарстан)
  2. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (Казан)
  3. Россиянең башкаласы нинди шәһәр? (Мәскәү)
  4. Татарстанның президенты кем? (Миннеханов)
  5. Аны бәйрәмнәрдә, тантаналы минутларда яңгыраталар. (Гимн)
  6. Татарстан гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (Барс)
  7. Россиянең президенты кем? (Путин)
  8. Сөембикә манарасы кайсы шәһәрдә? (Казан)
  9. Татар кызының милли баш киеме. (Калфак)
  10. Татарстанда балык исемен йөртүче шәһәр. (Алабуга)
  11. Яр Чалы шәһәре нәрсә белән дан тота? (КамАЗ)
  12. Татар егетенең милли баш киеме. (Түбәтәй)
  13. Татарстанның иң зур елгасы. (Идел)
  14. Шәһәребезнең мэры кем ул? (Метшин)
  15. Казанның юбилеена нинди яңа төр транспорт булды? (Метро)
  16. Казанның һәм Казан кунакларын йөз елдан артык нинди шәһәр транспорты йөртә (Трамвай)

 

Татарстан Республикасының Флагын дөрес итеп буя.

Рәсәйнең Флагын дөрес итеп буя.

 

 Татарстандагы тагын нинди шәһәрләрне беләсез?

 Ә сез нинди шәһәрләрне беләсез?

 Татар халкының милли бәйрәмнәрен әйтегез. (Сабантуй)

 Ә хәзер сез әйтегез. (Сөмбелә, Каз өмәсе)

 

Музыкаль пауза

 

 «Казанны беләсеңме?» – сәхифәсе

Рәсемнән шәһәрнең истәлекле урыннарын танырга, һәм дөрес җавап бирергә.

(Мультимедиада)

………………………………………………………………………………………

  • Бу – Казан Дәүләт Университеты. Дөньядагы иң борынгы һәм зур уку йорты дип санала. Анда Каюм Насыйри, математик Николай Лобачевский, Арбузов кебек галимнәр укыган.
  • Бу – Кремль. Элекеге Кремль – Крепость шәһәре булган. Дошманнардан саклану өчен аның стеналары биек, калын булган. Иң борынгы, серле урын. Элек монда 13 манара булган. Бүген 8 манара сакланган. Монда президент сарае, министрлар йорты, Кол Шәриф мәчете урнашкан.
  • Сөембикә манарасы – Кремльдәге корылмаларның берсе. Ул иң матур, иң серле, иң борынгы манара. Ул бик биек. Аның исеме – Сөембикә – патшабикә исеме белән аталган. Манара шәһәребезнең символы. Аның буенча шәһәребезне таныйлар. Бу манара хәзер бераз авышкан.
  • Казанда театрлар күп. Бу театр Галиәскар Камал исемен йөртә. Ул Кабан күле янында урнашкан. Ерактан ул йөзеп барган корабны хәтерләтә. Анда татарча театр уйныйлар.
  • Бу  – Казан шәһәрендәге иң зур музейларның берсе – Милли музей. Ул Кремль янындагы урамда урнашкан. Монда бик күп экспонатлар бар. Күргәзмәләр уза.
  • Бу – Спас манарасы. Ул Кремль янында урнашкан. Анда зур циферблатлы сәгать һәм зур чаң да бар.

[Исеме кайчандыр аның янында торган Спас чиркәве исеменнән алынган]

 

  • Бу – Кол Шәриф мәчете. Борын – борын заманда Кремль эчендәге баш мәчетләрнең берсе Кол Шәриф мәчете дип аталган. Сигез биек манарасы әллә кайдан күренеп торган. Кол Шәриф кечкенәдән белемле, әдәпле бала була. Халык та аны бик яраткан. Явыз Иван белән сугышлар вакытында – ул җитәкче булган. Үзе дә кулына кылыч алып сугыша. Сугышта батырлача һәлак була. Президентыбыз Кол Шәриф мәчетен торгызырга куша. Җимерелгән мәчет күп еллар үтсә дә, яңадан төзелә.
  • Бу – Пирамида. Ул яңа төзелгән бина. Ул күңел ачу үзәге. Монда төрле концертлар, фестивальләр уза.
  • Бу – Татар дәүләт академия опера һәм балет театры. Ул Муса Җәлил исемен йөртә.
  • Бу – Тайницкая манарасы. Анда яшерен юл бар. Бу юл белән барсаң су урынына чыгып була. Кешеләр суга шушы яшерен юл белән барганнар.

 

«Урам исемнәре» – сәхифәсе

Халык үзенең танылган якташларының исемнәре онытылмасын өчен аларның исемнәре белән уку йортларын, театрларны, мәйданнарны, урамнарны атый.

Ә син торган урам ничек атала? Шуларның кайберләре белән танышырбыз. (Ваһапов, Сахаров, Глушко, Фәйзи)

………………………………………………………………………………………

Җәүдәт Фәйзи – композитор булган. Ул кечкенәдән музыка яраткан.

Мәскәүдә консерваториядә уган. Балалар өчен «Әтәч», «Маэмай», «Карак песи», «Сәгать» җырларын язган. Без аларны яратып җырлыйбыз.

 

Рәшит Ваһапов – иң танылган җырчы була. Ул татар дәүләт филорманиясендә 22 ел эшли. Татар халкының иң яраткан җырчысы ул.

Хәзер Рәшит Ваһапов исемендә татар җыры фестивале уза. Ул Россия күләмендә уза.

 

А.Д.Сахаров – зур галим, физик, академик. Мәктәптә яхшы укый, Мәскәү университетында белем ала. Атом коралына каршы эшләр яза. Нобель премиясе лауреаты.

 

Валентин Глушко – инженер, космик-ракета буенча танылган галим.

Ул беренче җир спутнигы һәм космоска беренче очучыларны хәзерли.

Казанда заводта баш конструктор булып эшли.

 

«Атаклы кешеләр» – сәхифәсе.

Г.Тукай – кем ул? (Шагыйрь)

М. Җәлил – кем ул? (Шагыйрь)

Р.Миннеханов – кем ул? (Президент)

Р.Яхин – кем ул? (Композитор)

Р.Вәлиева – кем ул? (Балалар язучысы)

А.Морозов – кем ул? (Хоккейчы)

С.Сәйдәшев – кем ул? (Композитор)

Х.Бигичев – кем ул? (Җырчы)

Р.Ваһапов – кем ул? (Җырчы)

Тавил Хаҗиәхмәт – кем ул? (Рәссам)

 

«Безнең кунагыбыз» – сәхифәсе

Йолдыз Шәрәпова белән танышу һәм шигырләрен уку.

 

 

 «Капитаннар, алга!» – сәхифәсе

Капитаннар яттан сөйләү өчен әзерләгән шигырьләрен сәнгатьле итеп укыйлар.

 

 «Серле Казан!» – сәхифәсе

Беренче команда кисәкле рәсемнәрдән Сөембикә манарасын, ә икенче команда Спасс манарасын кисәкле рәсемнәрдән төзегәч, ярышучылар

аларның легендасын, тарихын сөйләп бирергә тиеш булалар.

 

Сезгә тагын бер сорау: Казан каласының исеме каян килеп чыккан?

 

Шәһәребез тарихы белән бәйле легендалар бик күп. Шуларның берсе Сафа-Гәрәй ханның хатыны Сөембикә турында. Сафа-Гәрәй хан үлеп киткәч, Сөембикә ил башлыгы була. Явыз Иван Сөембикәне үзенең хатыны итмәкче була, Мәскәүдән яучылар җибәрә. Сөембикә ризалашмый. Явыз Иван бик зур гаскәр белән, Казанга сугыш башларга килә.

Сөембикә: « Әгәр дә 7 көн эчендә бик зур манара төзесәгез, мин сиңа кияүгә чыгармын» – ди.

Җиде көн дигәндә 7 яруслы, бик биек манара төзелә. Ләкин Сөембикә барыбер аңа кияүгә чыкмый. Ул 7нче катка менеп, аска сикерә, халкы белән саубуллаша.

 

Моннан бик күп еллар елек безнең бабаларыбыз шушы җирләргә килеп яши башлаганнар. Шәһәр ханының кызы Таңсылу, чибәр, акыллы бик уңган булган. Хан үзенең кызына алтын казан бүләк иткән. Таңсылу көн саен шушы казан белән елгадан су алып кайта икән.

Ә бер көнне ул ялгыш кына казанын суга төшереп җибәргән. Таңсылу «Казан, казан» дип кычкырган, елга буйлап йөгергән. Шул көннән бирле бу елганы Казансу дип, ә шәһәрне Казан шәһәре дип атый башлаганнар.

 

Дусларым! Безнең уеныбызны тәмамларга да вакыт җитте. Әйдәгез сүзне жюрига бирик.

Зур, матур шәһәр Казан – безнең туган җиребез. Сез бүген горурланып «Мин – Казанлы!», – дип әйтә аласыз. Чөнки сез шәһәребез турында тирән белемнәрегезне күрсәттегез! Туган җиребезне, туган телебезне яратыйк, кадерлик, саклыйк!

«И, туган тел!» – җыры белән тәмамлау.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

 “50 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе

КӘРИМОВА ГӨЛЧӘЧӘК ХӘҖИӘХМӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий