Яңа фикерләр:

postheadericon Давыд галәйһиссәлам. 1 нче кисәк

8008
Бәнү Исраил кавеме кылган бозыклыклар шул кадәр чикне уза ки, хәтта алар Аллаһ Тәгаләнең пәйгамбәрләрен дә үтерә торган булалар. Кызганыч ки, Исраил уллары бозыклык таратуларын дәвам итүдән хәзерге көнгә кадәр дә туктамый әле.

Аларның шундый көферлек кылып, Аллаһ Тәгалә куйган чикләрне бозганнары өчен, Муса белән Һарун галәйһиссәламнәр бу дөньядан киткәч, Аллаһ Тәгалә Бәнү Исраил кавемен бик каты золымлык белән җәберли торган патшалар булдыра.
Бәнү Исраил кавеменең дошманнары, аларны үтерер өчен барча форсаттан файдаланалар иде.
Шулай сугышларның берсендә, Бәнү Исраил кавеме бик зур җиңелүгә дучар була.
Аларның балалары үтерелә, маллары югала. Шулай ук Муса галәйһиссәламгә иңдерелгән Тәүратның язмаларын саклый торган табутны да югалталар.
Аларны кайгы артыннан кайгы, югалту артыннан югалту көтеп кенә тора.
Бигрәк тә Тәуратны югалтулары Бәнү Исраилне бөтенләй төшенкелеккә һәм кайгыга сала. Чөнки алар моның белән туры юлны югалталар һәм караңгылыкта калалар.
Шушы авырлыклардан арыну юлын эзләп, алар пәйгамбәрләрнең берсенә мөраҗәгать итәләр. Аңа:
– Әгәр дә безгә Аллаһ юлында сугышыр өчен берәр башлык билгеләсәң, без аңа ияреп сугышыр идек, — диделәр.
Аллаһ Тәгалә аларга җавап итеп Талут исемле кешене патша итеп җибәрүе турында хәбәр бирә.
Бану Исраилнең байлардан булган бер төркеме Талутның ярлылардан икәнен белгәч, үзләре җитәкче сораган булсалар да, аның алар өстеннән җитәкчелеген инкяр итәләр, Талутның фәкыйрьлеге сәбәпле, аны кабул иитмиләр.
Бу хакта Аллаһ Тәгалә «Бәкара» сүрәсендә болай ди (мәгънәсе):
«Муса пәйгамбәрдән соң Бәнү Исраилдән бер җәмәгатьнең хәлен белдеңме? Алар үзләренең пәйгамбәренә әйттеләр:
– Безгә патша билгелә, без аңа буйсынып Аллаһ юлында кәферләр белән сугышыр идек.
Ул әйтте:
– Әгәр сезгә сугыш фарыз ителсә, ихтимал сугышмассыз, карышырсыз.
Алар әйттеләр:
– Безгә ни булган Аллаһ юлында сугышмаска? Чөнки без шул кәферләр тарафыннан йортларыбыздан чыгарылдык һәм балаларыбыздан аерылдык, әлбәттә, алар белән сугышабыз!
Ә инде аларга кәферләр белән сугышу фарыз ителгәч, алар сугыштан баш тарттылар, араларыннан бик азлары гына карышмады, гайрәт белән сугыштылар. Аллаһ сугыштан баш тарткан залимнәрне белә. Пәйгамбәрләре әйтте:
– Аллаһ сезгә Талутны патша кылды.
Алар пәйгамбәргә әйттеләр:
– Кайда инде ул Талутка безнең өстән патша булу?! Патша булу өчен без хаклырак, чөнки Талутка малдан байлык бирелмәгән! – диделәр.
Ләкин Талут ярлы булса да акыллы һәм көчле иде.
Пәйгамбәрләре әйтте:
– Аллаһ сезгә Талутны патшалыкка ихтыяр кылды, аны белемдә һәм көчтә сездән артык кылды. Аллаһ Үзенең байлыгын теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһ киңлек һәм белем Иясе.
Пәйгамбәрләре әйтте:
– Талутның Аллаһтан билгеләнгән патша икәнлегенә дәлил булып бер сандык килер, аның эчендә күңелләрегез тынычлык табардай нәрсәләр булыр һәм Муса белән Һарунның гаиләләре калдырган башка нәрсәләр булыр, ул сандыкны фәрештәләр алып килер. Аллаһтан сезгә бу сандыкның килүендә Талутның патша икәнлегенә шиксез галәмәт бар, әгәр бу галәмәтнең Аллаһтан булуына ышансагыз». (Бәкара: 246 – 248)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий