Сценарий: “Челтер чишмә”
Уртанчылар төркемендә сәхнәләштерү.
Игелекле эшнең иртәсе-киче юк.
Татар халык мәкале.
Программа эчтәлеге:
- Сәнгатьле сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.
- Әкиятнең идеясын аңлый, геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү.
- Ярдәмчеллек, изгелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.
- Балаларда суның яшәү чыганагы икәнен төшендерү, тормышта елга, чишмәләрнең әһәмиятен аңлату. Балаларда табигатькә мәхәббәт, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, мохтаҗларга һәрвакыт булышырга әзер булучанлык тәрбияләү. Аларны табигать сакчысы булырга әзерләү.
Материал:
Залның бер ягында ясалма чишмә, теремкәй, чишмә юлында чүп-чарлар аунап ята.
Җәнлек костюмнары, чишмә тавышы язылган аудиоязма.
Суның тормышыбыздагы роле турында таблица.
Алда үткәрелгән эш: җәнлек костюмнары , аудиоязма әзерләү, “Теремкәй” әкиятен уку, әкиятне үзгәртеп шөгыль конспекты төзү, “Чишмә” җырын һәм рольләрне өйрәнү, табигатьтә үз-үзеңне тотарга өйрәтү.
Методлар һәм алымнар: проблемалы ситуация, күрсәтмәлелек, әңгәмә, мактау, практик эш.
Барышы
Бала: Челтер-челтер ага чишмә, һич тә тыймалы түгел.
Ә сулары шундый йомшак эчеп тумалы түгел.
(Чишмә челтерәгән тавыш иштелә)
Аланга тычкан булып киенгән бала чыга һәм чишмә янына килә.
Чишмә телгә килә (язмада):
Тычкан, дустым бул әле.
Минем сулыш кысыла,
Тавышым да карлыкты бик,
Миңа азрак булышсана.
Тычкан: Минем бер дә хәлем юк. Сусадым, ардым. Менә монда теремкәй бар икән. (Теремкәй янына бара) Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши? Беркем дә юк, ахырсы. Ярар, бераз хәл алыйм да, аннан ярдәм эзләргә барырмын. (Тычкан теремкәйгә кереп китә, аланга бака булып киенгән бала чыга)
Бака. Нинди рәхәт икән монда! Чишмә дә бар. Коенырга, сусаганны басарга була. Юыйм әле аягымны, эчим әле суларын (“Суга” керә, суны эчә һәм тиз генә чыга) Ай-ай-ай, бигрәк чүпле икән чишмә. Ай, эчем! Ай, аягым!
Чишмә тавышы.
Бака, дустым булсана
Чүпләремне алсана.
Бака. Булыша алмыйм, үзем чирлим. Хәзер берәрсеннән ярдәм сорыйм. (Бака теремкәй янына килә, шакый) Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем бар?
Тычкан. Мин – Тычкан-чыелдык. Ә син кем?
Бака. Мин – Бака-бакылдык. Әйдә әле, Тычкан дус, Чишмәгә ярдәм итик. Мин үзем генә булдыра алмыйм.
Тычкан. Минем дә хәлем юк. Әйдә кер теремкәйгә, ял итик. Аннары ярдәм сорарга китәрбез.
(Бака теремкәйгә керә. Аланга сикереп куян керә)
Куян. Монда чишмә бар икән. Тавышы ишетелми, суын бер эчим әле. (Чишмәдән су эчә. Чишмә уфылдап куя)
Чишмә. Куян, эчмә суымны, тәмсез булыр ул сиңа. Алчы син чүпләремне, агарга булыш миңа.
Куян. Суың чыннан да тәмсез икән, сиңа ярдәм итәргә үземнең генә көчем җитмәс. Хәлем юк. (Теремкәйгә китә, шакый) Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем бар?
Мин – Тычкан-чыелдык.
Мин – Бака-бакылдык. Ә син кем?
Куян. Мин – Куян-куркаккай. Чишмә бик нык пычранган икән, ярдәм итмәссезме?
Тычкан һәм Бака бергә: Юк шул, без үзебез дә авырыйбыз. Әйдә, Куян, теремкәйгә кер. Син дә хәл җый. Аннары бергәләп ярдәм эзләргә барырбыз.
(Аланга култыклашып, Төлке белән Бүре булып киенгән балалар чыга)
Бүре. Аланлыкта чишмә ага, ә тавышы ишетелми.
Төлке. Уф, Бүре дус, эссе бигрәк, сусадым. Эчәсем килә.
Бүре. Менә ич чишмә.
Аның суын эчик тә,
Хәл кереп китәр безгә.
(Су эчәләр, эчләрен тотып уфылдыйлар)
Чишмә. Булышыгызчы миңа. Чистартыгыз суымны.
Бүре. Сиңа булышыр өчен күп көч кирәк. Безнең хәлебез юк. Эчебез дә авырта. Син кайгырма, берәр җаен табарбыз. (Теремкәй янына киләләр, сорыйлар)
Тук-тук-тук! Теремкәйдә кемнәр бар?
Мин – Тычкан-Чыелдык.
Мин – Бака-Бакылдык.
Мин – Куян-Куркаккай. Ә сез кемнәр?
Мин – Бүре-Соры колак.
Мин – Төлке-Хәйләбай.
Бүре. Чишмә бик нык пычранган икән, ярдәм итмәссезме?
Калган җәнлекләр: Юк шул, без үзебез дә авырыйбыз. Әйдәгез, теремкәйгә керегез, хәл җыегез. Аннары бергәләп ярдәм эзләргә барырбыз.
(Аланга Аю чыга)
Аю. Ай-ай-ай, Чишмәкәй, син бигрәк пычрангансың икән. Бу тирәдә генә балалар бар иде.
Аю балаларны чакыра: Балалар, килегез әле, чишмәбезнең суы пычранган. Аңа ярдәм кирәк. Әйдәгез бергәләп чишмәбезгә ярдәм итик, чистартыйк.
(Аю белән балалар чишмә янын чистарталар. Аю теремкәй янына килә, шакылдата. Теремкәйдән ыңгырашкан тавышлар ишетелә) Тук-тук-тук! Теремкәйдә кемнәр бар?
Мин – Тычкан-Чыелдык.
Мин – Бака-Бакылдык.
Мин – Куян-Куркаккай.
Мин – Бүре-Соры колак.
Ә мин – Төлке-Хәйләбай. Ә син кем?
Мин – Аю-Камытаяк. Сезгә ни булды? Нигә ыңгарашасыз?
(Җәнлекләр чишмәдән су эчеп авыруларын әйтәләр)
Аю. Менә, карагыз! Балалар ярдәме белән чишмә чиста булды! Эчеп карагыз әле, авыруыгыз да бетәр. (Җәнлекләр чишмәдән су эчәләр һәм тереләләр, чишмәгә, балаларга рәхмәт әйтәләр)
Йомгаклау.
– Балалар, су бөтен тереклек ияләренә кирәк. Менә бу рәсемгә карагыз да су кемнәргә, нәрсәләргә кирәк икән, шул турыда сөйләп бирегез. (Балалар җавабы: кешеләргә эчәргә, юынырга, юарга; хайваннарга, үсемлекләргә, балыкларга , … ) Бик дөрес әйттегез. Димәк, судан башка тереклек юк. Шуңа күрә элек-электән әби-бабаларыбыз сулыкларны, чишмәләрне гел карап, чистартып торган. Без дә сезнең белән табигатьнең дуслары булыйк. Чишмәбезнең челтерәвенә кушылып җырлап алыйк.
“Чишмә” җыры (М. Җәлил сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасы)
Яр астында чишмә ага,
Челтер-челтер тавышы.
Җил искәндә иелеп кала
Читтә үскән камышы.
Кушымта: Челтер-челтер чишмәбез,
Ярдан балчык ишмәгез!
Суны шуннан эчегез,
Башка җирдән эчмәгез.
Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре
“25 нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
югары квалификацион категорияле тәрбиячесе
ГАФУРОВА НУРФИЯ ВАСИЛ КЫЗЫ
Комментарии: |