Яңа фикерләр:

postheadericon Давыд галәйһиссәлам. 3 нче кисәк

Assassini_vihodyat_iz_dima
Шулай итеп, Давыд галәйһиссәлам үзенең яшьлегенә карамыйча, золымчы Җәлутка каршы бергә-бер көрәшкә чыга.

Җәлут аның кечкенә һәм яшь булуыннан көлеп, мыскыл итеп:
– Бар, кире кайт, син кечкенә, зәгыйфь, шуңа күрә мин синең белән көрәшергә, сине үтерергә теләмим! — ди.
Ләкин Давыд галәйһиссәлам кечкенә булса да, аның иманы көчле була һәм ул Җәлутка:
– Мин кирегә чигенмим һәм сине Аллаһ ярдәме белән үтерәчәкмен, — дип җавап бирә.
Һәм коралы белән Җәлутка шундый итеп эләктерә, Җәлут шул мизгелдә үк җансыз килеш җиргә ава.
Бу турыда Коръәндә болай диелә (мәгънәсе):
«Талут гаскәр белән шәһәрдән чыгып сәфәргә киткәндә, гаскәргә әйтте:
– Аллаһ сезне бер елга белән сыный, мин әйткәнчә эш кылыгыз, шул елгадан су эчкән кеше миндә түгел, миннән аерылып калыр, фәкать су эчмәгән кеше генә минем белән сугышка барыр, яки учы белән алып бер мәртәбә генә эчкән кеше миңа юлдаш булыр.
Әмма күбесе елгадан туйганчы эчтеләр, бик азлары гына эчмәде.
Талут һәм аның белән бергә су эчмичә калган мөэминнәр шул елганы үтеп киткәч, мөэминнәр арасыннан кайберләре әйтте:
– Кәфер гаскәренә безнең көчебез җитмәс, Җәлутка һәм аның гаскәренә каршы тора алмабыз, чөнки аларның саны бик күп, әмма безнең саныбыз бик аз.
Ахирәттә Аллаһка юлыгачакларын белгән галим мөэминнәр әйттеләр:
– Күп вакытта, аз санда булган мөэминнәр, Аллаһ ярдәме белән, күп санда булган кәферләрне җиңделәр түгелме? Шулай булгач, без дә күп санда булган кәферләрдән курыкмыйча, Аллаһ ярдәменә таянып сугышыйк. Аллаһ тәгалә сугышларда батырлык күрсәткән сабыр мөэминнәр белән бергә.
Мөэминнәр Җәлутка һәм аның гаскәренә якын килгәч әйттеләр:
– Әй Раббыбыз, безгә сабырлык, батырлык бир һәм аякларыбызны ныклы кыл һәм кәфер кавемен җиңәргә ярдәм бир.
Аллаһ ярдәме белән аз санда булган мөэминнәр гаскәре, күп санда булган кәфер гаскәрен җиңделәр һәм Давыд, кәферләрнең башлыгы — Җәлутны үтерде. Аллаһ Давыдка байлык һәм пәйгамбәрлек бирде һәм аңа Үзе теләгән нәрсәләрне өйрәтте. Әгәр Аллаһ кешеләрне якламаса, әлбәттә, җирдәге кешеләр һәммәсе һәлак булыр иделәр. Ләкин Аллаһ барча галәмнәр мәхлугына рәхмәт иясе. Бу сөйләнгән кыйссалар Аллаһның аятьләре. Әй Мөхәммәд галәйһиссәлам! Аны сиңа хаклык белән укыйбыз, әлбәттә, син расүлләрдән». (Бәкара: 249 – 252)
Шулай итеп, Бәнү Исраил кавеме Талуттан риза булгач, Аллаһ Тәгалә аларга көч-куәт бирә һәм алар табутны кире кайтаралар.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий