Яңа фикерләр:

postheadericon Давыд галәйһиссәлам. 4 нче кисәк

0_a072c_50d3c91a_XL

Давыд галәйһиссәлам Бәнү Исраил кавеменә патша булып, гаделлек белән хөкем итә башлый.

Аллаһ Тәгалә аны пәйгамбәрләрдән кылып, Зәбур китабын иңдерә.
Бу хакта Коръәндә болай диелә (мәгънәсе):
«Һәм Без Давыдка Зәбурны бирдек». (Нисә: 163)
Шулай ук, Аллаһ Тәгаләнең Давыд галәйһиссәламгә биргән нигъмәтләреннән — ул Раббысын бөекләп, зикерләр әйткәндә, аңа кушылып таулар һәм кошлар тәсбих әйтә торган була.
Бу турыда Коръәндә болай диелә (мәгънәсе):
«Әй Мөхәммәд, аларның үз зарарларына сөйләгән сүзләренә сабыр ит! Безнең колыбыз Давыдны сөйлә, ул гыйбадәттә куәт иясе иде, көн аша ураза тотып, гыйбадәт кылыр иде һәм һәр мәкруһ эшләрдән тәүбә итеп, Аллаһка кайтучы.
Без Давыд пәйгамбәргә зикердә тауларны иярттек, аның белән бергә иртә һәм кич тәсбих әйтерләр иде. Һәм кошларны да зикердә аңа иярттек, һәммәсе аның янына җыелып тәсбих әйтерләр иде. Без аның хакимиятен гаскәр һәм сакчылар белән куәтләдек һәм шәригать хөкемнәрен бирдек һәм сүздә ачык сөйләүне, ягъни хак сүзне сөйләүне бирдек». (Сад: 17 – 20)
Давыд галәйһиссәлам Раббысына шөкер итүче һәм күп гыйбадәт кылучы була.
Аллаһ аңа, шулай ук, тимерчелек һөнәрен өйрәтә һәм ул тимердән сугышта саклану коралларын, җиһазларын ясый. Ә моңарчы сугышларда кешеләр тәнннәрен берничек тә сакламаган булалар. Давыд галәйһиссәлам – мондый киемнәрне иң беренче ясаучы.
Аллаһ үзе яраткан бәндәсенә нәрсәне булса да буйсындырырга теләсә, буйсындыра. Чөнки Ул — һәрнәрсәгә кодрәте җитүче.
Аллаһ Коръәндә болай дип әйтә (мәгънәсе):
«Вә Давыдка сезнең өчен сугыш киемнәрен ясарга өйрәттек, ул киемнәр белән сезне кылыч зарарыннан сакламак өчен. Ә сез шуның өчен шөкер итәсезме?». (Пәйгамбәрләр: 80)
Давыд галәйһиссәлам Аллаһ биргән нигъмәтләргә, көч-куәткә карамастан, кешеләргә карата золымлык күрсәтми, тәкәбберләнми, киресенчә, тагын да күбрәк шөкерләр кылып, гыйбадәтләрен арттырып, араларын гаделлек белән хөкем итә.
Әгәр хөкем итүдә ялгышканлыгын сизсә, шундук Раббысыннан ярлыкау сорап, тәүбә итә торган була.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий