Яңа фикерләр:

postheadericon Сөләймән галәйһиссәлам. 5 нче кисәк

i_004

Шулай итеп, Бәлкыйснең илчеләре Сәбәгә алып килгән бүләкләре белән кире кайтып китәләр.
Бу вакыйга турында Коръәндә менә ничек әйтелә (мәгънәсе):
«Бәлкыйс хатны алгач әйтте:
– Әй җәмәгать, миңа бер яхшы хат килде. Ул хат Сөләймәннән һәм ул анда: «Рахмән, рәхимле булган Аллаһ исеме белән әйтәмен. Миңа тәкәбберлек итмәгез, итагать иткәнегез хәлдә миңа килегез», — дип язылган”, – диде.

Бәлкыйс янә үзенең якындагыларына әйтте:
– Әй җәмәгать, бу эш хакында нинди киңәшегез һәм хәйләгез бар, миңа әйтегез, мин бер эш хакында да карар чыгармыйм, бары тик сезнең белән киңәшләшкәннән соң гына карар чыгарамын, – ди.
Бәлкыйснең ярдәмчеләре әйттеләр:
– Без куәт ияләре һәм сугышта бик батырлар. Шулай булса да, эшебезне сиңа тапшырабыз. Уйлап кара — сугышыргамы яки килешергәме. Син ни әйтсәң, без әзербез, сүзеңнән чыкмыйбыз, – диләр.
Бәлкыйс әйтте:
– Әгәр патшалар бер шәһәргә һөҗүм белән керсәләр, ул шәһәрне җимерәләр һәм хөрмәтле олуг кешеләрен иң түбән вә хур итеп калдыралар, патшалар әнә шулай кылырлар. Мин Сөләймәнгә бүләкләр белән илчеләр җибәрәмен, соңра карармын, илчеләр нәрсә белән кайтырлар, минем бүләгемне кабул итеп алырлармы, юкмы?
Илчеләр бүләкләре белән Сөләймән хозурына килгәч, Сөләймән әйтте:
– Миңа мал белән ярдәм итәсезме? Аллаһның миңа биргәне сезгә биргән малдан хәерлерәк, бәлки сез ошбу бүләкләрегез белән үзегез мактанырсыз.
Бүләкләр алып килгән илчегә Сөләймән әйтте:
– Бар, бүләкләреңне алып кайтып Бәлкыйскә тапшыр, без әлбәттә, аларга гаскәр белән барабыз, безнең гаскәребезгә каршы торырга аларның көче булмас, без аларны Сәбә шәһәреннән хур итеп чыгарырбыз һәм алар түбәнсенгән хәлдә булырлар.
Илче Сөләймән әйткән сүзләрне Бәлкыйскә кайтып ирештерде». (Нәмел: 29 – 37)
Сөләймән галәйһиссәлам Бәлкыйснең һәм кавеменең аның янына итагать итеп килүен белгәч, аңа буйсынган һәрнәрсә Аллаһ Тәгаләнең кодрәте белән икәнлеген Бәлкыйскә аңлатыр өчен, ул үзенең янындагы җеннәргә һәм кешеләргә:
– Кайсыгыз Бәлкыйс үзе килгәнче миңа аның тәхетен алып килеп куя? — ди.
Җеннәрдән бер көчлесе:
– Син урыныңнан торганчы мин аны алып киләм, — дип белгертә.
Ә Аллаһ китабын яхшы белгән икенче бер зат:
– Син күз ачып йомганчы, мин ул тәхетне китереп куя алам, — ди.
Һәм шул мизгел эчендә Бәлкыйснең тәхете Сөләймән галәйһиссәламнең күз алдына китереп куела.
Әйе! Аллаһ Тәгаләнең кодрәтенә бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки Раббыбызның кодрәтенең иге-чиге юк, Ул нәрсә теләсә, шул була.
Сөләймән галәйһиссәлам Бәлкыйскә шуны аңлатырга һәм мөэминнәргә Аның рәхмәте булачагын әйтергә тели.
Бәлкыйснең тәхете Сөләймән галәйһиссәламнең күз алдында пәйда булгач, ул Аллаһның чиксез булган нигъмәтенә шөкерана йөзеннән сәҗдә кыла.
Бәлкыйстән:
– Бу синең тәхетеңме? — дип сорый.
Бәлкыйс үзенең Йәмәндә калган тәхете ничек Фәләстыйнга шул арада килүенә гаҗәпләнеп:
– Әйе, бу минем тәхетемдер… — дип ышаныр-ышанмас җавап бирә.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий