Яңа фикерләр:

postheadericon Сөләймән галәйһиссәлам. 3 нче кисәк

izum1

Көннәрдән бер көнне, Сөләймән галәйһиссәлам үзенең патшалыгында һүдһүд дигән кошны югалта.
Һүдһүднең кайдалыгы турында җавап ишетмәгәч, ачулана һәм:
– Әгәр дә кайткач, ни сәбәпле югалып торганын аңлата алмаса, мин аны каты җәзага тарттырырмын, — ди.

Һүдһүд кайткач Сөләймән галәйһиссәлам аннан:
– Син кайда булдың? — дип сорый.
Һүдһүд җавабында:
– Әй патшам! Мин син белми торган җирләрдән хәбәрләр белән килдем. Мин Йәмән дигән җирдә, Сәбә шәһәрендә булдым. Анда Бәлкыйс исемле хатын-кыз патшалык итә. Ул үзе дә һәм аның патшалыгы карамагында булганнар бар да Бер Аллаһка гыйбадәт кылмыйча, кояшка табыналар! Һәм аның алтын булган һәм якут вә мәрҗәннәрдән бизәлгән бик матур тәхете бар, — ди.
Сөләймән галәйһиссәлам:
– Мин аңа хат җибәрермен һәм синең шунда дөресме, әллә ялганмы сөйләгәнеңне белермен, — ди.
Аллаһ Тәгалә бу турыда Коръәндә болай ди (мәгънәсе):
«Сөләймән шул арада һүдһүд кошын югалтты һәм әйтте:
– Миңа ни булды, һүдһүд кошын күрмимен, яки ул югалып киттеме?
Сөләймән һүдһүдкә ачуланды:
– Китүенә аңлатма бирмәсә, сорамый киткәне өчен, мин аны, әлбәттә, бик каты газап кылырмын, яки бугазлармын, — диде.
Аз гына вакыт үткәч, һүдһүд Сөләймән янына килде һәм әйтте:
– Әй патшам, мин ерак җиргә барып син белмәгәнне белдем вә Сәбә шәһәреннән сиңа хак булган яңа хәбәр белән килдем. Мин Бәлкыйс исемле бер патшабикәне таптым. Ул хатынга патшаларга бирелә торган һәрнәрсә бирелгән. Аның зиннәтләнгән бер зур тәхете бар. Һәм ул хатынны һәм кавемен Аллаһтан башка кояшка сәҗдә кылучылардан таптым, шәйтан аларга кояшка табынуларын яхшы эш итеп күрсәткән, шәйтан аларны хак дингә керүдән тыйды, инде алар хак юлга күнелмәсләр, – ди.
Янә һүдһүд:
– Җиргә яңгырны кушып төрле ризыклар чыгаручы Аллаһка гыйбадәт кылмаска нәрсә булган? Янә Ул — Аллаһ, күңелләрегездәге яшерен уйларыгызны һәм телләрегез сөйләгән сүзләрегезне белә. Ул Аллаһтан башка иләһ юк, бары тик Ул гына! Һәм Ул олуг Гәрешнең Раббысы, — дип әйтте.
Сөләймән әйтте:
– Әй һүдһүд, карарбыз, китергән хәбәрең дөресме яки ялганчылардан булдыңмы?
Сөләймән Бәлкыйскә хат язып һүдһүдкә бирде. һәм:
– Менә бу хатымны алып барып алларына сал, соңра читкәрәк китеп карап тор, ничек җавап бирерләр». (Нәмел: 20 – 28)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий