Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Минем гаиләм”

5838182 нче кечкенәләр төркеме өчен сөйләм үстерү дәресе. 

 

Максат:

1. Балаларга гаиләдә яшәүчеләрнең исемнәрен өйрәтүне дәвам итү.

2. Яңа сүзләр исәбенә сүз байлыгын арттыру.

3. Якын кешеләренә карата хөрмәт, ярату хисләрен арттыру.

Сүзлек өстендә эш: әти, әни, әби, бабай, апа, абый. Бу кем? Бу әни. Әни нинди? Матур.

Методик алымнар:

1. “Гаилә” темасына кагылган рәсемнәр карау.

2. Бармак уены.

3. “Мин әйтәм, син күрсәт”. Дидактик уен уйнау.

4. Ш. Маннурның “Яратам” шигырен уку.

Күрсәтмәлелек: “Гаилә” темасына кагылган рәсемнәр.

 

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

1. Балалар, без барыбыз да гаиләдә яшибез. Әйдәгез әле рәсемгә карыйк.

Бу кем? – Әни. – Әни нинди? – Матур.

– Бу кем ? – Әти. – Әти нинди? – Зур, әйбәт.

– Бу кем? – Әби. – Әби нинди? – Бик яхшы.

– Бу кем? – Минем абыем. – Ул нинди? – Ул да бик яхшы.

– Бу кем? – Бу сеңлем. – Ул нинди? – Кечкенә.

– Бу безнең нәрсә? – (Бергәләп) Бу – безнең гаилә.

 

2. Балалар, безгә кунакка әби килгән (Тәрбияче кулында курчак- әби). – Ул безнең белән уен уйнар.

Әби: Яшәгәннәр ди куллар, алар бармакларга исемнәр куярга уйлаганнар. Әйдәгез, балалар, аларга булышыйк әле. (Бармакларны бөгәбез). Бу бармак – бабай, бу бармак – әби, бу бармак – әти, бу бармак – әни, бу бармак – мин. Булдырдыгыз, балалар. (Әби чыгып китә)

 

3. Балалар, ә хәзер уен уйнап алыйк әле. Мин рәсемнән күрсәтәм, ә сез табыгыз.

– Бу кем? (Әби, бабай, әти, әни, әби, бабай, абый, апа, энем, сеңлем) (Балалар чыгып күрсәтәләр). Бу безнең нәрсә? – Гаилә.

 

4. Физкультминут:

Күрсәт әле үскәнем,

Ничек яфрак коела?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай яфрак коела. (Куллар б- н күрсәтәләр)

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек җилләр исәләр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай җилләр исәләр. (Баш очында куллар б- н болгыйлар)

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек карлар явалар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай карлар явалар. (Куллары б- н җилпеп чүгәлиләр)

 

5. Балалар, рәсемгә карыйк әле, әти нишли? – Гәзит укый.

– Әни нишли? – Бәлеш чыгара.

– Абый нишли? – Ашый.

– Әби нишли. Бәбине йоклата.

 

6. Хәзер, балалар, мин сезгә шигырь укыйм.

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белән энемне,

Бишектәге сеңлемне.

 

7. Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? – Гаилә турында.

Сез гаиләгезне, әти-әнине, әби-бабайны, абыегызны, апагызны, энегезне, сеңлегезне яратасызмы? Гаиләбезне яратырга кирәк, шулай бит. Сез бүген күп нәрсәләр белдегез, булдырдыгыз, балалар, яхшы җавап бирдегез.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“42 нче “Ал чәчәк” исемле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЙСИНА РЕЗИДА ӘСГАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий