Яңа фикерләр:

postheadericon Сөләймән галәйһиссәлам. 1 нче кисәк

hqdefault
Сөләймән галәйһиссәлам – Давыд галәйһиссәламнең улы.
Аллаһ Тәгалә аны пәйгамбәр итә.
Бөек Аллаһ, үзенең чиксез кодрәте белән Сөләйман галәйһиссәламгә хайваннар телен белгертә һәм шулай ук җеннәрне аңа буйсындырып, аларны аның гаскәре һәм хезмәтчеләре итә.

Аллаһ Тәгалә аңа шундый көч-кодрәт биргәнлеген белеп, кешеләр дә, җеннәр дә Сөләймән галәйһиссәламгә буйсыналар.
Раббысы Сөләйман галәйһиссәламгә шундый нигъмәтләр бирсә дә, ул тәкәбберләнми, берәүгә дә золымлык кылмый. Ул бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакыра. Бу турыда Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай ди (мәгънәсе):
«Давыдка һәм улы Сөләймәнгә хикмәтле белем бирдек һәм алар әйттеләр: «Безне дәрәҗәдә мөэминнәрнең күбрәгеннән артык кылучы Аллаһка мактау хас». Сөләймән атасы Давыдка пәйгамбәрлектә һәм патшалыкта варис булды вә әйтте: «Әй кешеләр, мин кошлар белән сөйләшергә өйрәтелдем һәм пәйгамбәрлеккә һәм патшалыкка бирелә торган нәрсәләр бар да миңа бирелде, бу нәрсәләр, әлбәттә, башкаларга бирелгәннән ачык артык. Сөләймән гаскәренә җыелырга әмер бирде, кешеләр, җеннәр вә кошлардан булган гаскәре җыелдылар һәм барысы да туктап калдылар». (Нәмел: 15 – 17)
Сөләймән галәйһиссәлам Раббысыннан ярлыкау сорый һәм Аңардан, үзеннән соң, башка һич беркемдә дә булмаслык, зур патшалык бирүен тели.
Аллаһ Тәгалә Сөләймән галәйһиссәламнең догасына җавап итеп, аңа искиткеч зур байлык, патшалык һәм хәкимият бирә.
Аңа җеннәр буйсыналар, ни теләсә, шуны үтиләр. Ул кош-хайваннарның телен аңлый ала. Алай гына да түгел, хәтта җилләр дә буйсынып теләген үти торган булалар.
Болар һәммәсе дә, әлбәттә, бер Аллаһның кодрәтендә, чөнки Ул берәр нәрсәнең булуын теләсә: «Бул!», — ди, һәм ул нәрсә шунда ук була.
Раббыбыз Коръәндә болай ди (мәгънәсе):
«Аллаһ бер нәрсәнең бар булуын теләсә, ул нәрсәгә фәкать, «Бар бул!», — дип, әйтер һәм ул нәрсә бар булыр. Барча нәрсәгә хуҗалык Аның кулында булган Аллаһ һәр кимчелектән пакь һәм Аңа кайтарылырсыз». (Йәсин: 82 — 83)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий